Актаныш

Ике Суыксу тормышы

Актаныш районына баргач, җыелышларның бары татар телендә генә узуын ишетеп кайтабыз. Бу хәлләргә нигә аптырыйсыз, татар районы булып, ничек рус телендә җыелыш уздырыйк инде, диләр. Райондагы бердәнбер мари авылында яшәүчеләр дә татарчаны яхшы белә. Мари Суыксуы Мари Суыксуында да татарча каршы алдылар. "Бигрәк озак йөрисез, сезне көтә-көтә самавырны ике тапкыр...

Актаныш районына баргач, җыелышларның бары татар телендә генә узуын ишетеп кайтабыз. Бу хәлләргә нигә аптырыйсыз, татар районы булып, ничек рус телендә җыелыш уздырыйк инде, диләр. Райондагы бердәнбер мари авылында яшәүчеләр дә татарчаны яхшы белә.


Мари Суыксуы

Мари Суыксуында да татарча каршы алдылар. "Бигрәк озак йөрисез, сезне көтә-көтә самавырны ике тапкыр кайнатырга мәҗбүр булдык", - дип, тиргәп алырга да җай таптылар. Чишмә буенда чәй табыны көйләп, марича киенеп каршы алган бу апалар үзләренең гореф-гадәтләрен саклап яшиләр.

- Мари теле бетмәсен, буыннан-буынга күчсен өчен үзебезчә тырышабыз инде, - ди апалар.

Кайвакыт, онытылып, үз­ара татарчага да күчеп куябыз әле, дип көлешеп тә алдылар. Бу авылда бала туу белән марича, татарча, русча сөйләшә башлый икән. Мари Суыксуында тугызъеллык мәктәп эшләп килә, төп фән­нәрне рус телендә укысалар да, мари теле дәресләре дә керә. Мәктәптә укучы татар балалары да марича белә. Мари Суыксуында яшәүче татар гаиләсе белән дә аралашырга туры килде. "Кызым Зилия татарча да, русча да, марича да сөйләшә. Бөте­несенә балалар бакчасында өйрәтәләр. Кайткач, марича биеп тә күрсәтә әле", - ди әнисе Зөлфия Нәфыйкова.

Зөлфиянең биюгә аеруча басым ясап әйтүе юкка түгел. Бу авылда туган һәркем марича бии белә икән. "Ший памаш" халык ансамбленең эшләп килүенә 30 елдан артык вакыт узган. Алар кайларда гына чыгыш ясамый. Актанышлыларның иҗат концертына килеп, Казан тамашачыларын да таң калдырып китә белә суыксулылар. Тыпырдауларына күз иярми. "Алар­ның бию алымнары да үзен­чәлекле, - ди район башкарма комитеты рәисенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвә­рова. - Нәселдән килә торган осталык бар аларда".

Җыр-биюләр белән бергә милли бәйрәмнәрне дә онытмыйлар. "Узган ел яңгыр булмый торгач, чишмә буенда ботка пешереп яңгыр сорадык. Ходайның рәхмәте, икенче көнне 15 минут чамасы талгын гына яңгыр яуды. Алла бабайга моның өчен рәхмәт әйттек", - ди Галина Михайлова. Авылда Раштуа бәйрәме дә бик кызык уза. Кеше танымаслык итеп кие­нәләр дә, һәр йортка кереп, бәйрәм белән котлап чыгалар. Йорт хуҗалары да аларны тәмле ризыклар белән сыйлау өчен көтеп тора. Ә ме­нә бу вакытта урамда йөр­гән кешеләрне карга батыралар.

Татар Суыксуы

- Без - районда иң зур җирлекләрнең берсе, - ди авыл җирлеге башлыгы Рәсүл Харисов. - Алты авылга 1800 тирәсе кеше яши. Марилар белән тыгыз элемтәдә яшибез. Ике Суыксуны юл гына бүлеп тора. Гомергә бергә яшәдек, туганлашып беттек инде. Татарның Сабан туе да, мариларның Симык бәйрәм­нәре дә бергә уза.

Бу ике авылны аерып карау дөрес тә булмас иде, диләр актанышлылар. Татар Суыксуында эшләп килүче ансамбльләрдә Мари Суыксуында яшәүчеләр дә чыгыш ясый. Концертлар, театрлар белән бер-берсенә кунак­ларга йөрешәләр.

- Безнең якта халык бик актив, - ди Татар Суыксуы авы­лының мәдәният йорты директоры Гөлназ Баянова. - Мәдәнияткә, спортка тартылу бик көчле. Әйтәсең икән, шунда ук килеп җитәләр. Үз­ләре дә төрле тәкъдимнәр белән чыгалар. Шигырь­ләр­не дә үзләре язалар, көйгә дә салалар, шунда ук җырлап та би­­рәләр.

Мәдәният йортында күп­тән көтелгән ремонт үт­кәр­гәннәр. Мәдәни учак танымаслык булып үзгәргән, яңар­ган. Бильярд, теннис өстәле, әниләре белән килгән балаларга уен почмагы булдыру турында да хыяллана бу тынгысыз ханым. "Клубка кеше йөрми диючеләр бар. Имеш, һәркемнең үз өендә бөтен әйбере бар, нигә дип килсен ул?! Халыкка кызыклы, кү­ңелле, кирәкле шөгыль таба белү кирәк. Әгәр дә клубта кызык була башлый икән, ничә яшь булуга карамастан, кеше һичшиксез киләчәк", - ди Гөлназ ханым. Моны истә тотып, янәшә авылларны аралаштырып яшәтү максатыннан төрле түгәрәкләр башлап җибәргәннәр. Кичен авыл апалары, клубка килеп, шә­рык биюләренә өйрәнә. Быелдан сулыш гимнастикасын башларга уйлап торалар. "Тиешле хәрәкәтләр ясыйсың, дөрес итеп сулыш ала бе­ләсең икән, бернинди диета да кирәкми. Интернеттан карап өйрәнәм дә, аннан авылдашлар белән бергә кү­негүләр эшлибез", - ди Гөлназ ханым.

- Без дә шәһәрчә яши башладык. Душ кабинасы өйдә, кер юган юк, машинага гына салабыз. Газ, су йортка кергән, хәрәкәт кими бара, - диләр клубка килүчеләр.

- Яктыртылган чаңгы трассасы да булсын иде дип хыяллана башладылар. Халык үтенечен җитәкчелеккә яздым, - ди Гөлназ ханым. - Авылда чаңгы белән йөрү­челәр бик күп. Ка­раңгыда йөрү кыен булгач, заманчасы кирәк. Кышын сәгать өчтә караңгы төшә, маллар карап кергәч, рәхәтләнеп чаңгыга чыгарга иде, дип хыяллана алар.

чыганак: http://vatantat.ru/index.php?pg=2365

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: