Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Быелның 4 аенда юлларда 12 кешенең гомере өзелгән

14 майдан “Игътибар: балалар!” айлыгы башланды.

Татарстан ЮХИДИ биргән мәгълүматларга караганда, елның 4 аенда Татарстан территориясендә җәяүлеләр катнашында барлыгы 154 юл-транспорт һәлакәте булган, аларда 12 кешенең гомере өзелгән, 142 кеше төрле тән җәрәхәтләре алган. Балалар катнашында булган юл һәлакәтләре кимүгә таба булса да, саннар куркыныч: 130 һәлакәттә 136 бала зыян күргән. Юлларда балалар белән бәйле юл фаҗигаләрен булдырмау, юл кагыйдәләрен балалар күңелендә яңарту максатында республикада 14 майдан “Игътибар: балалар!” айлыгы башланды. 

Җәйге каникуллар белән урамда юл хәрәкәте арта. Бу исә транспорт йөртүчеләрдән дә, җәяүлеләрдән дә юл йөрү кагыйдәләренә үтә игътибарлы булуны сорый. Транспортта йөрү кагыйдәләренең кайберләрен исегезгә төшерәбез.

Велосипедта йөрү кагыйдәләре: 
– 7 яшькә кадәрге балалар бары тик тротуардан йөри ала. 
– 7-14 яшьлекләргә велосипедчылар юлына да чыгарга рөхсәт. 
– 14 яшьтән зуррак бала, махсус юл булмаса, машина юлының уң ягыннан йөрергә тиеш. 
– велосипед махсус җайланмаган булса, анда пассажир йөртү тыела.
– җәяүлеләр юлын кисеп чыкканда, велосипедтан төшеп, аны кул белән этеп бару тиеш. 

Мопед һәм скутер белән 16 яше тулган, “М” категорияле таныклыгы булган граждан гына  идарә итә ала. Ата-аналар шуны онытмасын иде: махсус укыган, хәзерлекле бала юлда катлаулы ситуацияләрдән җиңелрәк чыга, үзен ышанычлы тота. Ә уку – проблема түгел. Шуны да искәртү урынлы булыр:  мотоцикл һәм скутерлар иң куркыныч, кеше сәламәтлеге өчен зыян сала торган транспорт чарасына керәләр.

Мотоцикл я автомашина руле артына “А” яки “В” категорияле машина йөртү хокукы бирүче таныклыгы булган һәм бары тик 18 яше тулган граждан гына утыра ала.

– 7 яшькә кадәрге балалар бары тик автокреслода утырырга тиеш. 
– 7-11 яшьлекләргә иминлек каешлары һәм гәүдәне тотучы махсус җайланма белән йөрергә рөхсәт. 
– Машинаның алгы утыргычына бала гәүдәне тотучы махсус җайланма белән генә утыра ала.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев