Актаныш

Илһам яшьне сорамый

Хәзерге заманда шигырь укучылар, аларны яттан сөйләүчеләр бармак белән генә санарлык. Чөнки барыбызны да интернет шаукымы үзенә бөтереп алды. Өлкән яшьтәгеләр исә башкалар җырлаганны, сөйләгәнне генә тыңлап хозурланырга ярата. Ә менә Нәсимә әби Хашимова 95 яшендә барыбызны да шаккаттырып, Әнгам Атнабаевның шигырьләрен яттан сөйли. Алай гына да түгел, үзе дә...

Хәзерге заманда шигырь укучылар, аларны яттан сөйләүчеләр бармак белән генә санарлык. Чөнки барыбызны да интернет шаукымы үзенә бөтереп алды. Өлкән яшьтәгеләр исә башкалар җырлаганны, сөйләгәнне генә тыңлап хозурланырга ярата. Ә менә Нәсимә әби Хашимова 95 яшендә барыбызны да шаккаттырып, Әнгам Атнабаевның шигырьләрен яттан сөйли. Алай гына да түгел, үзе дә шигырьләр чыгара. Күзлек тә кими газеталар укый. Һуш-зиһене дә анык, хәтере дә бик яхшы аның.
95 яшен каршылаган көннәрдә хәлен белик дип янына баргач та, тормышын чагылдырган, үзе язган шигырен сөйләп каршы алды ул безне. Ак әбиләргә хас мөлаемлеге, ачык йөзе, сөйкемлелеге белән үзенә тартып тора Нәсимә әби. Күпне күргән күзләреннән әле дә тормышны яратучы нур бөркелә. Мондый күтәренке күңелле, һәр нәрсәдә яхшылык кына күрүче, бернидән дә зарланмаучылар бик сирәк шул. Язмам герое - шундыйларның берсе.
... Тәкмәк авылында Хашим һәм Фәрхиямалның биш балалы гаиләсендә беренче булып туа Нәсимә әби.
- Әти алдынгы колхозчы иде. Әйбәт эшләгәне өчен самолетка утыртып авыл өстеннән дә әйләндерделәр. Әни мәктәптә эшләде. Һәм 100 яшькә җитеп үлде, - дип искә ала ул.
Балаларын да үзләре шикелле хезмәт сөючән итеп тәрбияли алар. Башлангыч белемне туган авылында ала. Аннан укуын Мәчти авылында дәвам итә. Соңыннан Югары Яхшый мәктәбенә бара. Хезмәт юлын исә Пучы авылындагы китапханәнең буфетында башлый.
Шунда эшләгән вакытта бик күп китаплар укый. Шагыйрьләрнең шигырьләрен ятлый. Матур гына эшләгәндә, фин сугышы башлана. Кызны кабат туган авылына кайтаралар һәм хуҗалык мөдире итеп куялар.
Яшь кенә булса да, төгәллекне ярата ул. Шуңа да авылдашлары аны Югары Яхшый кибетенә сатучы итеп тәкъдим итәләр. Анда алты ел хезмәт куя. Авылдашларының ихтирамын казана. Аралашучан, шат күңелле булуы белән үзенә җәлеп итә.
Бөек Ватан сугышы башлангач, кабат колхозда эшли башлый. Ирләр кулы җитмәгән бар эштә дә катнаша ул. Торф та чыгара, терлек тә карый, урман да кисә.
1943 елда язмыш аны Үрәзмәт авылы егете белән таныштыра. Нәсимә әби ул вакытларны кызык итеп искә ала.
- Безнең авылга Үрәзмәттән Зиннур Хаҗиев дигән егет килде. Шул безгә керде дә: "Мин сине алып китәм", - диде. Үзем дә сизмәстән, аңа ияреп киттем. Шулай итеп кияүгә чыктым, - дип көлә героем.
Зиннур исә сугыштан бик каты яраланып кайткан була. Шул авыртуларыннан мантый алмыйча, 1949 елда дөнья куя. Бер кызы белән ятим кала Нәсимә әби. Әмма авырлыклар алдында бирешми. Җиң сызганып эшләвен дәвам итә.
1953 елда япон баскакларын җиңеп, туган авылы Тәкмәккә кайткан авылдашы Җиһангирга кияүгә чыга. Бер-бер артлы алты кызлары дөньяга килә. Ирле-хатынлы колхозда тир түгә алар. Терлекчелектә хезмәт куялар. Барысы да кул белән эшләгән заман булуын искә алсак, Нәсимә әбинең куйган хезмәтләрен санап кына да бетерерлек түгел. Атлар да карый, сыер да сава, бозаулар да тәрбияли... Һәрвакыт алдынгы урыннарда бара. Тырыш хезмәтләре өчен атказанган колхозчы исеменә лаек була.
- Эшләгәннәрне сөйли китсәң, бер китап җитмәс, кызым, - ди ул. Колхозда эшләгәнеңә карап, хезмәт хакы исәбеннән икмәк бирү бар бит. Бер елны Җиһангир белән икебезгә 90 центнер икмәк алдык. Алай гына түгел, Шәймәрдәнов исемендәге колхозның планы үтәлсен дип, 10 дуңгыз баласы алып, үстереп, кире колхозга тапшырдык.
Шулай матур гына яшәгәндә, язмыш дигәнең әлеге гаиләнең ишеген янәдән шакый. 1967 елда, Нәсимә әбине җиде кызы белән ятим калдырып, Җиһангиры каты авырудан вафат була. 44 яшьлек хатынның иңнәренә ялгыз канат белән балаларын кеше итү бурычы йөкләнә. Юк, куркып калмый ул. Киресенчә, теше-тырнагы белән алга бару өчен тырыша, тырмаша. Колхоз эшеннән тыш, итекләр баса, авылдан авылга йөреп сандыклар буйый. Кичләрен утырып, кызларына гына түгел, авылдашларына да киемнәр тегә. Ничек итсә итә, кызларын кеше арасында ким-хур булмаслык итеп үстерә.
Авырлыкларны җиңәргә исә сәнгатьне яратуы булыша. Йөрәге гаҗизлектән парә-парә килгәндә, күңел түрендәгесе шигырь юлларына әйләнеп, тышка ургыла. Кызларын да үзе үрнәгендә сәнгатьне яратырга өйрәтеп үстерә.
- Дилбәрем үзем шикелле шигырьләр ятлый. Арып-талып эштән кайтып керәм дә: "Әйдә, кызым, шигырь сөйлә әле", - дим. Аның сөйләгән шигырьләре белән барлык аруларым да онытыла. Дилә кызыма гармун алып бирдем. Ул анда уйнарга өйрәнде. Аңа да: "Кызым, уйна әле", - дим. Ул уйный, мин җырлыйм. Шул рәвешле кайгылар да, арулар да юып алгандай юкка чыга.
Нәсимә әби болар хакында сөйләгәндә, кызы Дилә апа кулына гармун алып, уйнап җибәрде. Нәсимә әби исә моңлы тавышы белән җыр сузды. Әлеге күренешне үз күзләрең белән күргәч, күңел тула. Ана белән бала арасындагы мәхәббәтнең никадәр көчле икәнлеген монда сүз белән генә аңлатып бетерү мөмкин түгел.
Яшь вакытта да сәхнәләрдән төшми Нәсимә әби. Җирлектә үткәрелгән бер генә чара да аннан башка узмый. Шигырен дә сөйли, өздереп җырлый да.
- Бервакыт Әлфия Авзалова килә дигәч, аны мунча ягып көтеп тордым. Концерттан соң икәүләп мунча кердек. Аның бик кайгылы вакыты иде. Туганы үлгән, аның балалары ятим калган. Аларны балалар йортына тапшырганнар. Әлфия елый. Үзем карар идем, гел юлда бит, ди. Шунда аны юатып, рухи яктан көч биреп җибәрдек.
Бер хәтер китабын актара башлагач, тиз генә туктатып булмый икән. Гомер елларының һәрберсе бүгенгедәй күз алдына килеп баса аның.
- Шулай тормышны яратуның, озын гомерле булуның сере нидә? - дип Нәсимә әбигә төбәлдем.
- Эш сөяргә кирәк. Үзеңә тапшырылганны җиренә җиткереп үтәргә кирәк. Шулпа ашагыз. Аның файдасы күп, - дип тә өстәде ул.
Моннан ел ярым элек Нәсимә әбигә Актаныштан ветеран йорты биргәннәр. Хәзерге көндә ул шунда кызлары Ания һәм Дилә белән гомер кичерә. Йорт-җире чип-чиста, көлеп тора аның. Башка кызлары - Зәнфирәсе, Резедасы, Дилбәре, Динәсе дә әниләрен онытмый. Һәрчак хәлен белеп торалар. Ни кызганыч, өченче кызы Гүзәлиясе генә вакытсыз вафат була. 42 яшендә Мәскәүдә машина бәрдерә аны. Нәсимә әбинең җанының бер кисәге шул вакытта өзелә.
- Әниебезне бик яратабыз. Ул бик кешелекле булды. Хәзер дә шулай. Әнкәй һәрвакыт сүзендә торды. Нәрсә әйтсә дә, шуны үти иде. Барлык аналар да балаларын безнең әнкәй кебек милли тәрбия белән үстерсә, милләтебез беркайчан югалмас, - ди Дилә апа.
- Әнкәй безне эш сөяргә өйрәтеп үстерде. Аның тормышны яратуы, көр күңелле булуы безгә дә күчә. Безгә күңелсезләнергә һич тә ирек бирми ул. Әнкәйне юбилее белән ихластан котлыйбыз. Шулай безне куандырып яшәсен иде әле дибез, - ди Ания апа.
Кызларына гына түгел, туганнарына да төпле киңәшче Нәсимә әби. Хәзер дә аны яратып киләләр, киңәшләрен сорыйлар.
- Нәсимәттәй - безнең әнкәй урынына калган апабыз. Без аны бик яратабыз. Аның киңәшләренә колак салабыз. Туганлык җепләрен өзмичә аралашып яшибез, - ди энесе Мөбәрәк абый. Сүзебезгә аның тормыш иптәше Рәсимә апа да кушылды.
- Нәсимә апа шундый һушлы, зиһенле, эшчән. Аның балалары да шундый. Аңа тыныч картлык телибез. Бик дини дә ул. Барлык догаларны яттан сөйли. Кызларына бүген дә олы таяныч. Алдагы көннәрендә дә шушылай матур гомер итүен телибез.
Нәсимә әби белән аралашудан үзебезгә дә рухи көч алып кайттык без.
1 февральдә үзенең 95 яшен түгәрәкләүче әлеге ак әбигә сәламәтлек, бәхет, балаларының, 14 оныгының, 13 оныкчыгының дәүмәтен күреп, якыннарын һәрчак шулай сөендереп яшәвен телибез.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: