Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

ИГЪТИБАР! ЯҢА БӘЙГЕ: Райондашларыбызны “Безнең бакча гөл генә!” дип исемләнгән конкурста катнашырга чакырабыз

Хөрмәтле укучыларыбыз! Сезне “Безнең бакча гөл генә!” дип исемләнгән конкурста катнашырга чакырып калабыз.

Сездән төрледән-төрле чәчәкләр бизәгән бакча фотосурәтләре көтеп калабыз. Бәлки сезнең бакчагызны чәчкәләр генә түгел, әкияти сыннар, үзенчәлекле беседка, кечкенә буалар, бассейннар да ямьләндерәдер. Барысын да сурәткә төшереп, безнең ВК социаль челтәрендәге төркемебезгә юллагыз (без анда махсус шушы бәйге өчен "Безнең бакча гөл генә" дип исемләнгән альбом булдырдык)

Җиңүчеләрне, тавыш биреп, сез үзегез билгеләячәксез. Ә иң күп тавыш җыючыларны саллы бүләкләр көтә. 

Хөрмәтле дуслар, газета һәм сайт укучыларыбыз! “Безнең бакча гөл генә!” фоторәсемнәр бәйгесенә материаллар 20 августка кадәр кабул ителә. Фотосурәтләрегезне безгә никадәр алданрак җибәрәсез, сезнең бакчагызны бәяләүчеләр дә шулкадәр күбрәк булачак. Башладык! 

Әйдәгез Сез дә читтә калмагыз, үзегезнең иҗат җимешләрегез белән сайтыбыз битләрендә уртаклашыгыз. Рәхим итегез!!!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев