Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Илгиз Һидиятов: Химиотерапия, радиотерапия өчен Казанга кадәр килергә туры килмәячәк

«Сәламәтлек» илкүләм проекты кысаларында, Республика онкологик диспансерына 491 млн сумлык җиһазлар кайтарылган.

(Казан, 4 февраль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Химиотерапия, радиотерапия өчен кешеләргә Казанга кадәр килеп йөрергә туры килмәячәк. Бу хакта бүген «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә Республика клиник онкологик диспансеры баш табибы Илгиз Һидиятов сөйләде.

2020 елда Республика диспансерының Чаллыдагы һәм Әлмәттәге филиалларында яман шешне радиотерапия ысулы белән дәвалау гамәлгә кертеләчәк. Шул рәвешле, баш табиб ракны хирургия юлы белән дәвалау, химиотерапия, радиотерапия ярдәме барлык филиалларда да булачагын әйтте. «Бу дәвалау үтемле булсын өчен бик мөһим. Кешеләргә Казанга кадәр килеп йөрергә туры килмәячәк», — диде.

«Сәламәтлек» илкүләм проектының «Онкологик авыруларга каршы көрәш» федераль проекты кысаларында, Республика клиник диспансеры, Әлмәт һәм Яр Чаллы филиаллары медицина җиһазлары белән тәэмин ителгән. Баш табиб сүзләренчә, Республика онкологик диспансерына һәм филиалларына 491 млн сумлык җиһаз кайтарылган.

Реклама

«Без 2019-2024 елларга „Онкологик авыруларга каршы көрәш“ федераль проектында катнашабыз. Узган елда ул программа буенча авыр техника, МРТ-аппаратлар, рентген-диагностика җиһазлары, маммографлар сатып алынды. Алар онкологик авыруларны башлангыч стадиядә ачыкларга мөмкинлек бирә», — ди Илгиз Һидиятов.

2024 елга кадәр онкология хезмәтен ныгыту, җиһазлау өчен республикага барлыгы 2 млрд сум акча бүлеп бирү фаразлана. «Быел без радиотерапиядә кирәкле җиһазлар паркын яңартырга ниятлибез», — диде баш табиб. Ул, филиаллар белән берлектә, елына 350 меңләп пациент кабул ителүен әйтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев