Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Ил сакларга китә егетләр

Актаныштан 9 егет, хәрби хезмәткә язгы чакырылыш тәмамланырга санаулы гына көннәр калып барганда, 27 июнь көнне армиягә китте. Аларның сигезе Башкортстанның Алкино частенә җибәрелә. Якын, ышанычлы, сыналган урын. - Безнең бу часть белән үзара килешү төзелгән. Егетләребез үзләрен бары тик үрнәк яктан гына күрсәтеп, яхшы хезмәт итеп кайтырлар дип ышанып...

Актаныштан 9 егет, хәрби хезмәткә язгы чакырылыш тәмамланырга санаулы гына көннәр калып барганда, 27 июнь көнне армиягә китте. Аларның сигезе Башкортстанның Алкино частенә җибәрелә. Якын, ышанычлы, сыналган урын.
- Безнең бу часть белән үзара килешү төзелгән. Егетләребез үзләрен бары тик үрнәк яктан гына күрсәтеп, яхшы хезмәт итеп кайтырлар дип ышанып калам, - ди район хәрби комиссары Ленар Сәмигуллин.
Газиз улларын озата килгән әниләр һәм кызларның күзләрендә яшь бөртекләре җемелди, әтиләр сынатмаска тырыша. Ә егетләр... алар берсе дә сер бирми гөрләшә. Ерак билгесезлек алгысыган күңелне бераз шомландыра да, яшьлек романтикасы булып, үзенә тарта да шикелле...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев