Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Игътибар: бәйге! Шәмаил остасы кем булыр?

Шәмаил ул- дини эчтәлектәге изге язма, кырыйларында мөселманнарның изге дип саналган урыннарының рәсемнәре була (Мәккәдәге мәчет, кәгъбә һ. б.) һәм төрле бизәкләр белән нәкышлап, рамга куеп диварга элү өчен гарәп хәрефләре белән башкарылган каллиграфик язу. Аны ясауда фольга, буяу кулланыла. Алар әсәрнең изге икәнлеген күрсәтә. Шәмаилдә милләтебез, динебезнең гареф-гадәтләре чагыла.Татар...

Шәмаил ул- дини эчтәлектәге изге язма, кырыйларында мөселманнарның изге дип саналган урыннарының рәсемнәре була (Мәккәдәге мәчет, кәгъбә һ. б.) һәм төрле бизәкләр белән нәкышлап, рамга куеп диварга элү өчен гарәп хәрефләре белән башкарылган каллиграфик язу. Аны ясауда фольга, буяу кулланыла. Алар әсәрнең изге икәнлеген күрсәтә.
Шәмаилдә милләтебез, динебезнең гареф-гадәтләре чагыла.Татар милләте өчен ислам сәнгатенең әлеге юнәлеше игътибар үзәгендә булырга тиеш.
Өендә шәмаил күреп үскән бала кече яшьтән үк татар халкының мәдәни мирасын үзенә сеңдерә.
Чын татар шәмаиле пыялага язылып, ялтыравык фольга кулланып һәм милли бизәкләр төшереп эшләнгән. Аны дөнья дәрәҗәсендә таныту өчен, бу сәнгать төрен популярлаштырып, төбәкне туристларны җәлеп итү дәрәҗәсенә күтәрергә кирәк.
Гасырлардан-гасырларга күчеп килгән тарихи шәмаиллар гына түгел, аларны башкару техникасы да милли мирас булып тора.
Безнең максат: татар милли сәнгате-пыялага ясалган шәмаилларны популярлаштыру, яшьләргә иҗади үсештә ярдәм итү, яңа талантларны ачыклау, тарихыбызга, балаларыбызга карата хөрмәт хисләре тәрбияләү, борыңгы шәмаилләрне ачыклау. Шәмаилдә Коръәннән алынган догалар языла. Шушы догалар татар йортын явыз көчләрдән саклап, иминлек теләп тора. Быел шәмаил техникасында ясалган, әмма дини эчтәлектә булмаган картиналарны да бәйгегә җибәрергә мөмкин.
Катнашучыларның хезмәтләрен Актаныш сәнгать мәктәбенең А.Сәрвәров җитәкчелегендәге рәссамнәр, районыбызның мөслимәләр берлеге ( рәисе З.Закирова), Үзәк китапханә коллективы (директоры Л.Шәмсунова) бәяләячәк.
Җиңүчеләрне призлар-бүләкләр көтә. Рәхим итегез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев