Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Иген уңышы аның тырышлыгына да бәйле

"Башак" хуҗалыгы үзенең игенчелек тармагындагы уңышлары белән хаклы рәвештә горурлана ала. Моның артында исә барлык игенчеләрнең һәм белгечләрнең тырыш хезмәте ята. Берәүгә дә сер түгел: игенчелек тармагындагы уңышлар баш агрономның аек акыл белән, киләчәккә карап фикер йөртүенә һәм эшне дөрес оештыруына бәйле. Хуҗалыкның баш агрономы Радик Закиров нәкъ шушы сыйфатларга...

"Башак" хуҗалыгы үзенең игенчелек тармагындагы уңышлары белән хаклы рәвештә горурлана ала. Моның артында исә барлык игенчеләрнең һәм белгечләрнең тырыш хезмәте ята. Берәүгә дә сер түгел: игенчелек тармагындагы уңышлар баш агрономның аек акыл белән, киләчәккә карап фикер йөртүенә һәм эшне дөрес оештыруына бәйле. Хуҗалыкның баш агрономы Радик Закиров нәкъ шушы сыйфатларга ия дә инде.
Кечкенәдән җиргә гашыйк егет, Яңа Әлем мәктәбен тәмамлагач, Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумына укырга керә. Кулына агроном белгечлеге дипломы алгач, 2002 елда туган авылында хезмәт юлын башлый. Шул ук вакытта читтән торып югары белем дә үзләштерә.
Хезмәт дәверендә ул игенчелектән мул продукция алу өчен яхшы сортлы орлыклар белән эшләргә кирәклегенә төшенә. Юкка гына "Башак" хуҗалыгы орлык әзерләү буенча махсуслашкан хуҗалык булып тормый. Алар ел саен югары репродукцияле орлыклар белән эшләүгә игътибарны арттыра баралар. Үзләреннән артканын саталар. Шундый орлыклар белән эшләүгә җитди караганы, һәрдаим кызыксынып торганы өчен Радик "Татарстанның элиталы орлыклары" ассоциациясенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнә. 2012 елда исә Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәтенә лаек була.
Радик җир эшкәртү технологиясенә дә игътибар итә. Уңышның җир эшкәртү алымнарына да бәйле икәнлеген яхшы аңлый ул.
2015 елда хуҗалык үзенең басу-кырларыннан 102 мең центнердан артык тулай җыем алган икән - монда, һичшиксез, Радикның да хезмәте бәһаләп бетергесез.
Радик балалар бакчасында тәрбияче булып эшләүче тормыш иптәше Фирүзә белән ике бала үстерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев