Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Ике балага эт ташланган

Казанның Җиңү паркы базары янәшәсендә мәктәпкә баручы ике малайга этләр ташланган. Берсенең аягын тешләгәннәр, икенчесен калын курткасы саклап калган. Аңа зыян булмаган. Аягын тешләгән малайны табиблар караган. Тиешле дәвалау билгеләгәннәр.

           – Безнең янда этләр көтүләре белән йөри. Аларның бөтенлесендә дә колакларында тамгалар бар. Без “Халык контроле”нә дә күп тапкырлар язып карадык. Тик нәтиҗәсе юк. Этләр кимеми, – ди Җиңү паркы базарында сатучы булып эшләүче Люция Гәрәева. – Тамгалы этләр кешегә ташланмый диләр бит. Тик нигәдер малайны тешләгәннәр. Ул этләрне приютка алып китеп булмасмы икән? Без куркабыз.

Реклама


               Бу хакта Казанның Вахитов һәм Идел буе районы администрациясеннән дә белештек. Алар без ул эш белән шөгыльләнмибез, Казан шәһәренең ТКХ комитетына мөрәҗәгать итәргә куштылар. Андагылар исә, әлеге проблеманы белүләрен, йортсыз этләрне контрольдә тотуларын әйтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев