Актаныш

Ике яшьлек сабыйны арендага алынган фатирда ташлап киткәннәр

Сабыйны фатир хуҗасы табып алган.

Мәскәү өлкәсендәге Серпухов шәһәрендә арендага алынган фатирда ике яшьлек баланы ташлап киткәннәр. Сабыйны фатир хуҗасы тапкан. Аның янында хат булган. «Полициягә яки балалар йортында илтүегезне үтенәбез», диелгән бу хатта. Баланың әти-әнисе качып киткән. Бу вакыйга турында РЕН ТВ каналы хәбәр итте.

Күрше-күлән сүзләренчә, сабыйның анасы бер ай элек үк Мәскәүгә эшкә киткән. Ул баласын үги атасы белән калдырган. Бу хатын иренә биш мең сум акча күчергән. Әлеге акча фатирга түләр өчен дә җитми.

Ир-ат беркайда да эшләми. Тормыш итәргә акчасы да булмаган күрәсең, ул чемоданын җыйган да китеп барган. Үги баласын исә фатирда ялгызын гына ташлап калдырган.

Биредә яшәүчеләр сүзләренчә, бу гаилә әлеге фатирда озак яшәмәсә дә, сабыйны көйләп тормаганнар. «Гел кыйнадылар, стенага да бәрделәр. Балага бик начар карыйлар иде. Аңа акырдылар, баскычтан сөйрәп йөрттеләр, үзем күрдем», — дип сөйли бер күрше.

Реклама

РЕН ТВ хәбәрчесе баласын калдырып киткән хатынның атасы белән элемтәгә чыккан. «Кызым ике ел элек баласын иреннән алды да сөяркәсе белән качып китте. Сөяркәсе Магаданнан иде. Алар башта Тамбов өлкәсенә, аннары яхшырак тормыш эзләп Мәскәү өлкәсенә киттеләр», — дип сөйләгән сабыйның бабасы.

Бу хатынның тагын бер баласы бар икән. Ул беренче иреннән туган кызын баланың әтисенә ташлап калдырган.

Хәзер бу ананы һәм аның сөяркәсен полиция эзли. Баланы куркынычта калдырган өчен аларга җинаять җаваплылыгы яный.

Intertat

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: