Бөтен илне канлы яшь түгәргә мәҗбүр иткән Әфганстан сугышы Актаныш районын да читләп үтмәгән. Ил алдындагы бурычларын үтәргә киткән җирдән 6 райондашыбыз газиз туган туфракларына цинк табутта кайткан. Исәннәре дә әлеге сугыштан гомерлек җан һәм тән җәрәхәте алган. Андыйлар да районыбызда дистәләр белән исәпләнә.
Яңа Кормаш авылыннан Әфган сугышын 5...
Бөтен илне канлы яшь түгәргә мәҗбүр иткән Әфганстан сугышы Актаныш районын да читләп үтмәгән. Ил алдындагы бурычларын үтәргә киткән җирдән 6 райондашыбыз газиз туган туфракларына цинк табутта кайткан. Исәннәре дә әлеге сугыштан гомерлек җан һәм тән җәрәхәте алган. Андыйлар да районыбызда дистәләр белән исәпләнә.
Яңа Кормаш авылыннан Әфган сугышын 5 бөркеттәй егет - Хафизов Илдар, Хафизов Азат, Мирзаһитов Рафак, Салахов Дилүс, Акмалов Айдарлар кичкән. Алар да, башкалар кебек үк, хәрби хезмәткә чакырылган җирдән сугышка кергән. Әти-әниләренә хат юллау түгел, үсмерлектән яңа чыккан малайлар үзләре дә кая җибәрелүләрен аңламаганнардыр ул чакта.
Шөкер, әллә әниләренең теләкләре кабул була, әллә егетләр үзләре "күлмәктән" туа - биш егет тә сугыштан исән кайта. Җан яралары да әкренләп тартыла башлый аларның. Әмма Әфганстанда бер аягын калдырып кайткан Илдар Нәсих улы Хафизов кына, 1999 елда, яралардан мантый алмый якты дөнья белән хушлаша. Ул вакытта Яр Чаллы шәһәрендә яшәгән Илдарның үлемен газизләре генә түгел, сугышчан дуслары да, авылдашлары да бик авыр кабул итә. Әфган җире өчен кан койган егеткә ул вакытта нибары 36 яшь була…
Еллар үтсә дә, энесен югалту ачысы белән килешә алмаган Ришат Хафизов, Рәсүл Харисов һәм Марат Хабибуллин белән берлектә, 2006 елда Яңа Кормашта беренче тапкыр Илдар Хафизов истәлегенә шашка турниры оештыра. Ул вакытта, мөгаен, алар бу башлангычның күркәм традициягә әверелеп, ярышның географиясе берничә ел эчендә шактый киңәер дип өметләнмәгәннәрдер дә. Беренче турнирда авыл халкы гына катнашкан булса, инде алдагы елда бу ярыш күрше авылларны да үзенә җыя. 2008 елда оештыручылар турнирга шахматсөярләрне дә чакыра. Шул рәвешле унтугыз ел элек арабыздан киткән Илдар Хафизов менә 13нче ел рәттән халык күңеленә февраль саен кайта.
Ярышларда катнашырга теләүчеләр саны быел алтмышка якын булып, алар арасында якын-тирә авыллардан гына түгел, Актанышның үзеннән, Минзәлә, Мөслим районнарыннан, Яр Чаллы, Казан шәһәрләреннән дә бу спорт төрен үз итүчеләр бар иде. Шунысы игътибарга лаек, әлеге турнирга бер тапкыр килгән кеше аны ел да көтеп ала. Минзәлә районы Татар Мөшегесе авылыннан Әнвәр Камалов әнә шундыйлардан. Быел ул шашка буенча искиткеч көчле уен күрсәтеп, җиңүче исемен лаеклы рәвештә яулады. Шахмат турнирында исә абсолют җиңүче булып Яр Чаллы шәһәреннән Айзат Вәгыйзов танылды. Шахмат буенча хатын-кызлар арасында беренчелек Роза Гимазовада булса, шашка төрендә Гөлинә Хафизовага тиңнәр табылмады.
Нет комментариев