Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәйрия

Игелек марафонына – 20 ел

Моннан 20 ел элек Актанышыбызга, яшәешебезгә Игелек марафоны дигән төшенчә килеп кергән иде. Бик мәгънәле, бәрәкәтле һәм игелекле чара булып чыкты ул. Шушы ике дистә ел дәверендә изге күңелле, шәфкатьле райондашларыбыз ярдәме белән тупланган финанс мөмкинлекләре күпме авыруның хәлен җиңеләйтергә, авыр хәлдән саклап калырга булышкандыр. Әйтүе кыен, аны исәпләргә тырышу да кирәкмидер. Яхшылыкны эшлә дә, суга сал, дигән бит халкыбыз.

Менә быел да 11 декабрь көнне район мәдәният йортында игелек марафоны үткәрелеп, аңа кушылучылар үзләрен киң күңелле, олы җанлы икәнлекләрен күрсәттеләр. 
Киләсе ел өчен игелек марафоны старт алды. Сәламәтлеккә туенмаган, физик мөмкинлекләре чикле кешеләргә акчалата һәм әйберләтә ярдәм итәргә, игелек кылырга беркайчан да соң түгел. Бәлки әле матди ярдәмгә кушып бүләк ителгән йөрәк җылысының кадере, шифасы тагын да зуррактыр. 

undefined
Марафон ел саен уздырыла, ләкин бервакытта да залдагы тамашачыны елатмыйча калмый. Менә егерме ел инде тамашачының йөрәген кузгата, күзләрен дымландыра. Алып баручыларның, сәхнәдә кулларына микрофон тотып, кеше язмышлары турында сөйләгән сүзләренә дә зур дулкынлану үтеп керә; хәтта алар да күз яшьләрсез, хисләрсез сөйли алмый. 
Район башлыгы Энгель Фәттахов, район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Габделхәев, җитәкчелекнең төрле тармак буенча урынбасарлары ясаган чыгышлар да күңелнең иң нечкә җепләренә кагылды.                                                                                                                                                                            Сәхнәгә чакырып бүләкләнгән, видеоязмаларда тормышларының берничә мизгеле генә күрсәтелеп тә, йөрәкләрне тетрәндергән кешеләрнең язмышлары берәүне дә битараф калдырмас. 

undefined
Районда 2471 инвалид исәпләнә. Беренче төркемдә – 344, икенче төркемдә – 828, өченче төркемдә – 1211 кеше. Шуларның 154е һәм мөмкинлекләре чикле 88 баланың 8е – урын өстендә.  
Марафон барышында 1 млн 849 мең 490 сум – акчалата, 472 мең 546 сум – әйберләтә, барысы 2 млн 322 мең 36 сум акча тупланды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев