Актаныш

ИМАН НУРЫ: Экстремизмга - юк

3 сентябрь илебездә террорчылыкка каршы көрәштә бердәмлек көне буларак билгеләп үтелә. 2004 елның 1-3 сентябрь көннәрендә Беслан шәһәрендә булган вакыйгаларга бәйле рәвештә уза ул. Террорчылык актлары нәтиҗәсендә корбан булганнар истәлегенә багышлап, 2 сентябрь көнне районыбыз мәчетләрендә җомга вәгазе укылды, алар рухына дога кылынды. - Аллаһның чиксез рәхмәтенә һәм ризалыгына ирешер...

3 сентябрь илебездә террорчылыкка каршы көрәштә бердәмлек көне буларак билгеләп үтелә. 2004 елның 1-3 сентябрь көннәрендә Беслан шәһәрендә булган вакыйгаларга бәйле рәвештә уза ул. Террорчылык актлары нәтиҗәсендә корбан булганнар истәлегенә багышлап, 2 сентябрь көнне районыбыз мәчетләрендә җомга вәгазе укылды, алар рухына дога кылынды.
- Аллаһның чиксез рәхмәтенә һәм ризалыгына ирешер өчен мәчетебезгә җыелган хөрмәтле дин кардәшләрем! Әссәләәмү галәйкүм үә рахмәтүллаһи үә бәракәәтүһ! Изге җомга көне барчаларыбызга мөбарәк һәм хәерле булса иде! - дип, җомга намазына җыелган райондашларыбызга мөрәҗәгать итте Җәмигъ мәчетендә район имам-мөхтәсибе Руслан хәзрәт Мортазин. - Бүгенге көндә үзләрен "ислам дәүләте" (ДАИШ) дип атап йөртүче оешма турында күп ишетәбез. Аларның гамәлләре изге Коръән һәм пәйгамбәребез салләллаһу галәйһиссәләм сөннәтеннән, игелеклелек, шәфкатьлелек һәм гаделлек дигән төшенчәләрдән бик ерак тора. Аларның явыз гамәлләре аркасында берг аепсез кешеләр үлә, ятимнәр барлыкка килә, һәр җирдә киеренкелек сизелә.
Ислам галимнәренең фәтвалары ДАИШның секта, бүгенге чорның хариҗитлары булуын әйтә. Нигә мөселман галимнәре барысы да бертавыштан ДАИШ бернинди дә мөселман дәүләте түгел, ә ислам үсешенең алтын чорында үзләренең дөреслекләрен дәлилләү максатыннан пәйгамбәребез сәхабәләрен үтерергә әзер булган бүгенге көн хариҗитлары дип белдерә соң? Чөнки ДАИШ вәкилләре үзләрен хариҗитлар кебек үк тота, үзләре белән килешмәгән кешеләрне үтерә.
Җитмәсә, әлеге радикаль агымга иярүчеләрнең күпчелеге гыйлемсез, надан кешеләр икәнлеге ап-ачык рәвештә күренә.
Коръәни Кәримдә "Әл-Кәһф" сүрәсенең 103-105 нче аятьләре тирән мәгънәгә ия һәм бүгенге көн чынбарлыгына актуаль булган сүзләрне үз эченә ала:"Әйт: "Кылмышлары аркасында иң күп зыян күргәннәр турында сөйлимме? - диген. Ул алданучы кешеләрнең дөньяда гамәлләре батыл булды, ягъни барча эшләре Аллаһка каршы булды, шулай булса да яхшы эш эшлибез, изге гамәл кылабыз дип уйлыйлар". Ул алданучылар Раббыларының аятьләренә һәм кубарылып Аллаһ белән күрешүгә ышанмадылар, һәм аларның барча гамәлләре юкка чыкты. Кыямәт көнендә алар өчен үлчәү куймабыз, чөнки үлчәргә саваплары булмас".
Коръәнебезнең танылган мөфәссире Ибн Кәсир үзенең "Әл-Бидәя вә ән-Нихая" дип аталган китабында әлеге аять хариҗитларга кагылышлы булуы турында яза.
Ахырзаман алдыннан чыгачак мондый кешеләр турында пәйгамбәребез Мөхәммәд с.г.в. кисәткән булган.
ДАИШ тарафдарларын хәтерләткән кешеләр турында Нуәймә ибн Хәммәднең "әл-Фитан" китабындагы хәдистә дә искә алына. Гали ибн Әбу Талиб (аннан Аллаһ риза булсын) пәйгамбәребез салләллаһу галәйһиссәләмнең түбәндәге сүзләрен риваять итә: «Кара әләмнәр (флаглар) күрсәгез, җиргә иелегез һәм кымшанмагыз. Зәгыйфь кешеләр килер, аларга берәү дә әһәмият бирмәс. Аларның йөрәкләре тимер төсле каты булыр. Һәм аларның үзләре уйлап тапкан дәүләтләре булыр. Вәгъдәләрендә тормаслар, килешүләрне үтәмәсләр. Алар үзләрен хаклы дип әйтерләр, әмма дөреслектән ерак торырлар. Бер-берсенә шәһәр атамаларын кушамат итеп тагарлар. Чәчләре хатын-кызларныкы төсле озын булыр. Аннары бер-берсе белән талаша башларлар. Менә шул чакта Аллаһ кемнәргә тели - шуларга хакыйкатьне юллар».
Үзенең хикмәте һәм пәйгамбәрлек миссиясе белән Мөхәммәд с.г.в. юкка гына безне бу мәсьәләдә кисәтмәгән. «Кара әләмнәр (флаглар) күрсәгез, җиргә иелегез һәм кымшанмагыз. - дигән сүзләре "бу фетнәгә кермәгез, аннан ерак булыгыз!"- дигәнне аңлата. Моның хакында бигрәк тә максимализм белән интеккән һәм хикмәт җитмәгән мөселман яшьләре белеп торырга тиеш. Бу фетнәгә бирелгән мөселман яшьләренең булуы бик кызганыч күренеш. Аларны без кисәтергә тиеш.
Шулай ук югарыда әйтелгәннәрне ныгытучы тагын бер хәдис бар. Гали ибн Әбу Талиб сүзләреннән пәйгамбәребез с.г.в.ның түбәндәге сүзләре риваять ителә: «Ахырзаманда акылсыз яшьләрдән торган төркем барлыкка килер. Алар Пәйгамбәребез салләллаһу гәләйһи вә сәлләм сүзләрен сөйләрләр, Коръән укырлар. Әмма сүзләре тамак төбеннән узмас һәм үзләре исламнан җәядән атылган ук төсле очып чыгарлар. Юлыгызда очрасалар, алар юкка чыкканчы көрәшегез. Аларга каршы көрәшүчеләргә Аллаһы Тәгалә кыямәт көнендә әҗерен бирер» (Бохари һәм Мөслим).

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: