Актаныш

Игътибар – җәяүле!

Район юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясеннән алынган мәгълүматларга караганда, үткән елда район юлларында җәяүлеләр белән бәйле 7 юл һәлакәте теркәлде. Аларда 3 кешенең гомере өзелде, 4есе төрле тән җәрәхәтләре алды. Актаныш районы эчендә 3 очрак теркәлеп, 3 кеше авыр тән җәрәхәтләре ала. М-7 “Волга” юлында барлыгы 4 очрак теркәлә, 3 кеше үлә, 1се авыр тән җәрәхәтләре белән хастаханәгә озатыла. Аз саннар түгел бу. Районның ЮХИДИ идарәсенең профилактика бүлеге җитәкчесе Лена Фазлиева белән әңгәмәбез дә нәкъ менә юл-транспорт һәлакәтләре хакында.

– Игътибарсызлык, юл кагыйдәләрен төгәл үтәмәү нәтиҗәсендә кешеләр гомере өзелү аеруча аяныч.

– Чыннан да, күпчелек һәлакәтләр юл кагыйдәләрен үтәмәүдән килеп чыга. Әйтик, 21 май көнне, төнлә Актаныш районында, М-7 трассасының 1133 километрында 1965 елгы “DAF” маркалы йөк автомобиле йөртүчесе тиешле тизлекне сакламыйча, юл читеннән кисәк юлга йөгереп килеп чыккан 1978 елгы җәүле ир-атны бәрдерә. Нәтиҗәдә, җәяүле урында ук һәлак була. Шулай ук 20 октябрь көнне кич Актаныш районында, М-7 трассасының 1151 километрында 1983 елгы “ГАЗ-3035 АС” маркалы автомобиль йөртүчесе тиешле тизлекне сакламыйча, 1973 елгы җәяүлене бәрдерә. Кызганычка каршы, җәяүле урында ук һәлак була. Бу бәхетсезлекләр барысы да эңгер-меңгер вакытта, караңгы төшкәч булган. Өченче үлем очрагы да 11 ноябрь көнне, шул ук Актаныш районында, М-7 трассасының 1154 километрында, 1985 елгы автомобиль йөртүчесе 1981 елгы җәяүле ир-атны бәрдерә. Җәяүленең гомере фаҗигале төстә урында ук өзелә. Шунысы аяныч, һәлак булган 3 җәяүленең дә, киемнәрендә яктылыкны кире кайтара торган элементлар булмаган.

– Димәк, яктылык кайтаручы элементлар, кеше гомерен саклап калуда үтә дә
әһәмиятле роль уйный?

– Әлбәттә, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысын да игътибарлы булырга чакыра. Юл хәрәкәте кагыйдәләре, тәүлекнең караңгы вакытында торак пунктлардан читтә, җәяүлеләргә юл кырыйлары буйлап хәрәкәт иткәндә, яктылык кайтаручы элементлар йөртүне мәҗбүр итә. Торак пунктларда мәҗбүри түгел, тәкъдим генә ителә, әмма без аларны, җәяүленең кайда булуына карамастан, куллануны таләп итәбез. Машина фаралары якын утын кабызып хәрәкәт иткәндә, караңгыда җәяүлене күреп була торган ара 25-40 метрга тигез. Әгәр дә җәяүле киемендә яктылык кайтаручы элемент бар икән, бу ара фараларның якын яктысында 130-140 метрга кадәр, ә фараларның ерак уты яктысында 400 метрга кадәр арта. Ут кайтаручы элементлар куллану, җәяүлене бәрдерү куркынычын 65%ка киметә. Без юл хәрәкәте иминлеге хезмәткәрләре, сезгә яктылык кайтаручы элементлары булган предметлар һәм кием-салымнар, яки киемгә беркетә торган фликерлар сатып алырга киңәш итәбез.

– Игътибар, тагын бер кат игътибар да зыян итмидер...

– Сүз дә юк, юл йөрү кагыйдәләре буенча, җәяүлеләр транспорт юлын җәяүле юлы аша, урам чатларында исә, тротуар линиясе буенча чыгарга тиеш. Юлда машиналар агымы каршы якка булган очракта гына йөрергә һәм автомобильләр хәрәкәт иткәндә юл янында якын йөрмәскә киңәш итә.

Машина йөртүче гражданнарыбыз да, үз чиратында, игътибарлы булсыннар иде! Эшкә соңга калулары, бетмәс-төкәнмәс мәшәкатьләре хакында борчылып, аларның күбесе – безне күрми дә узарга һәм, игътибарсызлыгы аркасында, бәхетсезлек китереп чыгарырга мөмкин. Агачлар арасыннан көтмәгәндә җәяүле килеп чыгарга мөмкин. Машина йөрткәндә тәмәке тартырга, телефоннан сөйләшергә, артык көчле музыка тыңлап игътибарны читкә юнәлтергә ярамый. Бозлавыкта тормозга алданрак басарга кирәк булуын да хәтердән чыгармаска кирәк. Юлларда һәркем игътибарлы һәм сак булсын, юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәсен иде.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: