Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Иманның җимеше – гыйлемдер

Иман ул кешенең әдәбен ныклы, тормышын максатлы, күңелен саф, гамәлләрен күркәм итә. Безнең күршедә генә Закирҗан бабай белән Мәхмүдә әби яшәделәр. Алар дин тыелган заманда да Коръән Кәримнән аерылмады. Бабай бик мәрхәмәтле, киң күңелле, юмарт кеше иде, балаларга исем куйды, никах, Коръән укыды. Менә шушы бабайның улы Тәкый хәзрәт, лаеклы...

Иман ул кешенең әдәбен ныклы, тормышын максатлы, күңелен саф, гамәлләрен күркәм итә.
Безнең күршедә генә Закирҗан бабай белән Мәхмүдә әби яшәделәр. Алар дин тыелган заманда да Коръән Кәримнән аерылмады. Бабай бик мәрхәмәтле, киң күңелле, юмарт кеше иде, балаларга исем куйды, никах, Коръән укыды. Менә шушы бабайның улы Тәкый хәзрәт, лаеклы ялга чыккач, үзлегеннән гарәп теле өйрәнде, бар белемен безгә бирергә тырышты, халыкка хезмәт итте. Дөнья сүзләре кертмичә, вәгазьләр сөйләде.
Шушы гаилә әгъзасы Рәсимә апа белән сөйләшәбез.
- Рәсимә апа, син ничек бу гаиләгә килеп кердең?
- Мин 1962 елда аларның Хаккый исемле улларына кияүгә чыктым, килен булып төштем. Алар мине кызлары кебек кабул итте, бик гадел, тыйнак, йомшак холыклы булдылар. 29 ел тату, бер-беребезгә авыр сүзләр әйтешмичә яшәдек. Мин гомер буе ата күрмәгән бала (сугышта вафат), "әткәй" сүзен әйтергә бик теләгән идем... - Рәсимә апаның күзләре дымлана.
- Соңгы юлга да сез озаттыгыз инде.
- Әйе, әнкәй биш елга якын, ә әткәй ел ярым кулга калып, гүр иясе булдылар. Ул гына да түгел, ике улым вакытсыз дөнья куйды, җәмәгатем дүрт ел параличланып, бакыйлыкка күчте. Без ирем белән ике кыз, өч ул үстердек.
Рәсимә апа гомер буе фермада маллар карады. Бик җитез, ярдәмчел, игътибарлы, юмарт апа. Колхозда тырыш хезмәтен куеп, алдынгы булып эшләде. Бик күп мактау кәгазьләре, медальләре бар. Эшендә җәмәгатенә ярдәмче - кече ветеринар да иде. Хәзер дә, мал чирләсә, аңа йөгерәбез. Гаиләдә ифрат та сабыр, уңган килен, җәмәгатенә яхшы хатын, балаларына үрнәк әни була белде. Ул - намаз иясе, оныклары да мәчеткә йөриләр. Бу көнгә кадәр каенатасының Коръән китабын ак яулыкка төреп саклаган. Хәзер өлкән улы, килене, өч оныгы чөкердәшеп, иркен, бай тормышта яшиләр.
Иман - йөрәк белән ышану
Иман ул - тел белән шаһитлек бирү, йөрәк белән ышану. Әдәплелек, оятлылык иманнандыр. Таныгыз Аллаһны рәхәт вакытыгызда, таныр ул сезне авырлыкка төшкәндә.
Бу мисалдан, Кол Галинең "Кыйссаи Йосыф" поэмасын искә аласы килә. Камил акыллы, әхлаклы кол Йосыфны Тәймус патша кызы Зөләйха аздырырга теләде, әмма Раббыбыз могҗизаларын күргән егет аны читләштерде. Соңыннан Аллаһ Тәгалә аларга ләззәтле хәләл кавышу насыйп итә. Әйе, янәшәбездә мондый иманлы кешеләр яшәгән һәм яши.
Мөселманда иң начар сүз - имансыз. Димәк, бу бәндә кешелекнең иң күркәм сыйфатларыннан мәхрүм. Тирәбездәге кешеләргә битараф булмасак иде. Кайгы-хәсрәтен уртаклашыйк, хәлләренә керик, уңышларын күреп, сөеник. Хәтта кеше матур кием кисә дә, җырласа-биесә дә, яки синең турыда яхшы сүз әйтсә дә, җылы сүзләрне кызганмыйча, рәхмәтләребезне җиткерик.
Изге йорт
Мәчетебез ачылган көннән, бердәм булып, гыйбадәт кылырга йөрибез. Башта 4-5 кеше булдык, аннан көннән-көн сафларыбыз артып, 20-23 кешегә җитте. Иң элек хәзрәтебез булып Тәкый Закирҗан улы эшләде. Аннан Мөнәвир хәзрәт килде. Ул эрудицияле, тирән белемле укытучы, хаҗи. Ул - үзе бер тарих. Нур хәзрәттән дә күп мәгълүмат алдык, хәзер ул балалар укыта. Без аларның һәммәсенә дә чиксез рәхмәтләребезне җиткерәбез.
Хәдистә: "Бишектән алып ләхеткә кадәр белем ал", - диелгән. Октябрь ае башыннан мәчеттә укулар башланды. Безнең бәхеткә, Аллаһ Тәгалә авылдашыбыз, туганыбыз Кәүсәрия ханымны җибәрде. Атнага 2шәр көн килеп, дин дәресләре бирә, гарәп телен өйрәтә. Без - ун мөслимә укырга йөрибез. Кыска гына вакыт эчендә, хәреф тә танымаган апалар, әбиләр Коръән Кәрим китабын тотып әкренләп укый башладылар. Намазга җыелган көнне вәгазьләр сөйлибез. Без - бик бәхетлеләр, әлхәмдулиллаһ.
Мәчетебез эшләп тора, ләкин хәзрәтебез юк. Бигрәк тә быелгы салкын кышта мәчетнең җылылыгын күзәтеп торырга кирәк булды. Дөрес, аны кайчак күршеләр карый, бергәләп чисталыгын булдырабыз. Чаллыдан ялга кайткан арада Ә.Мансуров карын көрәде, Филүсебез дә булышты. Шулай да, шундый зур чыгымнар тотып төзелгән Аллаһ йортына бер караучы кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев