Игелек кыл да суга сал...
Халык теленә кергән “Игелек” үзәгендә бүгенге көндә 95 хезмәткәр халыкка ярдәм күрсәтә.
Башкалар кайгысын үзләренекедәй кабул итүче, шатлыкларын чын күңелдән уртаклашучы, мохтаҗларга һәр көн ярдәм кулы сузучы социаль хезмәткәрләр 8 июнь көнне үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә.
– Үзәктә ике бүлекчә эшли. Аның беренчесе йортларга барып социаль хезмәт күрсәтү. Биредә бүгенге көндә 352 өлкән кеше һәм инвалид исәптә тора. Шуларның өчесе Бөек Ватан сугышында катнашучы, бер сугыш инвалиды, 63 тыл ветераны, җиде Бөек Ватан сугышында катнашучының тол хатыны, 119 инвалид. Аларга барлыгы 63 социаль хезмәткәр, бер медицина хезмәткәре, өч социаль хезмәт буенча белгеч, бер мөдир хезмәт күрсәтә, – ди “Игелек үзәге” җитәкчесе Дәния Касыймова.
Мәгълүм булганча, социаль хезмәтләр өлкән яки инвалид кешенең кеременнән чыгып, түләүле, өлешчә түләүле һәм бушлай күрсәтелә. Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре һәм Ленинград блокадасында булучыларга, айлык керемнәре яшәү минимумыннан түбән булучыларга хезмәтләр бушлай күрсәтелә.
Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсендә ике социаль хезмәт күрсәтү буенча белгеч, бер мөдир, ике социаль педагог һәм психолог эшли. Бүгенге көндә бүлекчә тарафыннан 103 ата-ана, бала һәм физик мөмкинлекләре чикләнгән балаларга хезмәт күрсәтелә. Бүлекчә райондагы социаль куркыныч хәлдә дип исәпкә куелган гаиләләр белән дә эш алып бара.
Игелек үзәге аша дәүләт тарафыннан социаль яктан мохтаҗларга шактый акчалар таратыла. Болар буенча Татарстан Республикасы хезмәт һәм мәшгульлек үзәгенең керем һәм чыгымнарга таләпләре бик катгый. Боларны 2001 елдан оешмада баш хисапчы булып эшләүче Әлфирә Хәләфетдинова күзәтүдә тота һәм төгәллек белән башкара. Әлфирә ханым хезмәттәшләре белән дә уртак тел табып эшли. Аның хакында бары тик уңай фикерләр генә ишеттек. Үзе дә хезмәтен яратып башкаруын яшерми.
– Социаль хезмәткәрләргә исә иң беренче чиратта эчкерсезлек, кешелеклелек, сабырлык, хәйләкәрлек сыйфатлары хас булырга тиеш дип исәплим. Безнең хезмәткәрләр нәкъ шушы сыйфатларга ия дә, – ди җитәкчеләре елмаеп.
Моның шулай икәненә без үзебез дә алар белән якыннан аралашкач тагын бер тапкыр инандык.
Бүләк авылында яшәүче Сания Гарипова социаль хезмәткәр булып 1994 елдан бирле хезмәт куя.
– Ул елларны дөньяларның да, үземнең дә бик авыр вакытларым иде. Шул елны ирем вафат булды. Һәм мин әлеге эшкә алындым. Өлкәннәр белән якыннан аралаша башлагач, кайгыларны бергә җиңдек. Аларның һәрберсе минем гаилә әгъзасына әйләнде. Балаларым да миңа эшемдә һәрчак терәк булдылар, – ди Сания апа.
Эшли башлаган елларда өлкәннәрнең проблемалары хәзергегә карганада күпкә күбрәк иде, дип искә ала ул. Өйләре иске, төрле урыннарыннан җил өрә. Өстәвенә өйләр дә утын ягып җылытыла. Кышка утын әзерләү проблемасы да Сания апа җилкәсендә була. Ул әлеге кыенлыкларны да хәл итә бара. Шуңа да өлкәннәр аны үз кызларыдай якын күрәләр. Килгәнен дүрт күз белән көтеп алалар. Әле кайвакыт бер-берсеннән көнлиләр дә.
– Берсен үтеп, икенчесенә беренче керсәм, көнләшәләр. Шуңа кердеңме, дип сорый берсе. Юк әле, дим. Бераз торгач, аның өе җылы идеме, ди. Әйе, җылы иде дим. Шулай итеп ялганым тотыла, – дип көлә ул. – Безнең шатлыклар да, кайгылар да, ашау да бергә. Мин аларны бик яратам.
Өлкәннәрне соңгы юлга озатуда да, алараның ашларын уздыруда да Сания апа башлап йөри икән. Шулай олы йөрәкле булгангадыр, Саниякаебыз дип кенә торалар үзенә.
– Миңа тиздән 80 яшь тула. Сания мине 16 ел карый инде. Үз кызым кебек. Башта картым белән икебезне дә тәрбияләде. Ул үлгәнгә дүрт ел инде. Бар эшемне эшли. Мин аңа бик рәхмәтле, – ди Маруся әби Гарифуллина.
– Сания мине 2009 елдан бирле тәрбияли. Безне кайгырткан өчен хөкүмәткә, җитәкчеләргә, фельдшер Лүзиягә, тагын бер караучы кызыма рәхмәт. Ике улым, киленнәрем бар. Егылып имгәнгәч балаларым алып киткән иде. Авылымны, өемне сагынып кайттым, – ди Рәфисә әби Мокимова. – Сания бигрәк ачык йөзле, киң күңелле. Үзенә пешергән ризыкларга тикле күтәреп килә. Сәламәт булсын, рәхәт яшәсен.
Качкын авылында социаль хезмәткәр булып эшләүче Гөлнара Кәрамова 2000 елдан бирле әлеге хезмәтне башкара.
– Минем карамакта өч әби, өч бабай бар. Мин аларны бик яратам. Һәр көн яннарына барам. Өйләрен җыештырам. Керләрен юам. Мунча ягып, кертергә булышам. Кибеттән кирәкле әйберләрен алып кайтып бирәм. Алар мине көтеп торалар,– ди ул.
– Гөлнара мине хәзер 20 елдан артык карый инде. Күршедә генә яшәгәч даими хәлемне белә. Сәгатен дә көтеп тормый. Авылда беркемем дә юк. Улым Актанышта. Гөлнара булмаса, ничек яшәр идем икән дим. Хөкүмәткә рәхмәт инде, шушылай тәрбияче биргәне өчен. Хәзер кибеткә дә барып булмый. Нишләсәм дә, Гөлнара булыша. Аллага шөкер, рәхмәттән башка сүзем юк, – ди Гөлҗәннәт Нуртдинова.
Актаныш авылында Фәнзилә Гардиханова карамагында да алты әби-бабай бар. Әлеге хезмәтен Фәнзилә 1997 елдан теләп башкара.
– Иртән килү белән өлкәннәрнең хәлләрен беләбез. Моң-зарларын тыңлыйбыз. Тән температураларын үлчибез. Өй эчендәге барлык эшләрен башкарабыз.Хезмәтемне яратып эшлим. Яннарына теләп барам. Проблемаларын хәл итүдә булышырга тырышам. Сөенечләре булса, чын күңелдән уртаклашам, – ди ул.
– Фәнзилә безгә атнага өч тапкыр килә. Өйдәге барлык эшне эшли. Кибеттән кирәк продуктларны, даруханәдән даруларны да алып кайта. Пандемия башлангач битлекләр дә тегеп бирде. Кушкан һәр эшне төгәл эшли. Нинди эшем бар, мин аңа шалтыратам. Ул тиз арада килеп җитә. Бик ягымлы, тәмле телле ул. Социаль хезмәткәрләрне яхшы хезмәткәр генә түгел, әйбәт психологлар да дияр идем. Аларны бәйрәмнәре белән тәбрик итәм. Һәрвакыт шулай ачык йөзле, тәмле телле булып калуларын телим. Көчле рух сезне ташламасын, кешеләргә кылган изгелекләрегез үзегезгә дә әйләнеп кайтсын, – ди Ләйлә Мостафаева.
Әлеге өлкәннәрнең фикерләрен куәтләп, Дәния Касыймова да хезмәттәшләренә бәйрәм тәбрикләрен ирештерде.
– Һөнәри бәйрәмебез уңаеннан барлык хезмәттәшләребезгә авыр эшләрендә уңышлар, сәламәтлек, гаиләләренә иминлек телим. Районыбыз халкына социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә ирешкән уңышлары, фидакарь, эчкерсез хезмәтләре өчен рәхмәтемне җиткерәм.
Бәйрәмегез белән игелекле затлар дип өстисе генә килә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев