Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Ике тәгәрмәчле техника – иң куркынычы

10-20 июнь көннәрендә районыбызда "Мотоцикл" профилактик декадасы узды. Мототранспортларын автоинспекциядә теркәмичә һәм махсус юл йөрү таныклыклары булмаган килеш идарә итүче гражданнарны ачыклау максатыннан оештырылган ункөнлек барышында ЮХИДИ һәм полиция участок вәкилләре тарафыннан барлыгы 6 мотоцикл йөртүче тоткарланды, шуларның берсенең техника белән исерек хәлдә идарә итүе ачыкланды. Бүгенге көндә мототранспорт иң...

10-20 июнь көннәрендә районыбызда "Мотоцикл" профилактик декадасы узды. Мототранспортларын автоинспекциядә теркәмичә һәм махсус юл йөрү таныклыклары булмаган килеш идарә итүче гражданнарны ачыклау максатыннан оештырылган ункөнлек барышында ЮХИДИ һәм полиция участок вәкилләре тарафыннан барлыгы 6 мотоцикл йөртүче тоткарланды, шуларның берсенең техника белән исерек хәлдә идарә итүе ачыкланды.
Бүгенге көндә мототранспорт иң куркыныч хәрәкәт чаралары исәбенә керә. Нигездә, авылларда мотоциклда йөрүчеләрнең таныклыгы юк (үз белдекләре белән генә йөриләр), техника теркәлмәгән, иминлек кагыйдәләрен санга сукмыйча, шлемсыз җилдерүчеләр бихисап. Урамнарда скутер һәм мопедларда чабучы яшүсмерләрне еш күрергә туры килә. Күп вакыт алар бернинди кагыйдәләргә дә буйсынмыйча, югары тизлек белән куалар. Өстәп, пассажир итеп кечкенә балаларны да йөртәләр. Монысы тагын да куркынычрак. Сабый ныклап тотынмаска да мөмкин. 2013 елның 5 ноябрендә "Юл хәрәкәте иминлеге турында"гы Федераль законга кертелгән яңалык нигезендә, мопед һәм скутерлар белән идарә итү өчен М категорияле транспорт йөртү хокукы бирүче таныклык булырга тиеш.
Замана техникасы алып биреп, баласының күңелен күрергә ашыкканчы, ата-ана ахырын уйласа, күп бәла-казалар урап узар иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев