Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Ил буенча әһәмиятле вакыйга көтелә

"Бердәм Россия" сәяси партиясе Актаныш җирле бүлеге сәяси советының ачык утырышы 2 март көнне район Советының утырышлар залында үтте. Анда сәяси совет әгъзалары һәм башлангыч партия бүлекчәләре сәркатипләре катнашты. "Бердәм Россия" партиясенең XV съезды карарларын үтәү буенча Актаныш җирле бүлекчәсе алдында торган бурычлар - көн тәртибендә каралган төп мәсьәлә шул...

"Бердәм Россия" сәяси партиясе Актаныш җирле бүлеге сәяси советының ачык утырышы 2 март көнне район Советының утырышлар залында үтте. Анда сәяси совет әгъзалары һәм башлангыч партия бүлекчәләре сәркатипләре катнашты.
"Бердәм Россия" партиясенең XV съезды карарларын үтәү буенча Актаныш җирле бүлекчәсе алдында торган бурычлар - көн тәртибендә каралган төп мәсьәлә шул иде.
Утырышны район башлыгы, район Советы рәисе, "Бердәм Россия" партиясенең Актаныш җирле бүлеге сәркатибе Фаил Камаев алып барды.
5-6 февральдә Мәскәү шәһәрендә партиянең XV съезды булып үтте. Анда быел илебез тормышында көтелгән иң әһәмиятле вакыйга - Россия Федерациясе Дәүләт Думасына сайлаулар уңаеннан, аңа әзерлек мәсьәләләре каралды.
Съезд эшендә райондашыбыз - Теләкәй башлангыч партия бүлекчәсе сәркатибе Гөлнара Мусина катнашкан иде. Ул сәяси совет утырышында катнашучыларны съезд эшчәнлеге белән таныштырды.
Кандидатларны теркәү дәвам итә
"Бердәм Россия" партиясенең бердәм алдан тавыш бирү көне 22 майга билгеләнде. "Бердәм Россия" партиясеннән Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасы җиденче чакырылышына депутатлыкка кандидатлар тәкъдим итү максатыннан уздырыла ул. Кандидат итеп күрсәтелүчеләр 21 яшьтән өлкәнрәк булырга тиеш, шулай ук аларның хөкемгә тартылмавы, чит илдә финанс активлары булмавы, башка кандидатларга карата тәнкыйть сүзләре әйтмәве шарт.
Партиянең Актаныш җирле бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Нурулла Нурлыев алда торган бурычлар белән таныштырды.
- Сайлауларга 70тән артык партия әзерләнә. Шуның 14енә билгеле бер күләмдә имза җыймыйча гына, турыдан-туры катнашу рөхсәт ителә. Аларга хәзерге вакытта РФ Дәүләт Думасындагы партияләр - "Бердәм Россия", КПРФ, "Гадел Россия" һәм ЛДПР керә. Шуннан кала, тагын 10 партиягә рөхсәт ителә, - дип, сайлауларга җитди әзерләнергә кирәклекне искәртте.
Утырышта ул "Бердәм Россия" партиясенең алдан тавыш бирүләр үткәрү тәртибен тәфсилләп аңлатты.
Агитация чаралары февральдә башланып китте, алар 21 майга кадәр барачак. Татарстанда 560 участокта праймериз, ягъни алдан тавыш бирүләр үткәрелер дип көтелә.
Хәзерге вакытта Россиянең барлык төбәкләрендә дә праймеризда катнашырга теләк белдерүчеләрдән гаризалар кабул ителә.
Бюллетеньнәр нинди телдә булыр?
Төбәк оештыру комитетына Юрий Камалтынов рәислек итә.
Комитетка кандидатларны раслау, теркәү, исәпләү комиссияләрен формалаштыру, соңыннан сайлау нәтиҗәләрен билгеләү хокукы бирелә.
"Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан буенча җитәкчесе, ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның сайлау бюллетеньнәрен милли телдә
бастырырга дигән тәкъдимен исәпкә алып, төбәк оештыру комитеты федераль оештыру комитетына бюллетеньнәрне ике телдә - татарча һәм русча бастырырга дигән тәкъдим белән чыкты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев