Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Игелек кылу – күңел халәте

Раниза Шакирова, район мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары: - Район белем бирү оешмаларында быелгы уку елында физик мөмкинлекләре чикле булган 65 бала белем һәм тәрбия ала. Балалар бакчасында - 8 бала, 57 бала мәктәптә укый. Чөнки инвалид бала өчен мәктәптә уку - үз эченә бикләнеп яшәүдән котылу, үзенең башкалар кебек үк...

Раниза Шакирова, район мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары:
- Район белем бирү оешмаларында быелгы уку елында физик мөмкинлекләре чикле булган 65 бала белем һәм тәрбия ала. Балалар бакчасында - 8 бала, 57 бала мәктәптә укый. Чөнки инвалид бала өчен мәктәптә уку - үз эченә бикләнеп яшәүдән котылу, үзенең башкалар кебек үк икәнен исбатлау мөмкинлеге булса, башка балалар өчен - инвалидлар турындагы ялгыш фикерне үзгәртү, аларны хөрмәт итәргә һәм үзләренә тиң кешеләр итеп санарга өйрәнү мөмкинлеге.
Мөмкинлекләре чикләнгән балаларны вакытында ачыклап, аларга тиешле белем бирү маршрутын һәм шартларын билгеләү максатыннан 2014 елдан, башкарма комитет җитәкчесенең карары нигезендә, районда медицина-психологик- педагогик комиссия эшләп килә.
Комиссиянең "Ихлас" психологик үзәгендә үткәрелүен үз эшчәнлегебездә максат итеп куйдык. Үзәккә мөмкинлекләре чикләнгән балаларны һәм аларның ата-аналарын җәлеп итеп, алар белән тренинглар, мастер-класслар үткәрүне даими һәм максатчан эш юнәлеше итеп күзаллыйбыз.
Физик һәм психик үсешләрендә төрле тайпылышлар булган балаларга, андый балаларны тәрбияләүче гаиләләргә вакытында квалификацияле психологик, педагогик, медицина ярдәме күрсәтүдә әһәмияте бик зур.
Балаларның сәләтләрен үстерү өчен иң элек шартлар тудыру мөһим. Бу юнәлештә мәктәпләрдә түгәрәкләр оештырыла. Мөмкинлекләре чикле балалар фортепиано, гитара, рәсем, декоратив көнкүреш сәнгате түгәрәкләрен якын итәләр.
Ел саен балалар иҗат үзәге тарафыннан "Ак кәгазь торналар" оригами конкурсы оештырыла. Бу чара, матур традициягә әйләнеп, балаларның һәм ата-аналарның үзара аралашу мәйданчыгы булып оешты.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Ирек Салихов инициативасы белән оештырылган "БлагоДарение" хәйрия фонды һәм Актанышның 2нче урта мәктәбенең Фәрит Әхмәдишин исемендәге балалар оешмасы "Йөрәк җылымны биреп" иҗади конкурсы игълан итте. Конкурска тәкъдим ителгән бәйләм әйберләр Актаныш картлар йортына тапшырылачак.
Балаларыбызны тәрбияләүче әти-әниләргә, укытучы, тәрбиячеләребезгә зур рәхмәтебезне белдерәбез.
Рәйхан Галимҗанова, Күҗәкә авыл Советы башлыгы:
- Күҗәкә авыл җирлегендә 711 кеше яши, шуларнын 93е - инвалидлар.
Игелек кыл да суга сал - халык белмәсә, балык белер, дигән әйтем бар. Гомумән, безнең җирлектә халык бер-берсенә игътибарлы. Кемгәдер авырлык килгәндә битараф калмый. Узган ел ике авылдашыбызга катлаулы операцияләр ясау өчен халык матди ярдәм күрсәтте. Һәркайсына 22шәр мең сум акча җыеп тапшырдык. Районда оештырылган "Игелек марафоны" фондыннан ике авылдашыбыз күзгә операция ясату өчен 10ар мең сумлык ярдәм алды. Әлеге марафонны оештыручыларга изге эшләрендә уңышлар телим.
Ачның хәлен тук белми, диләр, авыру кешенең җан сыкрануын сәламәт кеше ишетеп, аңлап та бетерми. Тик ишетергә, аңларга тырышырга кирәк. Язмыш тарафыннан кимсетелгәннәргә ярдәм кулын сузарга беркайчан да соң түгел. Кыйммәтле даруларга, катлаулы операцияләргә, дәвалану чараларына һәм иң мөһиме - безнең җылы карашка, таянычыбызга мохтаҗ кешеләр барлыгын онытмасак иде.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев