Актаныш

Игътибар: бәйге

1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фашизмны җиңүнең бөтендөнья тарихи әһәмиятен пропагандалау максатыннан, үзәк китапханә райондашларыбызны викторинада катнашырга чакыра. Җаваплар 1 февральдән 1 апрельгә кадәр үзәк китапханәдә кабул ителә. Телефон - 3-12-87. 1. Райондашларыбыз, Советлар Союзы геройлары. 2. Бөек Ватан сугышы барышында полк, дивизия, корпус һәм армия кебек сугышчан берләшмәләр белән...

1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фашизмны җиңүнең бөтендөнья тарихи әһәмиятен пропагандалау максатыннан, үзәк китапханә райондашларыбызны викторинада катнашырга чакыра. Җаваплар 1 февральдән 1 апрельгә кадәр үзәк китапханәдә кабул ителә. Телефон - 3-12-87.
1. Райондашларыбыз, Советлар Союзы геройлары.
2. Бөек Ватан сугышы барышында полк, дивизия, корпус һәм армия кебек сугышчан берләшмәләр белән җитәкчелек иткән Татарстаннан оста командирлар.
3. Дошманның дзотларын һәм башка төр ут нокталарын үз гәүдәләре белән каплап, батыр даны алган якташларыбыз.
4. "Юлбасарлар таптый җиребезне,
Ватан сугышына мин китәм.
Менә - балам. Син
әнкәсе аның,
Балабызны тотып ант итәм." (Сүзләрнең авторы кем?)
5. Яу кырында батырларча һәлак булган шагыйрьләребез.
6. Гомерләре әсирлектә өзелгән шагыйрьләр.
7. Бөек Ватан сугышында катнашкан татар әдипләре.
8. Бөек Ватан сугышы чорын чагылдырган татар язучыларының нинди әсәрләрен беләсез?
9. Сугыш чоры җырлары (русча, татарча).
10. Икенче бөтендөнья сугышы кырларында җиңү яулап кайткан Татарстан уллары һәм кызларына багышлап нинди китап басылып чыкты?
11. Бөек Ватан сугышы чорында балалар язмышын чагылдырган күләмле әсәрләр.
12. Татар әдәбиятында сугыш темасын беренчеләрдән булып ача башлаган танылган драматург.
13. "Аларны җир казырга алып чыктылар. Алып түгел, куып. Фашистлар бөтен авылны куып алып чыкты. Картаеп беткән картлар, хатын-кыз, бала-чага... Барысының да кулында көрәк. Барысы да җиргә таба бөгелеп төшкән. Уттай кызган ташлы туфракны казыйлар. Кичә дә казыдылар. Өченче көнне дә... Бер атна инде, һөҗүм итеп килүче Кызыл Армия танкларын уздырмас өчен, немецлар тирән чокырлар казыталар.
Кешеләр шундый ябыкты, коры сөяккә калдылар. Бертуктаусыз кояш астында...Битләре кара көйде. Көчкә кыймылдыйлар...
Илгизәр дә бик ябыкты, зур күзләре генә утырып калды. Ашау юк дәрәҗәсендә... Шулай да Илгизәрнең ашыйсы килми, эчәсе килә.Көрәк белән кызыл балчыкны каерып аткан саен, көйгән иреннәрен ялап куя... Бер генә тамчы су булса... Ә тир ага: маңгаеннан да, муеныннан да...күзләренә агып керә, авызына... (Әсәрнең исеме һәм авторы).
14. Татар драматургиясендә Бөек Ватан сугышы темасына язылган әсәрләр.
15. "Бер матур кыз килде батальонга
Сезнең ерак Казан иленнән.
Исеме Дилбәр аның.
Һәм бу исем
Төшми иде солдат теленнән" (Поэманың исеме, авторы).
16. Сугыш елларында хатын-кызлардан гына гыйбарәт булган 46нчы җиңел бомбардировщиклар полкының сугышчан батырлыгы турында нинди әсәр беләсез?
17. Автобиографик материалларга һәм әсирлек турындагы шәхси кичерешләргә нигезләнеп язылган нинди әсәр беләсез? Авторы кем?
18. Актаныш районында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераннарына багышланган китапның исеме.
19. Бөек Ватан сугышы чоры халык иҗатын махсус өйрәнгән галимнәр.
20.Советлар Союзы Герое, Ленин премияс

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: