Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Илдар хәзрәт Баязитов: Изоляция вакытында көненә 2 мең кешегә кайнар ризык тараттык

Казанда «Тормыш юлы» акциясе дәвам итә һәм хәзер көн саен мохтаҗларга 150 ланч-бокс өләшәләр.

(Казан, 28 октябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Коронавирус белән бәйле изоляция чорында Казанда «Ярдәм» милли ислам хәйрия фонды көненә 2 мең мохтаҗ кешегә кайнар ризык тараткан. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Татарстан мөфтиенең социаль мәсьәләләр буенча киңәшчесе, «Ярдәм» милли ислам хәйрия фонды советы рәисе Илдар Баязитов хәбәр итте.

«Изоляция чорында „Тормыш юлы“ акциясен оештырып, көненә 2 мең кешегә кайнар ризык тараттык, хәзер көненә 150 ланч-бокс өләшәбез. Аена 500 ләп азык-төлек җыелмасы өләшәбез», — диде Илдар хәзрәт.

Реклама

Аның сүзләренчә, изоляция чорында кайнар ризык кына түгел, волонтерлар дарулар белән дә, башка төрле ярдәм дә күрсәткән. 97 мең мохтаҗ кеше ярдәм алган.

«Ярдәм» хәйрия фондының матбугат хезмәтендә хәбәр иткәнчә, «Тормыш юлы» акциясе дәвам итә. Чара кысаларында урын-өстендә ятып авыручыларга, ялгыз һәм ярдәм итәр кешесе булмаучыларга, сукбайларга гомумән, мохтаҗ кешеләргә азык-төлек өләшәләр. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X