Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Илданга – илбашы котлавы

Бөек Җиңүнең 72 еллыгын каршы алган көн Актаныштан Гөлинә һәм Наил Исламовлар гаиләсе өчен икеләтә бәйрәмгә әверелә - 9 май көнне аларның көтеп алган уллары дөньяга аваз сала. Исемнең дә аңа бик мәгънәлесен сайлап, ил даны, ил мактанычы дигәнне белдерүче Илдан дип куштылар. Актанышта бу ел башыннан илленче бала булып...

Бөек Җиңүнең 72 еллыгын каршы алган көн Актаныштан Гөлинә һәм Наил Исламовлар гаиләсе өчен икеләтә бәйрәмгә әверелә - 9 май көнне аларның көтеп алган уллары дөньяга аваз сала. Исемнең дә аңа бик мәгънәлесен сайлап, ил даны, ил мактанычы дигәнне белдерүче Илдан дип куштылар.
Актанышта бу ел башыннан илленче бала булып теркәлгән Илданга туу турында таныклыкны һәм Татарстан Президентының шәхси котлау хатын 18 май көнне район ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гөлфинә Мөхәмәдиева бәхетле әти-әнигә тантаналы шартларда тапшырды.
- Кызыбыз Юлианага бер яшь тә ике ай гына әле, аңа иптәшкә менә Илданны алып кайттык. Гаиләбез түгәрәкләнде. Балаларыбызны тәрбияле, тәүфыйклы итеп үстерергә насыйп булсын. Әти-әниләребез яныбызда, шунысы бер рәхәт, аларга ихлас борчылып, ярдәмләшеп торулары өчен зур рәхмәт, - дип сөйләгән килене Гөлинәгә кушылып, каенанасы - Уразай авылыннан Әнисә Исламова да сөенече белән уртаклашты:
- Безнең гаиләдә өч бала булды, өчесе дә малай. Кызлар да үстерәсе килгән иде. Шөкер, бүген өч улыбызга алты оныгыбыз, аларның дүртесе - кызлар. Шулай итеп, кыз үстерү рәхәтен дә татыдык. Бүген исә менә нәни угыл онык кайта йортка. Балаларны бергә-бергә үстерергә, аларның сөенечләрен генә күреп яшәргә язсын!
- 15 май - Гаилә көне уңаеннан оештырылган әлеге чарада бәхетле әти-әни белән бергә бәхетле дәү әти-дәү әни дә катнаша. Өч буын бергәлеге - ул чын, нык, төпле күркәм гаилә үрнәге. Районыбыздагы һәр гаиләгә дә шушы бергәлек җылысын тоеп яшәү рәхәтен татырга язсын, - дигән теләкләрен җиткерде ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гөлфинә Баян кызы.
Сүз уңаеннан, бу ел башыннан районыбызда 80 бала туган, узган елның шушы чоры белән чагыштырганда ул 31 балага кимрәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев