Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Икмәккә бәяләр

Бүгенге көндә һәр бөртекнең дә кыйммәте зурдан. Шактый гына төбәкләрдә корылык булу сәбәпле, икмәккә бәя, башка еллар белән чагыштырганда, югары һәм ныклы булырга охшап тора. Рәсәй буенча яңа уңышның 1 килограммы 8 сум булачак. ТРда III сортлы бодайның бәясе 6 сум булыр дип, шулай ук аңа 1 сум 50 тиен...

Бүгенге көндә һәр бөртекнең дә кыйммәте зурдан. Шактый гына төбәкләрдә корылык булу сәбәпле, икмәккә бәя, башка еллар белән чагыштырганда, югары һәм ныклы булырга охшап тора. Рәсәй буенча яңа уңышның 1 килограммы 8 сум булачак. ТРда III сортлы бодайның бәясе 6 сум булыр дип, шулай ук аңа 1 сум 50 тиен күләмендә дәүләт субсидиясе өстәлә, һәм җәмгысе 1 килограммның бәясе 7 сум 50 тиен булачак дип фаразлана. Районда 1 килограмм арпага бәя 5 сум, бодайга- 5 сум 50 тиен күләмендә билгеләнде. Әмма бөртеклеләрне ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы рөхсәтеннән тыш читкә сату тыела. Иң әүвәл ДУП "Рацин"га булган бурычларны каплау зарур. Икмәккә бәяләр арту бер яктан куандырса да, татарларда табын түре булган камыр ризыкларының үзкыйммәте арту ихтимал. Шөкер, әлеге өлкәдә дәүләт бәяләрне авызлыкларга ниятли икән.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев