Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Җил-давылдан таш кыя кебек саклый

Актанышта юристлардан гына торган гаиләләр тагын бар микән, ә Ләйсән Һәм Хәмит Янгировлар – нәкъ менә шундыйлардан. Алар тергезгән учак та үз кануннарына буйсынып үрлидер, ахры. 1989 елда законлы төстә язылышалар алар. Балалары да әти-әниләре юлыннан китә – юристлар. Шушы гаилә учагын саклап яшәүче Ләйсән Сөнгать кызы Янгировага 25 июньдә 55 яшь тулды. “Эшем дә, гаиләм дә минем өчен бик кадерле, мин аларны бербөтен итеп күрәм,” – ди бәхетле ханым.

Чиялек авылында 8 балалы гаиләдә иң төпчеге булып үскән кыз кечкенәдән үк терелеге, җитезлеге, уңганлыгы белән абый-апаларын шаккаттыра. Актаныш урта мәктәбен тәмамлауга Ижауга юл ала, Удмуртия дәүләт университетын тәмамлап, юрист белгечлеге үзләштерә. 1981 елда Ижау шәһәр судында хезмәт юлын башлый. Актанышка кайтып, 1986 елда дәүләт нотариаль конторасында дәүләт нотариусы булып эшли башлый. 1995 елның 1 гыйнварыннан алып бүгенгәчә Ләйсән Сөнгать кызы – шәхси эшчәнлек белән шөгыльләнүче нотариус. Тәҗрибәсе зур. Кешеләр белән уртак тел табуы хак. Һөнәри осталыгының нәтиҗәсе алган күп санлы бүләкләрендә чагыла. Эрудициясе, аң-фикер сөреше хезмәттәшләренә дә, законнарны вакытында өйрәнеп барып, эшләрен үз югарылыгында башкарырлык көч-дәрт бирә.

 

Люзия Шәйхиева, хезмәттәше-консультант:

– 2000 елдан бирле Ләйсән Сөнгать кызы белән бергә эшлим. Яшермим: бу эш бик җиңел, өстәл артында кәгазьгә мөһер сугып кына утырасы, дип уйлап килгән идем. Ләкин аның авырлыгын, четерекле һәм җаваплылык сораганын бик тиз аңлап алдым. Җитәкчебез кешеләргә бик игътибарлы, ягымлы, нинди генә сораулар белән килсәләр дә, якты йөз белән кабул итә, барлык ихтыяҗларын канәгатьләндерә. Безнең коллектив дус, тату. Бу да җитәкчебезнең осталыгыннан тора. Безне ул җил-давылдан таш кыя кебек саклый. Таләпчән, яхшы киңәшләр бирә, эшен бик яратып, төгәл башкара. Иң мөһиме – кешеләрне ярата.

 

2017 ел нәтиҗәләре буенча Актаныш нотариаль конторасы республикада мактаулы дәрәҗәгә ирешеп, Мактау кәгазенә лаек булган.

 

Әңгәмәне Татарстан Республикасының атказанган юристы, нотариус Ләйсән Янгирова белән дәвам итәбез.

– Безнең коллектив бик әйбәт, шуңа шатланам, – диде ул. – Аллаһы Тәгалә минем янәшәмә гел яхшы кешеләр генә бирә. Люзия Шәйхиева, Ландыш Нәбиева, Гүзәл Хаҗиева, программист егетебез Фирзәр Әюпов турында җылы сүзләр генә әйтә алам. Һәрберсе итагатьле, тәртипле.

 

– Ләйсән Сөнгатовна, сезнең эшчәнлекнең төп өлешен нәрсә алып тора?

– Кемнеңдер вафатыннан соң мирас бүлү мәсьәләсе алга килеп туа, күп кенә сораулар шул мирас бүлү белән бәйле. Законнар үзгәреп тора. Бик авыр кайгыга тарыган кешеләр килә, аларның хәленә керә белергә кирәк. Күп вакытларда йөрәкләр сулкылдап елый. Башкаларга килгән хәсрәт-кайгыны да үз күңелең аша үткәрәсең.

 

Хезмәтегездән канәгать калалармы, Сез моны тоясызмы?

– Кат-кат рәхмәтләр әйтеп китәләр, шушы рәхмәт сүзләрен, яхшы теләкләрен махсус дәфтәргә язып калдыралар.

 

Реклама

– Нотариус хезмәте күрсәтү бәяләрен кем билгели?

– Әлбәттә, бу – халыкны борчыган мәсьәлә.  Ләкин бәяләрне без куймыйбыз. Барысы да закон кысаларында алып барыла. Тарифлар буенча нинди сумма билгеләнгән – шуннан арттыра да-киметә дә алмыйбыз.

 

– Эшегездә без белмәгән тагын нинди нечкәлекләр бар?

– Бездә нотариаль сер, дигән нәрсә катгый саклана. Клиентлардан кергән эш буенча бернинди мәгълүматлар да читкә чыкмый. Моңа бик җитди карыйбыз.

   

Берәүләр – эшендә, икенчеләр өендә тырышлык, өлгерлек күрсәтә. Язмабыз героена боларның икесе дә хас.

 

– Күп балалы гаиләдә үскәнгә микән, бер-беребезгә булышып яшәү каныбызга сеңгән. Ләйсәннең туганчыллыгы, игътибарлылыгы, ярдәмчеллеге еллар үткәч тә кимеми. Укыганда ук нык тырыш булды. Әткәй-әнкәйгә булышты, дөнья көтте. Хәзер үз дөньясы гөлләр кебек, өйләреннән кеше өзелми, – ди бертуган апасы Фәйрүзә Разетдинова.

 

Иске Байсарда яшәүче каенанасы 81 яшьлек Зөлфия Янгирова янына еш кайталар, үзләренә дә алып килеп тәрбиялиләр.  

– Гаиләсендә уңган хатын, балаларына әйбәт тәрбия биргән үрнәк хуҗабикә ул, – дип әйткән иде хезмәттәшләре дә.

 

Тормыш иптәше Хәмит Хәйберҗан улы – Актанышта федераль судья. Кызлары Лиананың ике югары белеме бар: Казан финанс институтын һәм Идел буе юридик университетын тәмамлаган. Рафаэль исемле егет белән гаилә корып, Казанда яшиләр. Әти-әниләрен оныклары Элина белән куандырганнар. Янгировларның уллары Рәмзил исә Идел буе юридик университетын быел кызыл дипломга тәмамлаган.

 

Әйе, әти-әни юлыннан киткән балалар киләчәккә юлны тизрәк яралар. Аларны яратучы, дөрес юнәлеш бирүче якыннары булу – үзе дә зур бәхет бит.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев