Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Игътибары кыйммәт, ярминкәсе күңелле

1 октябрь көнне быел да шау-гөр килеп ярминкәләр үтте районда. Өлкәннәребез иртәннән үк базар мәйданчыкларында шат кәеф белән күңелләренә ятышлы продукцияләрне карап йөри иде. - Ит алдым менә 210 сумга, 70 сумга балык, - дип, Актаныштан Гөлфинә Галимуллина кайтыр юлга да кузгалган иде инде. Өлкәннәрнең тормыш тәҗрибәләре дә зур, күзләре...

1 октябрь көнне быел да шау-гөр килеп ярминкәләр үтте районда. Өлкәннәребез иртәннән үк базар мәйданчыкларында шат кәеф белән күңелләренә ятышлы продукцияләрне карап йөри иде.
- Ит алдым менә 210 сумга, 70 сумга балык, - дип, Актаныштан Гөлфинә Галимуллина кайтыр юлга да кузгалган иде инде.
Өлкәннәрнең тормыш тәҗрибәләре дә зур, күзләре дә очлы. Хуҗалыклардан алып киленгән итләрне дә, быел сыйфатлы, дип бәяләделәр. Каз-үрдәкләрнең муллыгы да сөендергән. Яшелчәсе дә, мае, сөте, йомыркасы да, дәва өчен балы да төрледән -төрле иде.
Әнисә апа Шәрипова һәм Зөһрә апа Митрофанованы кош итләре сайлап торган вакытларында очраттык. Кәефләре көр. Барлык өлкәннәрне дә бәйрәм белән котладылар.
- Менә шау-гөр килеп, аралашып, кирәкле әйберләрне сатып алабыз. Зур бәйрәм бу безнең өчен. Кайгы-хәсрәтсез, тынычлык, иминлек белән яшик, - диделәр.
Авыл җирлекләре дә сыйфатлы авыл хуҗалыгы продукциясен мулдан алып төшкән. Мәсәлән, Уразай авылы җирлеге шәхси хуҗалыкларда үстерелгәнне дә алып килгән.
- Баланның килограммын 60, бөрлегәнне чиләкнең зурлыгына карап 100-250, тавыкның итенең 1 килограммын 200 сумнан тәкъдим итәбез, кәбестәсе, алмасы, кишер, суганы, яшеллек - җаның ни тели, бар да бар, - ди, Уразай авыл клуб мөдире Римма Шәрипова.
Ярминкәдә катнашып, район башлыгы Фаил Камаев өлкәннәр, авыл җирлеге башлыклары, хуҗалык җитәкчеләре белән аралашты, өлкәннәрне бәйрәм белән тәбрикләде:
- Һәркемдә бәйрәм кәефе. Бар төр продукция дә сыйфатлы, түбән хак белән һәм җитәрлек күләмдә.
Өлкәннәребез безнең һәрчак янәшәбездә, яшь буынны тәрбияләү өчен, аралашып, киңәшләшеп яшәү өчен безгә бик кирәк алар. Сәламәт булып, җәмгыятьтә үзләрен кирәк хис итеп яшәсеннәр, гаиләләре, балалары белән матур тормыш кичерсеннәр.
Бүген - 1 октябрь район башлыгы булып эшли башлавыма да төгәл 1 ел. Сайлауларда минем өчен тавыш биргән сайлаучыларыма, ышаныч белдергән район халкына бик зур рәхмәтемне белдерәм, - диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев