Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Игътибар бәйге: “Өебезнең нуры ул, барыбыздан олы ул” темасына фотоконкурс

Бәйгедә районда яшәүче, 18 яше тулмаган балалар катнаша ала. Һәркем үзе төшергән фотосурәтне А-4 форматында, рамкага куеп тәкъдим итә (күргәзмәдән соң фотосурәтләр кире кайтарыла). Фотоның уң як кырыенда баланың исем-фамилиясе, туган елы күрсәтелә. Бәйгене Игелек үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе оештыра. Эшләр 5 октябрьгә кадәр кабул ителә....

Бәйгедә районда яшәүче, 18 яше тулмаган балалар катнаша ала. Һәркем үзе төшергән фотосурәтне А-4 форматында, рамкага куеп тәкъдим итә (күргәзмәдән соң фотосурәтләр кире кайтарыла). Фотоның уң як кырыенда баланың исем-фамилиясе, туган елы күрсәтелә. Бәйгене Игелек үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе оештыра. Эшләр 5 октябрьгә кадәр кабул ителә.
Җиңүчеләрнең эшләреннән күргәзмә оештырылачак һәм 10 октябрь көнне район мәдәният йорты фойесында урнаштырылачак.
Бәйге өчен темалар: "Минем оста куллы әбием һәм бабам"; "Минем ярдәмчел әбием һәм бабам"; "Минем спорт сөюче әбием һәм бабам"; "Минем эшчән әбием һәм бабам"; "Минем мөселман әбием һәм бабам".
Иҗат эшләрен Актаныш авылы, Юбилей урамы, 45 йортка, 6нчы бүлмәгә тапшырырга. Белешмәләр өчен телефон: 3-02-80. Гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев