Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Илдус Салихҗан улы Ярмиев арабыздан китте...

Актанышның һәм район авылларының социаль-икътисадый үсешенә, төзелешенә үзеннән бик зур өлеш керткән ветеран-җитәкче Илдус Ярмиев арабыздан китте. 80 яшен тутырса да, әле ул яшь ир-егетләргә алыштыргысыз тынгысызлыгы, тырышлыгы белән аерылып тора иде. Илдус Ярмиев 1936 елның 6 июнендә Иске Солтангол авылында колхозчы гаиләсендә туа. Солтангол башлангыч, Иске Богады җидееллык, Актаныш...

Актанышның һәм район авылларының социаль-икътисадый үсешенә, төзелешенә үзеннән бик зур өлеш керткән ветеран-җитәкче Илдус Ярмиев арабыздан китте. 80 яшен тутырса да, әле ул яшь ир-егетләргә алыштыргысыз тынгысызлыгы, тырышлыгы белән аерылып тора иде.
Илдус Ярмиев 1936 елның 6 июнендә Иске Солтангол авылында колхозчы гаиләсендә туа. Солтангол башлангыч, Иске Богады җидееллык, Актаныш урта мәктәпләрен тәмамлый.
1954 елда Казанда электрчылар әзерли торган 2 еллык курсларда, Чистай авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлый.
Туган ягына кайтып, "Коммунизмга" хуҗалыгында хезмәт юлын башлый. Автомеханик, баш инженер, техник хезмәт күрсәтү механигы булып эшли, электрчылар бригадасын җитәкли.
1975 елда авыл хуҗалыгы институтының механика факультетын тәмамлый. Минзәлә ПМКсының Актаныш участогына мастер итеп билгеләнә.
Лаеклы ялга киткәнче аның язмышы шушы оешма белән бәйле. Мастерлыктан җитәкче дәрәҗәсенә күтәрелә. 21 ел шушы оешма белән идарәчелек итә.
1996 елда лаеклы ялга чыкса да, 2001 елга кадәр эшләвен дәвам итә.
Илдус Салихҗан улы җитәкчелегендә районда авыл хуҗалыгын механикалаштырыла. МСО төзегән барлык объектларга электр линиясе үткәрү, су, җылылык торбаларын сузу, эчке һәм тышкы канализациясен ясау, тоташтыру кебек четерекле эшләрне башкаралар алар. Барлык авылларны да диярлек су белән тәэмин итү системасын көйлиләр.
Кешеләрнең яшәеш-көнкүрешен яхшыртуга куйган хезмәтләре бәяләп бетергесез. Дәүләт тарафыннан төрле бүләкләр алуына карамастан, халык рәхмәте алар арасында иң дәрәҗәлеседер.
Үрнәк гаилә башлыгы тормыш иптәше Гыйльминур Мосабир кызы белән 50 ел бергә бик тату гаилә булып яшәделәр. 3 ул тәрбияләп үстерәләр, аларга югары белем бирәләр, тормышта үз юлларын табарга булышалар.
Мәрхүмнең авыр туфрагы җиңел, урыны җәннәттә булсын. Хатынының, балаларының, оныкларының авыр кайгысын уртаклашабыз. Аларга сәламәтлек, түземлек, сабырлык телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев