Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

ИГЪТИБАР, ЮЛДА БАЛАЛАР!: Актаныш районы вәкилләре хөкүмәт комиссиясе утырышында катнашты (+ФОТОЛАР)

Төзәтергә мөмкин булып та, җитәкчеләрнең ваемсызлыгы аркасында төзәтелми калган кимчелекләр өчен сабыйларның гомере белән түләргә туры килә күрмәсен берүк.

Инде санаулы көннәрдән уку йортлары укучыларны кабул итәчәк. Бу –  өч ай дәвамында юлларда шактый сизелерлек кимегән хәрәкәт кабат җанланачак дигән сүз. Хәрәкәт белән бергә юл һәлакәтләренең дә артачагын кисәтә ЮХИДИ идарәсе  вәкилләре. 

Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәт комиссиясе утырышының чираттагысы  традицион рәвештә беренче сентябь алдыннан оешты. Анда сүз балаларның юл һәм транспорт травматизмын кисәтү проблемасы, мәктәп яны юлларында юл билеләренең урнаштырылуы, мәктәп автобусларының укучылар өчен әзерлек дәрәҗәсе хакында барды. 

Киңәшмәне Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты аппараты җитәкчесе – комиссия рәисе Шамил Гафаров үткәрде.Әлеге чара видеоконференция режимында барды, һәм анда Татарстандагы барлык муниципаль районнарның администрация, ЮХИДИ идарәсе вәкилләре катнашты. 

Үтә актуаль проблемаларны үз эченә алган видеоконференция эшчәнлегендә Актаныш районыннан башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Альберт Тимеров, районның  ЮХИДИ идарәсе башлыгы Рафак Ризванов, полиция вәкилләре, гомумән, балаларның юлда йөрүенә җаваплы барлык затлар да катнашты. 

Киңәшмәдә төп доклад белән Татарстан буенча ЮХИДИ идарәсе башлыгы Ленар Габдерахманов чыгыш ясады. Аның сүзләреннән күренгәнчә, агымдагы елның җиде аенда республика юлларныда 2342 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Аларда 168 кешенең гомере өзелгән, 2893 кеше төрле дәрәҗәдәге травмалар алган. 

Кызганычка каршы, юллардагы  исерек машина йөртүчеләр проблемасы да актуаль булып кала бирә. Өстәвенә, пассажирлар йөртүче автобус шоферларының юл йөрү кагыйдәләрен тупас бозулары борчу уята. Киңәшмә барышында шундыйлар фотолар аша күрсәтелде, аларга карата нинди төр шелтәләр белдерелүе хакында әйтелде. 

Быелның  7 аенда республикада балалар катнашында гына да 329 юл-транспорт һәлакәте булган. Узган ел белән чагыштырганда, үлүче балалар саны 6 га, зыян күрүчеләр 4 кә кимрәк. Ленар Габдерахманов әйтүенчә, республикада балалар травматизмы торышына килгәндә, Россия һәм федераль округ субъектлары арасында юл һәлакәтләрендә балалар үлеме кимүе күзәтелә. “Моңа карамастан, бер генә бала үлеме дә аяныч. Ни кызганыч, августның 22 көнендә тагын 4 баланы югалттык. Быел үлгән 8 баланың 4се пассажир, 3се җәяүле, 1се скутер белән идарә иткән яшүсмер”, - диде ул.

Видеокиңәшмә барышында пассажир итеп утыртылган балаларга карата олыларның ваемсызлыгы хакында да сүз булды. Төптән уйласаң, җәяүле балаларны машина бәрдерүе сәбәбен дә ата-аналарның игътибарсызлыгы, салкын карашы нәтиҗәсе дип бәяләргә булуы да ассызыкланды.Ленар Габдерахманов мәктәп автобусларының даими тикшерелеп торуын да билгеләп узды. Уку елы килеп җитсә дә, кайбер районнарда мәктәп автобусларының техник торышы җитәрлек түгел.  Хәзер республикада 10 елдан артык элек чыккан 39 мәктәп автобусы исәптә тора. 

Хәер, саный китсәң, районнарда тәртипкә китереп бетерәсе кимчелекләр шактый. Алар эчендә мәктәп каршындагы юлларда ясалма тигезсезлекләр булмау да, мәктәп автобуслары үтә торган маршрутта куркыныч урыннар да, лицензиясе  булмый торып, балаларны йөртүче оешмалар да бар. Ни кызганыч, кимчелекле районнар исемлеге шактый иде. 

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты аппараты җитәкчесе – комиссия рәисе Шамил Гафаров экранның бу ягында утырган җаваплы затларга мөрәҗәгать итеп, барлык кимчелекләрне тиз арада бетерүне йөкләде. Ә тикшерүләр алга таба да дәвам итәчәк. Төзәтергә мөмкин булып та, җитәкчеләрнең ваемсызлыгы аркасында төзәтелми калган кимчелекләр өчен сабыйларның гомере белән түләргә туры килә күрмәсен берүк. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев