Актаныш

Илсөя Бәдретдинова Илфак Шиһапов турында: «Соңгы мизгелгә кадәр башка фикердә булсам, хәзер фикерем үзгәрә торган вакыт»

Шушы көннәрдә Илсөя Бәдретдинова «Яшьләр-Онлайн» тапшыруында кунакта булды. Иҗат, тормыш турындагы сөйләшүләр арасында Илсөя һәм Илфакның мөнәсәбәтләре турында да сүз кузгатылды. Ир белән хатын буларак түгел, ә продюсер һәм җырчы буларак. Тапшырудан өзекне сезгә дә тәкъдим итәбез: - Ир белән хатынның аерылышуы җырчы белән продюсерның мөнәсәбәтләренә йогынты ясамадымы? - Мин...

Шушы көннәрдә Илсөя Бәдретдинова «Яшьләр-Онлайн» тапшыруында кунакта булды. Иҗат, тормыш турындагы сөйләшүләр арасында Илсөя һәм Илфакның мөнәсәбәтләре турында да сүз кузгатылды. Ир белән хатын буларак түгел, ә продюсер һәм җырчы буларак. Тапшырудан өзекне сезгә дә тәкъдим итәбез:
- Ир белән хатынның аерылышуы җырчы белән продюсерның мөнәсәбәтләренә йогынты ясамадымы?
- Мин хәзер тәгаен генә бу сорауга җавап бирә алмыйм. Чөнки әле соңгы моментларга кадәр мин бүтән төрле фикердә булсам, хәзер фикерем бераз үзгәрә торган вакыт.
- Димәк, ниндидер аңлашылмаучанлыклар бар әле?
- Ялганлап сөйли белмим, дөресен сөйлисем килми.
Бу әңгәмәдән, әлбәттә, күп нәрсә аңлашылмый. Киресенчә, тагын да күбрәк сораулар туа. Һәрхәлдә, Илсөя Бәдретдинова һәм Илфак Шиһапов мөнәсәбәтендә бар да яхшы булсын иде дип теләп калабыз.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: