Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Илфак Шиһаповның соңгы язмалары...

Аның һәр җөмләсе гади, шаяру катыш үтемле... Әлеге язмаларда аның чынбарлыгы, хыял-ниятләре дә чагылып киткәндәй була. Яшисе дә яшисе иде бит әле... Хезмәттәшебез Илфак Шиһаповның "Шәһри Казан"да дөнья күргән берничә язмасын сезнең игътибарга тәкъдим итәбез. Аның һәр җөмләсе гади, шаяру катыш үтемле... Әлеге язмаларда аның чынбарлыгы, хыял-ниятләре дә чагылып киткәндәй...

Аның һәр җөмләсе гади, шаяру катыш үтемле... Әлеге язмаларда аның чынбарлыгы, хыял-ниятләре дә чагылып киткәндәй була. Яшисе дә яшисе иде бит әле...
Хезмәттәшебез Илфак Шиһаповның "Шәһри Казан"да дөнья күргән берничә язмасын сезнең игътибарга тәкъдим итәбез. Аның һәр җөмләсе гади, шаяру катыш үтемле... Әлеге язмаларда аның чынбарлыгы, хыял-ниятләре дә чагылып киткәндәй була. Яшисе дә яшисе иде бит әле...
«Әни вафат, аңардан гафу үтенә алмый калдым»
Автовокзалдан такси белән редакциягә кайтам. Таксист, 40ның өстендәге ир, алдыбызга терәлеп диярлек бер машина кергәч, сүгенү сүзләре кулланмыйча гына шундый итеп әйтеп куйды - бала тәннәре чыгарлык булды.
Аннары рөхсәт сорап, тәмәке кабызды. «Ташлап караганыгыз юкмы?» - дидем мин, үземнең дә шул әшәке нәрсәне ташлый алмавымны искә төшереп. «Уразага кергәч ташлыйм, - диде таксист, бик ышанычлы гына. - Ул чакта авыр булмый».
Киттек. Казан «бөкеләре» сөйләшергә мөмкинлек бирә ул. Таксист миңа карамыйча гына ачылып китте:
- Әлмәттән мин. 42 яшемнең 35 елын тартам. Шулай үстек бит инде. Әни укытучы иде. Мөстәкыйльлек кирәген аңлагандыр, җиде-сигез яшемдә үк өлкәнрәк малайлар белән төнгә балыкка җибәрә иде. 90нчы елларның бөтен дәһшәтен үттем. Сугыштым да, талаштым да. Төрлесе булды. Төрмәдән чак калдым, барлык дусларым да диярлек утырып чыкты.
Күбесе җир куенында инде. Ә мин менә исән. Эчтем, яшермим дә. Әнигә 80 яшь тулгач, эчүемне ташларга булдым. Әнине бик нык яратканмын икән. Шулкадәр юксынам! Бер генә тапкыр булса да сөйләшеп утырасы иде, бер генә кочаклыйсы иде үзен. Ташладым аракыны, айлар буе эчеп ятулар бетте. Әни шул ук елны вафат булды. Яшермим, вакыт-вакыт үтереп «саласы» килә. Тик эчмим - ярамый. Менә хәзер тәмәке тартуны да ташларга уйлыйм. Әле исәнлек бар, яши башлаган гына кебек. Эчү аркасында аерылдым инде, үзем генә яшәргә өйрәндем. Килеп-китеп йөрүче хатын-кызлар бар, тик берсе дә ышанып гаилә корырлык түгел кебек. Бәлки мин ялгыз яшәргә өйрәнеп беткәнмендер. Эчмәгәч, рәхәт бит. Баш авыртмый, акча бар...
Таксист ир, тәмәкене ташлая¬чагы турында сөйләп, күңелне кымырҗытты. Шундый ышанычка нинди сәбәп барлыгын сорадым.
- Әни вафат. Эчкәнем, тартканым өчен аңардан гафу үтенә алмыйм. Менә шул гына, - диде ул, бераз уйланып баргач. - Брат, исән булса, мөмкинлегең булу белән, әниең янына кайт, безне бу җирдә яраткан бердәнбер кешеләр - әниләр ул...
Таксидан төшеп калуга ук, урам уртасында баскан килеш, әнигә шалтыраттым. 1 марттан тәмәкене дә ташлаячагым турында әйтеп шатландырасым килде үзен.
01.03.2017
Шәһри Казан
«Бүгенге заман туташларын чын күңелдән кызганам»
25 яше тулып килүче бер таныш кыз зарлана: «Кияүгә чыгарга вакыт җиткәнен дә беләм, тик кемгә? Бер-ике тапкыр очрашып алырга теләгән егетләр күп, тик менә кияүгә алам дигәне юк бит!» 21е тулырга маташучы икенче кыз: «Юк, егет тә юк, очрашкан да юк. Тагын бер-ике ел көтәм дә үземә иптәшкә бәбәй табам да үстерәм. Эшем бар, торыр урыным бар...» - ди.
30ы тулып килүче яки тулып киткән берничә туташтан әзрәк башкачарак сүзләр: «Ичмасам, берәр нормальный ир очраса, бәби табып булса да каласы иде», - дигәнне ишетәм.
Егетләр юк, ирләр юк диярсең. Ә бит болай караганда, бар кебек алар.
Эчкечелектән дәвалый, дөрес¬рәге, «запойдагы»ларны айныта торган клиника. 45ләп ир-ат ята. Күбесе -30-35 яшьлекләр. Болар инде берничә тапкыр кодлаштырылган, айнырга, тормыш корырга уйламаучылар. Эш кайгысы да, гаилә кайгысы да юк боларда...
...Наркоманнарны дәвалый торган үзәк. Алтмышлап кеше ята, күбесе - 22-30 яшьлек егетләр. Болар - ныгытып наркотик кулланучылар, ни аяныч, тик әйтми булмый: болар инде кеше була алмая¬чак. Чаллыда яшәүче бер туташ кияүгә чыкты. Ире матур сөйли, киенә, каядыр эшләп тә йөри. Өч айдан ир «передозировка»дан җан тәслим кылды. Әле дә авырга узмаганмын, дип шатлана бүген ул ханым.
Төрмәләр яшь ирләр белән тулган, күпме ир-ат ир-атларны ярата, күпмесе авыру! Ходаем, әле дә бу җиргә хатын-кыз итеп тудыр¬магансың дип шатланып утырырга гына кала.
Башкортстаннан бер таныш кыз белән телефоннан сөйләшәбез. Ул иптәш кызында кунакта. Телефоннан бала елаганы ишетелгәч, кем баласы, дип сорадым. Иптәш кызыныкы икән. Ире юк, аерылыштылар, диде. Авырлы чагында да бер сәбәпсезгә хатынын кыйный торган булган.
26 яшьлек бер егет белән сөйләшәм. Буе - метр да туксан. Төскә-биткә дә чибәр генә. Акча да эшли, машинасы да бар. Яшь кызларга менә дигән кияү кебек инде. «Илфак абый, нигә ул кызлар миңа?! Миңа машинасы, фатиры, акчасы булган олырак берәр хатын кирәк. Ичмасам, рәхәтләнеп яшәп калыр идем», - ди. Озак йөрмәде, кырыклар тирәсендәге бер хатын тапты бугай ул.
Тагын бер кыз сөйли:
- Иске яңа елны бәйрәм иткәндә, ике егет иптәш кызым белән мине кафега дәштеләр. Матур гына утырдык. Тик менә официант счет китергәч боларда акча юклыгы ачыкланды. Үзем түләдем инде.
Мондыйлар белән тормыш корып буламы?! Буладыр бәлки, тик озакка түгел.
...Узган елның беренче яртысында Казанда барлыгы 4112 гаиләгә нигез салынган. Бу, алдагы елның шул вакыты белән чагыштырганда, 420 гаиләгә азрак. Икенчедән, шул ук беренче яртыеллык¬та гына да 2360 пар аерылышкан. Ә бит бу яктан Казан - Идел буе округында иң яхшы күрсәткечләргә ия булган шәһәр. Россия буенча алсаң, һәр 1000 гаиләнең уртача 650се таркала. Кайбер өлкәләрдә бу сан 750гә җитә. Тарихта мондый хәлнең күзәтелгәне булмаган.
Спортзаллар, матурлык салоннары ханымнар вә туташлар белән тулган. Матуррак булсам, кияүгә тизрәк алырлар, дип хыялланучылар болар. Ләкин бүген егетләр матурлыкка кызыкмый. Хәер, юк - кызыга, тик бер-¬ике кич өчен генә. «Чибәр хатын - синең хатын гына түгел ул» дигән гыйбарә ныклап кереп утыр¬ган бүгенге егетләр һәм ирләр башына. Тормыш итәр өчен алар чибәрләрне түгел, бай кызларны эзлиләр.
Бүгенге заман туташларын чын күңелдән кызганам. Кызганам да, күпмедер горурланам да алар белән. Ялгыз булсалар да, тормыш¬ларын көйлиләр, баласын да табалар, фатирын да алалар. Хатын-кыз - ил тоткасы, дигән әйтем бүген дөреслеккә бик туры килә.
31.01.2017
Шәһри Казан
72 яшендә кызы туган Нурлат бабаена Илфак Шиһапов ни өчен рәхмәт укый?
Нурлат ягыннан искиткеч күңелле хәбәр килеп иреште: 72 яшлек бер бабайның үзеннән 34 кенә яшькә яшьрәк хатыны бәбәйләгән.
Күңелгә рәхәт булып китте, чөнки сер булса да әйтим, инде 48 тулса да, әле бер булса да бәбәй таптырып, үстерәсе килә минем. Чынлап, мәгәр. Яратам балаларны. Почти ике тапкыр өйләнеп, торып караган булсам да, өйләнү теләге дә ничектер бетмәгән икән әле. Әлеге Нурлат бабае турындагы хәбәрне ишеткәч, аның хатыны яшендәрәк булган бер хезмәттәшем һич гаҗәпләнмичә генә: "Ә нәрсәсе бар, исәнлеге булса, пенсиясе стабильно килә бит аның, үсә инде ул бала", - дип куйды. Чынлап та, татарда: "Һәр бала үз ризыгы белән туа" - дигән гыйбарә дә бар ич.
Минем бер ераграк бабайның соңгы малае, үзенә җитмеш алты тулгач туган. Үзе үстереп, кеше итеп, аякка бстырган аны йөзгә кадәр диярлек яшәгән бабакай. Ну, анда хатыннар да бер-ике генә булмаган инде булуын - бергә үстерешкәнннәрдер.
Минем беренче хатыннан туган балалар күптән үсеп бетеп, үз тормышлары белән яшиләр инде. Икенче "пачти" хатын булганына да, торак мәсәләсен хәл итештеп, анысы да егет булып килә. Өч бала-баламени - тагын кирәк. Тик кемнән таптырырга? Нурлат бабакай хатыны кебекләрне эзләргә әлегә ярамый - монысына махсус маддә каралган, ниндиерәкне эзләргә соң?! Әле бит бала ясау өчен мәхәббәт дигән бер "кәһәр" хис тә кирәк диләр. Анысын табып булырмы икән? Нинди була соң анысы? Газетабызның баш мөхәрррирернә шушындыйрак нәрсә языйм әле дигән идем, "Яз" - диде. Бәлки гәҗит аша табып буладыр ул башларны иләсләндерә торган, искиткеч мәхәбббәтне? Әллә танышу сайтына мазар белдерү биримме икән? "Вконтакте" сайтында язгалыйлар үзе язуын да, тик интернет аша танышу, ничектер, мунча төннегеннән карап кыз сайлап йөргәнне хәтерләтә миңа.
Юк, тегеләй уйласам да, болай уйласам да, бәләкәй бәбәй тәрбияләп үстерәсе килү теләге сүнми бит. Ул сабыйның беренче авазлар әйтүенә, беренче үрмәли башлавына, беренче адымнарына,беренче сүзләренә шатланулар... Тормышның бар асылы шунда түгелмени?! Юк,теләсә ни дисенннәр,тагын бер өйләнеп,бер булса да бәбәй үстереп карыймәле мин. Уемда да юк иде инде кебек, шушы Нурлат бабае күңелне кузгаты. Ул булдырганны мин булдыра алмаммы әллә? Рәхмәт сиңа абзый, яшәргә өмет биргәнең, омтылырга максат биргәнең өчен. Хәзер синеке кебек яшьрәк хатын табасы гына калды. Анысы гына җайланыр дип уйлыйм -статистика әлегә безнең яклы....
13.10.2016
Шәһри Казан
Кем кемне җиңәр?
Соңгы вакытта Фәрит белән Алия бик матур яши башладылар. Әллә 20 елдан артык «Кем кемне җиңәр?» дип астыртын алып барган сугыш икесен дә туйдырып җибәрде, әллә балаларның берәм-берәм үсеп аякка басуы үзенекен итте - тынычланды аларның тормышы. Талаш юк, кычкырыш юк, китапларда язганча, «Хәерле иртә!», «Тыныч йокы!», «Ашың тәмле булган, кадерлем»...
Баштагы мәлне Алиянең кирәксә-кирәкмәсә чәрелдәве туктауга, үзен ничектер ятим калгандай сизгән Фәрит соңгы вакытта аракыдан да бизә башлады. Ә элегрәк иренең атнага бер булса да дуңгыз булып мыркылдаганчы эчүенә ияләшкән Алия үзенең нишләптер чәрелдисе килмәвенә аптырады.
Йортка таң алдыннан таллар арасыннан бормаланып аккан елгаларда гына була торган тынлык иңде. Сабырлык рухы белән сугарылган көннәрнең берсендә, тынычланып, тәмләп кенә чәй эчкән мәлдә, үз уйларына чумып утырган Алия мышный-мышный чәй шопыручы Фәриткә карап әйтеп куйды:
- Түбән оч Гамир кичә, базарга барып, хатынына егерме җиде канәфер чәчәге алып кайткан. Тегесенә егерме җиде генә яшь икән әле.
Фәрит бушаган чынаягын хатынына таба сузды.
- Аңгыраның аңгырасы инде. Барлы-юклы акчасын да шуның ише юк-барга әрәм итеп бетерә, - диде ул, яңадан чәйгә тотынып.
Алия нигәдер сискәнеп китте.
- Ә менә синең миңа үз гомереңдә бер генә тапкыр да чәчәк бүләк иткәнең юк, Фәрит, - диде ул, тәрәзәгә карап. - Егерме елдан артык торсак та...
Фәрит чынаягын читкәрәк алып куйды:
- Ә синең үз гомереңдә миңа махмырдан, бер илле грамм булса да, аракы салып биргәнең бармы соң? Гамир үзе аңгырарак булса да, аны хатыны ачы балдан өзми ичмасам. Андый хатынга чәчәк кенә түгел, әллә нәрсә дә алып кайтып тоттырырсың.
- Әйсәнә, - диде Алия, кулын селтәп. - Сиңа әйткән мин тиле...
- Кара әле, Алия, - диде Фәрит, тавышын күтәрмәскә тырышып. - Хәтерлисеңме, теге сыер икене бозаулаган елны мин сиңа нинди тәмле хушбуй бүләк иткән идем?
- Иткән идең, иткән идең. Аннары шул игезәк бозауларны «юганда», аракы җитеп бетмәгәч, Җәмил белән шуны үзегез үк суга бутап эчкән идегез. Өч көн йөрдең аннары, киемнән, бөтен җирдән хушбуй исе килә дип.
Алия кинәт сулкылдап куйды. Фәрит авыр итеп бер сулап алды.
- Син бигрәк инде, Алия, - диде ул. Аз гына күзен йомып торгач: - Ә хәтерлисеңме, мин сине шәһәргә концертка алып барган идем? Әллә театргамы әле?
- Менә, менә, - Алия ничектер җанланыбрак китте. - Үзең хәтерләмисең дә шул, чөнки анда баргач та, син шул шәһәр хатыннары¬ның ботларыннан күзеңне ала алмадың. И-и, гомер буе кадеремне белмәдең инде-е. Йә эчтең, йә читкә карадың.
Кинәт Фәритнең күзләре әллә нәрсә эшләп китте. Ул утырган урыныннан әкрен генә торып басты да хатынына таба иелде.
- Ә син минем кадерне белдеңме соң? - диде ул, ниндидер ят тавыш белән. - Мин бу йортны салдым, гомер буе калхузда эшләдем. Миндә чәчәк кайгысы булды дип уйлыйсыңмы әллә?
Алия нигәдер урындыгын читкәрәк шудырып куйды.
- Син эшләсәң, мин балалар үстердем, - диде ул, еламсырак тавыш белән. - Өйдә дә тик ятканым булмады. Ашсыз тотмадым берегезне дә...
Фәрит, гомердә булмаганны, өйдә үк тәмәкесен кабызды.
- Балалар кемдә дә үсә ул, - диде ул, хатынына нәфрәтле караш ташлап. - Әнә көтүче Сабирҗан абзый, хатыны булмаса да, ачтан үлми. Әле корсагы минекеннән дә зуррак, битләре дә елкылдап тора. Ашарга пешердем, имеш... Пешермәскә иде. Йөрергә иде әнә сыер саварга.
Алия дә урындыгыннан торып басты. Аның күзләреннән дә ут бөркелә иде.
- Нәрсә, өйне үзем генә салдым диясең киләме әллә? Ә минекеләр күпме булышты?! Әле ул эчүләрең белән ничек эшеңдә асрадылар үзеңне?..
Фәрит тәмәкесен өстәлдәге чынаякка тыгып сүндерде дә идәнгә үк атып бәрде.
- Синекеләрнең булышуы шул эчкәндә генә булышу иде бит ул, - диде ир, хатынына якынрак килеп. - Алар эчкән аракыны шул ук Җәмилләргә эчергән булсаммы?!
... Бераздан беренче чынаяк идәнгә төшеп чәлпәрәмә килде. Аннары урындыклар ауды, өстәлдәге савыт-саба эскәтер белән бергә идәнгә төшеп тапталды. Тәрәзәләр арасына эленгән күкеле сәгать кыйшайды. Аннары ялтыравык электр самавыры тәрәзәдән тышка очты. Алия гомердә булмаганча чәрелдәде, ә Фәрит, яланаякка галош өстерәп, аракы эзләргә чыгып китте.
Ир белән хатын арасында озакка бармаган тынычлык чоры, ниһаять, ничек башланса, шулай бетеп, алар өйрәнгәнчә яши башладылар...
Гамирның бер бәйләм чәчәге бөтен эшне харап итте.
13.05.2017
чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/05/30/141573/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев