Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Игътибар: икеайлык игълан ителде

2015 елда Россия Федерациясенең 14 субъектында дуңгызларның африка чумасы белән авыруның 84 очрагы теркәлде. Бу - Брянск, Владимир, Волгоград, Калуга, Курск, Мәскәү, Орлов, Псков, Рязань, Саратов, Смоленск, Ярославль өлкәләре, Краснодар ягы һәм Кабарда-Балкар республикасы. 2016 елның 1 маена авыруның 15 очрагы теркәлде: Мәскәү, Новгород, Пенза, Рязань өлкәләре, Кырым һәм Кабарда-Балкар...

2015 елда Россия Федерациясенең 14 субъектында дуңгызларның африка чумасы белән авыруның 84 очрагы теркәлде. Бу - Брянск, Владимир, Волгоград, Калуга, Курск, Мәскәү, Орлов, Псков, Рязань, Саратов, Смоленск, Ярославль өлкәләре, Краснодар ягы һәм Кабарда-Балкар республикасы.
2016 елның 1 маена авыруның 15 очрагы теркәлде: Мәскәү, Новгород, Пенза, Рязань өлкәләре, Кырым һәм Кабарда-Балкар республикасы территорияләрендә.
Авыруның бик тиз таралуы һәм яңа учаклар чыга торуы сәбәпле, Татарстан Республикасы территориясендә 2016 елның 1 июненнән 1 августына чаклы авыруга каршы профилактик чаралар үткәрү максатыннан икеайлык игълан ителде.
Икеайлык дәвамында РФ субъектларыннан Татарстан Республикасына кертелүче дуңгыз итен, ит продукциясен, хуҗалыклардагы дуңгызлар санын исәпкә алу, дуңгызларны тоту, сую, эшкәртү урыннарында ветеринар-санитар таләпләрнең үтәлешен тикшерү, биологик калдыкларны утильләштерү, юк итүне тикшерү эшләре көчәйтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев