Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

"Игелек үзәге" хезмәткәрләре укучылар белән искә алу чарасы уздырды

19 гыйнвар көнне "Игелек үзәге" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге каршындагы Гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре Икенче Бөтендөнья сугышы вакытында яһүд халкының геноциды корбаннарын искә алу чарасы уздырды.

              Актанышның беренче һәм икенче мәктәбе укучы-волонтерлары белән очрашу ел саен үткәрелә торган VIII “Холокостны искә алу атнасы” кысаларында оештырылды.

          Чара барышында укучыларга слайд-презентация күрсәтелде, ул әлеге фаҗиганең барлык куркынычын визуаль рәвештә аңларга ярдәм итте. Укучыларга холокост сүзенең нәрсә икәнлеген, кем ул арийлар, кем ул гетто һәм “Бәллүр төн”, шулай ук Гитлерның яһүдләр, славяннар һәм башка милләтләргә кагылышлы планнары турында белделәр. 


          "Хәтер сәгате"н әзерләүдә социаль хезмәткәрләр белән бергә волонтерлар үзләре дә катнашты. Мондый чараның төп максаты- этникара мөнәсәбәтләрдә мәдәниара аңлашу һәм толерантлы тәрбияләү.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев