Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Илеш районында бүген иртәнгә Бөек Ватан сугышы ветеранын үтергәннәр

Илеш районының Кадер авылында 25 августта иртән 95 яшьлек Бөек Ватан сугышы ветеранын үтергәннәр. Аның үле гәүдәсенә һәр иртә хәлен белергә килүче социаль хезмәткәр юлыккан. Ул полиция чакырткан. Мәрхүм ирнең гәүдәсе вәхшиләрчә күп тапкырлар пычак белән чәнчелгән булган.

Сугыш ветераны районда хөрмәткә лаек кеше булган, ул озак еллар урындагы мәктәптә эшләгән.

Вакыйга урынына Илеш районы прокуроры Салават Шәмсетдинов та килгән. Тикшерүчеләр һәм полиция хезмәткәрләре килгән. Җинаять эше Тикшерү комитетының аерым контролендә тора. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев