Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

ҖИЛӘКЛЕ АКТАНЫШ: Урманда – черкиләр, сатуда җиләк бәяләре “тешли”

Каен җиләгенең быелгы бәясе безне “куркытты”.

Җәйне, халык, мөгаен, җиләкле булганга яратадыр да. Без кечкенәрәк чакта әбиләргә ияреп җиләккә йөрү гадәти күренеш иде. Үзенә күрә бер шөгыль итеп кабул итә идек без аны. Ул вакытта җиләк сатучыларны да хәтерләмим – булмаганнардыр да алар. Хәзер исә халык “җиләк бизнесы” дигән яңа шөгыль белән “җенләнә”.

 

 Инде бәясенә килгәндә, интернет чыганаклардан күренгәнчә, бер майонез чиләгенә (1 литр) бер мең­нән артык җиләк сыя. Аны быел  500 сумга саталар. Димәк, каен җи­ләгенең бер бөртеге 50 тиен­ләп тора. Былтыр җир җиләгенең биш литры 500 сумга сатылса, быел ике мәртәбә кыйммәтрәк. Майонез чиләген 300 сумга бирәләр. Әле узган ел гына анысы 100-200 сум иде.

 

Актаныш районында викторияне, гадәттә, чиләкләп саталар. Җиләк өлгерә башлаган чорда аның 5 литрлы чиләге 700-750 сум булса, хәзер бакча җиләгенең чиләген 500 сумга тәкъдим итә халык, мәктәпләрдә аны килограммы 150 сумнан саталар.

 

Ә менә каен җиләгенең быелгы бәясе безне “куркытты”. Ел да каен җиләге сатучы райондашыбыз быел 5 литр каен җиләгенә 2500 сум бәя куйган. (Чагыштыру өчен, узган ел бер танышым бер чиләк каен җиләген 1200 сумга алган булган). Сатулашсаң, бәясен бераз төшереп була булуын, әмма бәя барыбер “тешли”. Хәер, кеше бөртекләп җыйган җиләккә бәяне үзе теләгәнчә куя аладыр. Алу – алмау сезнең эш.  Аннан килеп, җәйнең әлеге нигъмәтен сатып алу мәҗбүри дә түгел: урманга чыгып, үзең җыйсаң да була. Җиләкле урыннарны белмәсәгез, әллә ни җыеп булмас, билгеле. Аның каравы, черкиләр үзегезне тансыклагандыр – хет аларның күңеле булыр!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев