Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

"Игелек марафоны"нда күпьеллык фидакарь хезмәтләре өчен райондашларыбыз хөрмәтләнде (фотолар)

Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов күпьеллык фидакарь хезмәтләре өчен башлангыч инвалидлар оешмасы җитәкчеләрен, социаль хезмәткәрләрне хөрмәтләде. Шулай ук инвалидлар оешмасының да бүләкләре актив райондашларга тапшырылды.

 

                    Иске Байсар башлангыч инвалидлар оешмасы җитәкчесе Хашимова Рәсимә Әхмәдулла кызы Актаныш муниципаль районы Башлыгының мактау грамотасына,

 Аккүз башлангыч инвалидлар оешмасы җитәкчесе Гарипов Назил Хан улы Актаныш муниципаль районы Башлыгының рәхмәт хатына лаек булды.

                  Күпъеллык фидакарь хезмәте, үз эшен профессиональ дәрәҗәдә башкарган өчен Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының мактау грамотасы белән Актаныш муниципаль районындагы халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге “Игелек үзәге” социаль хезмәт күрсәтү дәүләт автоном учреждениесенең Яңа Әлем авылы социаль хезмәткәре Мирзаһитова Гөлназ Фәвәдис кызы,

Иске Айман авылы социаль хезмәткәре Арсланова Гөлзирә Мәхиян кызы хөрмәтләнде. 

Актаныш муниципаль районындагы халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге “Игелек үзәге” социаль хезмәт күрсәтү дәүләт автоном учреждениесенең Актаныш авылы социаль хезмәткәре Муртазина Наилә Имаметдин кызына Күпъеллык фидәкарь хезмәте, үз эшен профессиональ дәрәҗәдә башкарган өчен Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының рәхмәт хаты тапшырылды.

             Район инвалидлар оешмасының рәхмәт хаты белән Чишмә башлангыч инвалидлар оешмасы җитәкчесе Сабирова Зәйнәп Миннетдин кызы һәм республика буенча уздырылган массакүләм чараларда актив катнашкан өчен Әҗәкүл авылы клуб мөдире Могътазиров Илнур Хоррәм улы бүләкләнде. Аларны оешма җитәкчесе Фәйрүзә Разетдинова котлады.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев