Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Икътисадый кризиста нинди ярдәм кертелде

Коронавирус инфекциясе таралу сәбәпле, кризисны булдырмауда Россия Федерациясе тарафыннан халыкка билгеләнгән яклау чаралары Актанышта үтәләме?

22 апрель көнне район Советының киңәшмәләр залында уздырылган брифингта икътисад белгечләре, тармак җитәкчеләре тарафыннан әлеге сорауга аңлатма бирелде.

Айгөл Мирзашәрипова, район башкарма комитетының икътисад бүлеге җитәкчесе:

– Икътисадның төрле структураларына, гражданнарга кыенлыклар килде. Коронавирус эпедимиясе вакытында эшмәкәрләргә һәм халыкка ярдәм күрсәтү чаралары расланып, тормышка ашырыла башлады. Әлеге чаралар төрле ведомство һәм структуралар аша башкарыла. Аеруча зыян күргән тармакларның исемлеге булдырылды. Алар өчен ярдәмнәр дә күбрәк. Бу исемлектә башта 15 бизнес исәпләнә иде, өстәмәләр кертелеп, киноучреждение, азык-төлек булмаган товарлар сату өлкәсе һәм стоматология тулыландырды.

Кече һәм урта предприятиеләргә бушлай ярдәм күрсәтү, хезмәт хакы түләү өчен финанс яктан булышу каралды. Дәүләт бизнеска ярдәмне бер хезмәткәргә 12130 сум итеп билгеләде, 1 апрельгә кадәр штатта торган хезмәткәрләрнең саны 90 проценттан кимемәскә тиеш. Бу түләүләр 1 апрельдән билгеләнә һәм ул салым структурасы аша гариза бирү юлы белән башкарыла. 1 майдан салым инспекциясенә гариза биреп, 30 майдан соң, бу түләүләр бирелә башлый. Ул апрель-май айларына каралган.

Хезмәт хакын түләү өчен кече һәм урта бизнес вәкилләренә процентсыз кредит бирелә. Бизнеста әйләнештәге акчаны тулыландыруга ташламалы кредит бирелә. 8,5 процент белән.

– Хөкүмәт тарафыннан вәгъдә ителгән ярдәмнәрне санап чыкмассызмы?

– Пандемия, үзизоляция чорында урта һәм кече бизнеска вәгъдә ителгән ярдәмнәрнең төрләре түбәндәгеләр: салым түләү, хисап бирү вакытларын озынайту һәм федераль  салым хезмәтеннән тыш, башка органнарның тикшерүләрен тыю. Шулай ук салым санкциясенә, банкротлык эше кузгатылуга мораторий (гадәттән тыш хәлләр вакытында түләү бурычларын кичектереп тору) кертелде, иминият кертемнәре тарифлары киметелде, хезмәт хакына социаль исәпләүләр, гадәттә, 30,2 процент иде, бүген урта һәм кече эшмәкәрлек өлкәсендә хезмәт хакына социаль исәпләүләр МРОТ (айлык хезмәт хакының минималь күләме) күләменә – 30,2, МРОТтан арткан күләмгә 15 процент тәшкил итә.

Шәхси эшмәкәрләргә кертемнәрне арттыру бурычы йөкләнгән иде, моның буенча да 2021 елга кадәр мораторий кертелде. Хезмәт хакы түләү өчен процентсыз кредитлар зыян күргән структураларга бирелә. Ташламалы кредит бирү программалары банклар тарафыннан киңәйтелде.“Кредит каникуллары” дигән программа эшли башлады. Шәхси эшмәкәрләр һәм гражданнар банкларга мөрәҗәгать итә алалар. Дәүләт һәм муниципаль мөлкәткә аренда түләве кичектерелә.

Авыр чорда сәүдә-сәнәгать палатасы белән берлектә оештырылган тагын бер эш бар: форс-мажор темасы буенча консультацияләр үткәрелә.

Бөтен оешма-предприятиеләргә, шәхси эшмәкәрләргә яңалыклар сайт аша җиткерелә. "Ватсап" төркеме эшли. Мәгълүматлар электрон почта аша да хәбәр ителә. 3-44-16 телефоны аша сорауларга җавап бирәбез.

Гөлназ Хуҗиәхмәтова, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе:

– 3 яшьтән 7 яшькә кадәрге балага айлык акчалата түләүләрне алу өчен гаризалар 1 июньнән кабул ителәчәк. Ә түләүләр 2020 елның 1 гыйнварыннан башкарыла. Балага 3 яшь 2020 елда тулган очракта, 3 яшь тулган вакыттан түләнәчәк. РФ Президенты указы,ТР Министрлар Кабинеты карары нигезендә, балалары булган, аз керемле гаиләләргә ярдәм күрсәтүдә өстәмә чаралар куллану ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан гамәлгә ашырыла.

3-7 яшьлек балаларга айлык түләү гаилә әгъзаларының һәркайсына  уртача керем күләме бер кешегә яшәү минимумы күләменнән артмаган очракта бирелә. Татарстан Республикасында җан башына билгеләнгән яшәү минимумы 9450 сум тәшкил итә. Ә айлык түләү балалар яшәү минимумының (9373 сум) 50 проценты (4686,50 сум) күләмендә билгеләнә. Аны алу хокукы РФ гражданы булган очракта барлыкка килә. Ата-ананың берсенә, яки законлы вәкиленә билгеләнеп түләнә.

Гаиләнең җан башына уртача кереме 12 ай эчендә гаилә әгъзалары керемнәре суммасыннан чыгып исәпләнә. 2020 елның 31 декабрендә мөрәҗәгать иткәндә 2021 елның 1 гыйнварыннан, әмма балага 3 яшь тулган көннән башлап кына билгеләнә.

Гаризалар электрон рәвештә, бердәм  дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы яисә Татарстан дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша языла.

– Бала тугач бирелә торган пособиедә дә үзгәрешләр юкмы?

– Балалы гаиләләргә айлык пособие гаиләнең уртача кереме яшәү минимумыннан ике тапкырдан артмаганда билгеләнә. Бала бер яшькә җиткәч, гражданнар гаризаны кабаттан – башта ике, аннары өч яшькә кадәрге вакытка язалар. Керемне раслый торган документлар тапшырыла. Әлеге норманың гамәлдә булуы быелның 1 апреленнән 1 октябренә кадәр туктатып торыла. Билгеләнгән түләү барлык гаиләләргә дә автомат рәвештә 30 сентябрьгә кадәр озынайтыла. Сораулар 3-16-01, 3-22-97 телефоны аша кабул ителә.

Дәния Касыймова, халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры:

– Коронавирус инфекциясен районга кертмәү һәм таратмау максатыннан, гражданнарга үзизоляция режимы кертелде. Шушы чорда 65 яшьтән югарырак өлкәннәргә урамга, җәмәгать урынына чыкмыйча, йортларында калу тәкъдим ителде.Бу эш безнең үзәк аша башкарылды. Өлкән кешеләргә кирәк әйберләрне, азык-төлек һәм даруларны күршеләре, туганнары, балалары аша китертергә тиешләр. Ә беркеме дә булмаган, ялгыз яшәүчеләргә, инвалидларга мондый ярдәм безнең үзәк аша башкарыла.

Коронавирус инфекциясенә каршы үзизоляция игълан ителгәннән соң, халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү үзәге базасында 3-02-80 “кайнар элемтә” телефоны эшли. Шалтыратулар тәүлек дәвамында кабул ителә. 49 заявка кабул ителде, аның 20се – дарулар, калганнары – азык-төлек китертү буенча. Консультация алу өчен яшьләрдән дә шалтыратулар килеп тора. Чөнки безнең тарафтан эшмәкәрлекне яклау һәм башка органнарның “кайнар элемтә” телефоннарына тоташтыру да башкарыла.

Гражданнарны чакырмыйбыз, өйләренә килеп хезмәт күрсәтәбез. Социаль куркыныч гаиләләргә телефон аша кисәтү эше алып барыла, йортларына да барырга туры килә.

Назиф Салихов, халыкны эш белән тәэмин итү үзәге җитәкчесе:

– Пандемия вакытында чыккан ике карарга таянып эшлибез. Эшсезлек буенча пособие минималь хезмәт хакы күләмендә 1 марттан эшсез калган гражданнарга биреләчәк. 12130 сум күләмендә. “Россиядә эш” порталында гариза язу җитә. Калганын безнең үзәк хезмәткәрләре башкара, сорау туганда шалтыратып, өстәмә документларны соратып алабыз.

Әгәр кеше эштән китә икән, оешмасы шунда ук пенсия фондына бу хакта хәбәр итәргә тиеш. Чөнки без бөтен документларны пенсия фонды һәм салым инспекциясе аркылы тикшерәбез. Кешегә тиз арада пособие билгеләүдә тоткарлык килеп чыкмасын өчен кирәк. Гариза кергәннән соң 10 көн эчендә эш белән тәэмин итү хезмәткәрләре ваканция тәкъдим итәчәк. Әгәр бу эш туры килмәсә, мөрәҗәгать иткәннән соң 11 нче көндә пособие билгеләнә. Барлык яңалыклар үзәкнең рәсми сайтында урнаштырыла. 3-09-83 “кайнар элемтә” һәм 3-01-98 телефоны аша белешергә мөмкин.

1 марттан соң эштән киткән кешегә пособие 12130 сум исәпләнә. Ә калган кешеләргә элекке закон нигезендә 1500 сумнан башлап исәпләнә. 3 ай түләнә.

Булат Басыйров, район пенсия фонды җитәкчесе:

– З яше тулмаган балаларга 3 ай буе 5әр мең сумлык матди ярдәм күрсәтелә.Кемнәрнең ана капиталына хокукы бар, шуларга тия. Электән бирелгәне тотылып бетсә дә, хәзер генә алынса да хокук бирә. Кемнәрнең ана капиталына хокукы юк, аларга бирелми. Мәсәлән, бер бала яңа елга кадәр туган, кызганыч, аңа ана капиталы тиеш түгел, 5 мең сумлык өстәмә түләү дә юк. Беренче бала 2020 елның 1 гыйнварыннан соң туа икән, үзгәрешләр керде, аңа да ана капиталы сертификаты тапшырыла. 466 мең сум түләнә, яңа елдан соң икенче бала туса, 616 мең сумлык сертификатка ия була. Безнең районда 5 меңлек айлык түләүне сорап язылган 100дән артык гариза керде инде.

Нинди хаталар җибәрелә соң? Гариза бары тик әниләр тарафыннан язылырга тиеш, чөнки ана капиталы сертификатына бәйле. Балага 3 яшь тулып киткән, бу очракта да гариза кабул ителми. 31 мартка кадәр 3 яше тула икән, гариза язуның файдасы юк. З яше апрельдә тула икән, бер айга түләнә. Әгәр 3 яше июньдә тула икән, өч айлык түләүләрне бөтен килеш ала, дигән сүз.

Күпләр исәп счетын дөрес күрсәтмиләр. Ул 20 санлы цифр. Игътибар белән язып бетерергә, кат-кат чагыштырып карарга кирәк. Әти кешенең исәп счетын күрсәтү дә дөрес түгел. Әниләр банкка барырга мөмкинлегем юк, дип җавап бирә. Ләкин, дөрес аңлагыз, банкта акча Афзалова дип килә икән, ә счетта Афзалов торса, акча кире кайтарыла. Исем-фамилияләрнең, туган көннәрнең дөрес язылышына да игътибар сорала.

Счет урынына карта номеры язу очраклары да очрый. Белешмәдә исәп счеты 408... саныннан башланырга тиеш. Банк реквизитларын язганда да еш кына хата җибәрелә. Ана капиталы рәсмиләштерелергә өлгермәсә, башта ул сертификатны алырга, шуннан соң гына 5 мең түләүгә гариза кабул ителә. 35 кешедән шундый гариза керде, сертификатлары рәсмиләштерелмәгән. Әниләр компьютер белән эшли беләләр, ана капиталына мәгълүматларны җибәрсеннәр иде.

Безнең белгечләр 3-17-11 телефоны аша сезнең белән элемтәгә чыкса, хәбәрләршергә кирәк. Димәк, сезнең документларда ниндидер хата киткән. Әнинең паспорт, баланың туу турындагы таныклыгы һәм һәрберсенең СНИЛСлары сорала. Моның өчен пенсия фондына килү кирәкми. Чөнки коронавирус таралуга каршы кертелгән үз-үзеңне изоляцияләү чорында җәмәгать урыннарында йөрергә киңәш ителми. Безнең электрон адрес: 0400101@013.рфр.ру. Шушы адреска без сораган документларны җибәрсәгез, ана капиталы сертификатын тиз арада эшләп бирәбез.

15 апрельгә хәтле алган гаризаларны кәгазь вариантта эшлибез. 15 апрельдән соң, электрон рәвештә ясала. Кемнең ЕСИА аша шәхси кабинеты ачылган, ана капиталы сертификаты шунда күренәчәк.

Пенсия фондына килү бары тик алдан язылып кына башкарыла, битлек киелгән булырга тиеш. Кулларны үзебез дезинфекциялибез, кешенең тән температурасын үлчибез. Әгәр кешедә салкын тию билгеләре беленсә, кабул итү үткәрелми. Безне дә дөрес аңлагыз, 218 мең пенсионерны карыйбыз; белгечләребез чирләсә, пенсиясез калуыгыз да ихтимал.  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев