Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

ИМЕШ-МИМЕШКӘ НОКТА КУЕЛДЫ: Богады турында җитәкчеләр җавабы

Социаль челтәрләрдә Богады авылындагы ОООның кемгәдер сатылуы, хуҗалыкта эшләүчеләрнең эшсез калуы турында хәбәр таралган иде. Әлеге инцидентка ачыклык кертүен сорап район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Нәфис Сәлимгәрәевкә мөрәҗәгать иттек.

-    Мондый хәбәрне беренче ишетүем. “Тамыр” хуҗалыгы- берләшмә җитәкчесе Ильяс Мирзаяновның собственностендә, учредительләре юк. Сатамы, аламы- бу хуҗаның үз эше, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе кысыла алмый. Ә менә терлекне каядыр җибәрү безнең рөхсәт белән генә башкарыла. 

Реклама

Нәфис Әзһәм улы бу хәбәр турында тулырак ачыклап җавап бирәчәкмен дигән сүзендә торды: 

-    Хуҗалык җитәкчесе Ильяс Мирзаянов бу язманы укыган, ул да аптырашта. Район ветеринария берләшмәсе  таләбе буенча апрель аенда “Тамыр” хуҗалыгының лейкоз авырулы 28 сыеры җибәрелгән. Хуҗалыкта мал баш саннары саклана, терлекләрне кышлатып чыгарлык азык әзерләнә. Урып-җыю тулы куәтенә бара, бернинди тоткарлыклар юк. “Үзем эшли алганда хуҗалык белән җитәкчелек итәм әле”, дип җавап бирде Ильяс Мирзаянов.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X