Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

“Илләр, көннәр имин булсын”

- 8-9 яшьтән эшли башлаган буын бит без. Хәзерге тормышлар оҗмахның үзе ул, - дип каршы алды безне Рәгъбәрия әби Мирзаянова. Күзләре күрмәсә дә, колаклары начар ишетсә дә, үзен хөрмәт итеп килүчеләргә кат-кат рәхмәт укыды. Рәгъбәрия әбине күптән түгел генә кызы Рәйлә апа Яңа Әлем авылына үзе янына яшәргә алып...

- 8-9 яшьтән эшли башлаган буын бит без. Хәзерге тормышлар оҗмахның үзе ул, - дип каршы алды безне Рәгъбәрия әби Мирзаянова. Күзләре күрмәсә дә, колаклары начар ишетсә дә, үзен хөрмәт итеп килүчеләргә кат-кат рәхмәт укыды.
Рәгъбәрия әбине күптән түгел генә кызы Рәйлә апа Яңа Әлем авылына үзе янына яшәргә алып килгән. Моңа кадәр ул Яхшый авылында гомер кичергән.
- 65 ел гомерем шул авыл белән бәйле. Әле кызымда аз гына торам, инде яшәгән йортымны сагынам, -ди 26 октябрьдә үзенең 90 яшен түгәрәкләгән Рәгъбәрия әби.
Соңгы вакытларда сәламәтлеге нык какшаса да, заманында авыр эшләрдә эшләгән, тик торуны белмәгән ул. Пучы авылында, ишле гаиләдә, унсигезенче бала булып туган кызга кечкенәдән тормыш арбасына җигелергә туры килә. Әнисе Бибисәйдә белән әтисе Мирзаян гомер биргән балаларның дүртесе генә исән кала. Аларның икесе - ике уллары сугышта һәлак була. Рәгъбәрия апа кечкенәдән әнисенә ияреп, басуга чүп утарга йөри.
Ул вакытта колхоз рәисе Шәрип Шәймиев иде. Бик хөрмәтле, таләпчән җитәкче булды. Аны барыбыз да хөрмәт иттек. Бераз шүрли дә идек. Ләкин ул бөтен кешегә дә гадел булды, - дип искә ала ул елларны Рәгъбәрия апа.
Минзәлә педагогия училищесында белем алгач, Адай, Иске Айман авылларындагы мәктәпләрдә башлангыч сыйныфларда немец теле укытучысы булып эшли. Аннан Мәчти авылындагы балалар йортына тәрбияче булып күчә. Шунда эшләгән вакытта Бөек Ватан сугышыннан бер аягын өздереп кайткан яугир, Яхшый авылы егете Сәгъди Ибраһимов белән таныша. 1949 елны алар гаилә корып яши башлыйлар. Бер аягы протез булса да, Сәгъди абый гаиләсен алып бару өчен көчен кызганмый. Ике яшь йөрәк үз тырышлыклары белән йорт салып чыга. Сәгъди абый төрле эшләрдә эшли. Ә Рәгъбәрия апа медпунктта санитарка, соңыннан мәктәптә җыештыручы булып хезмәт куя.
Әлеге пар дүрт балага гомер бирә. Булганына шөкер итеп, матур гына яшәгәндә, олы уллары вафат була. Бала хәсрәте ана йөрәген парә-парә телгәләсә дә, башка балалары хакына алга таба яшәү өчен үзендә көч таба ул. Язмыш дигәне Рәгъбәрия әбине тагын бер кат сыный. Моннан 24 ел элек, иңне иңгә куеп гомер иткән Сәгъдие сугышта алган яралардан сызланып, вафат була. Рәгъбәрия апа бергә гомер иткән йортларының утын сүндерми, балалары кайтуга ашын пешереп, көтеп тора. Сәламәтлеге бик нык какшап киткәч кенә кызы янына килергә риза була.
Тормышыннан канәгать тыл ветераны. Дәүләт программасы кысаларында 2012 елда Актаныштан фатир биргәннәр.
- Рәхмәт җитәкчеләргә, онытмыйлар, хәлемне белеп торалар. Хөрмәт итәләр, - ди ул.
Рәгъбәрия әбине туган көне белән тәбрик итәргә район Советының аппарат җитәкчесе Айдар Хәев тә килгән иде. Ул аңа Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын, район башлыгы Фаил Камаевның күчтәнәч кабын тапшырды.
Рәгъбәрия әби үзенең изге догаларын укып, илгә-көнгә хәерле көннәр теләп, озатып калды безне.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев