Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Имин тормыш күктән төшми

Дөнья - хәрәкәттә. Елның һәр көнендә хезмәт белән мәшгуль булган авыл кешесе өчен бигрәк тә. Хәрәкәтләнмәсәң, эшләмәсәң, яшәешең, корган һәм алып барган дөньяң туктап кала. Тормышта, дәүләт сәясәтендә, икътисадта нинди генә үзгәрешләр бармасын, доллар, евро нинди генә сикерешләр ясамасын, авыл кешесенең үз үлчәме, һәр очракка үз бәясе бар. Һәр хәрәкәтне...

Дөнья - хәрәкәттә. Елның һәр көнендә хезмәт белән мәшгуль булган авыл кешесе өчен бигрәк тә. Хәрәкәтләнмәсәң, эшләмәсәң, яшәешең, корган һәм алып барган дөньяң туктап кала. Тормышта, дәүләт сәясәтендә, икътисадта нинди генә үзгәрешләр бармасын, доллар, евро нинди генә сикерешләр ясамасын, авыл кешесенең үз үлчәме, һәр очракка үз бәясе бар. Һәр хәрәкәтне акчага салудан да бигрәк, аның өчен иң мөһиме - авылның бүгенге сулышы, хуҗалыкның, җирлекнең имин яшәеше, яраткан гаиләсе, хезмәте, йортындагы бәрәкәт, абзардагы мал-туар, кош-кортның көрлеге, исәнлеге.
Теләкәй, Уразай җирлекләрендә булып, авыл башлыгы, җитәкче-белгечләр, алдынгы хезмәткәрләр белән аралашканда районда үтүче вакыйгаларга карата фикерләрен дә белештек. Үзара салымга нигезләнгән референдум үткән, алдынгылар җыенына әзерләнеп, соңгы мәшәкатьләр күрелгән көннәр иде ул. Ике җирлек халкы да авылның киләчәгенә, хәл итәсе мәсьәләләргә битараф түгел. Соңгы ике-өч ел эчендә алардан килгән борчулы хатлар да, хәбәрчеләребезнең урыннарга чыгып, авыл халкы белән аралашуы да, җитәкчеләр тарафыннан оештыру эшләре дә һәм инде бер-берсе белән уртак тел табып, үзара аңлашып, ярдәмләшеп мәсьәләләрне хәл итү дә яшәү шартларын яхшыртты. Монысында да аралашу башында ук - җирлектә ничек яшисез, эшлисез, ничек бар, шулай сөйләшик дигән максат куйдык.
Теләкәй җирлегендә узган елларда фельдшер-акушерлык пунктларының начар хәлдә булуы, су кытлыгы газетабыз битләрендә дә урын алып, кичектегесез хәл итүне сораган четерекле мәсьәләгә әйләнгән иде. Шөкер, бүген алар инде уңай хәл ителгән, алга яңа максатлар куела. Теләкәй авыл җирлеге башлыгы Рәдис Миңнеханов белән аралашуны да шуннан башладык.
- 2013 елда һәр ике авылда да медицина пунктларына капиталь төзекләндерү үткәрелде, - диде Рәдис Фәрих улы. - Бүген икесе дә әйбәт хәлдә. Сырхаулап китүчеләр иң элек фельдшерларга мөрәҗәгать итә. Кирәкле даруларны да алып кайтып бирәләр, дәваланучыларны күзәтчелектә тоталар. Иске Җияштә безнең урын өстендә ятучылар юк. Теләкәйдә бер кеше, аның өенә барып хәлен беләләр.
2013 тә "Чиста су" программасына кереп, аръяк Теләкәйдә 720 метр озынлыкта суүткәргеч үткәрелде, су килә. Җирлектә су проблемалары булыштырды. Үзәк магистральгә тоташтырырга 120 метр ара калды. Шуны эшләсәк, боҗра формасында булачак. Бу безгә фермага килүче су линиясен ябып торып, авылны сулы итеп тору мөмкинлеге бирәчәк. Тауда урнашканлыктан, су килеп җитмәүче хуҗалыклар үзләре кое эшләде. Җияштә дә су проблемасын хәл итүдә бердәм эшләдек. Тагын бер чишмә табып, коесын ясап, төп магистральгә тоташтырдык. 250 метр арага линия сузасыбыз калды. 2014 елда, грант нигезендә, 1 миллион сум акча оттык, Иске Җияш урамнарын карадык.
Ике авылда да хуҗалыкта эшләп, өстәмә кереп чыганагы буларак терлек асрыйлар. Соңгы елларда мал баш саннары кимеде. Хәзер бу юнәлештә дә хәрәкәт башланды. Иске Җияштә - бер гаилә фермасы, Теләкәйдә берсенең тораклары әзер, яздан эш башлар дип өметләнәбез, икенче гаиләнең тораклары юк әлегә, кызыксынуы бар. Шул рәвешле алар үрнәгенә башкалар да кушылыр дибез.
- Рәдис Фәрихович, үзара салым хисабына җирлектә узган ел 35 200 сум акча җыелган, 140 800 сум дәүләттән бирелгән. Быел да 18 гыйнварда җирлекләрдә үзара салымга нигезләнгән референдум үтте. Ничек үтте, нинди фикерләр бар?
- Узган ел тупланган 175 000 сум акчаны зиратларны карау өчен файдаландык. Теләкәйдә - 3, Иске Җияштә 1 зират бар. Теләкәйнең аръяк зиратын чистартып, әйләндереп алу өчен материаллар алдык. Басу уртасында булгач, көзен керәлмәдек. Язга чыккач, эш башлыйбыз. Иске Җияшнекенә дә, Теләкәйнең үзәк зиратына да 45 әр баганалык кайтардык. 2015 елның үзара салым акчасына урам юлларын төзекләндерүне планлаштырдык.
Референдумга 408 кеше килде. Һәр гаиләгә барып җитеп, алдан ук аңлату эшләре алып бардык. 20 кеше каршы тавыш бирде. Анысы да гадәти хәл. Һәр кеше үзенең ризасызлыгын белдерә ала. Яшәешнең законнары шундый. Әлеге программа борчыган мәсьәләләрне реаль хәл итү мөмкинлеге бирә.
- Бүген җирлек җитәкчесе буларак Сезне һәм халыкны нәрсә борчый?
- Иң беренче - җирлекнең иминлеге. Ана капиталына йорт сатып алып читтән кайтучылар, төрле очраклар булды. Күчеп кайтучы гаиләләрнең балалары нинди тәрбия алган? Мәктәп, хатын-кызлар советы белән берлектә шуны игътибарга алабыз. Өйләренә рөхсәт сорап кереп, балалар киеменең чисталыгын, ашарга ризыклары бармы-юкмы - шуларны карыйбыз. Күршеләре, балаларның сыйныф җитәкчеләре белән элемтәдә торабыз.
Мәдәният йортындагы эшчеләр алышынды. Хезмәтләренең асылына төшенеп киләләр. Монда бер мәсьәлә кала безнең - Иске Җияшнең клубы бик искерде. Шуны төзекләндерәсе бар. 2014 елда Иске Җияштә авыл халкының уртак тырышлыгы, хезмәте белән иман йорты - яңа мәчет ачылды. Аның матур итеп эшләвен, изге эшләрдә һәммәбезне бергә туплавын тәэмин итәсебез бар.
Сәфәребез район алдынгылар җыены якынлашкан көннәрдә булганлыктан, хуҗалык яшәешендә хөрмәтле урыны булган эшсөяр һәм иҗади эшләүче белгечләр белән дә очраштык. "Таң" хуҗалыгында баш агроном булып эшләүче Шәһит Садыйковның районда яраткан хезмәтен башкаруына 44 ел инде. Хуҗалыкта эшли башлавына да дистә елдан артык вакыт үткән.
- Дөнья алга бара, яңа технологияләр керә, эшләве дә рәхәт, үзебез генә олыгаеп барабыз. Узган ел амбар алдында КЗСка реконструкция үткәрдек - орлык иләп алуның сыйфатын яхшырттык. Яңа төр чәчү комплексы алып, яз шуның белән чәчтек. Комбайн, тракторларны, туфрак эшкәртү агрегатларын яңарттык. Теләкәй бригадасында техника төзекләндерү өчен җылы урын булдырдык. Башка елларны авыл хуҗалыгы машиналарының тагылма коралларын, чәчү агрегатларын төзекләндерү март аена кадәр бара иде, быел яңа елга кадәр бөтенесен сафка бастырдык. Бүген егетләр чапкычларны көйли, терлек азыгы әзерләү техникаларын төзекләндерү юнәлешендә эшлиләр. Паркта техниканың сакланышы өчен гараж да төзелә.
Узган елларда орлык әзерләү буенча шелтә сүзе ишетә идек, агрономның төп эшчәнлеге сыйфатлы орлык хәстәрләү бит инде аның. Югары репродукцияле орлык булса, җир эшкәртү, үсемлекләрне тәрбияләү, ашлама кертүнең нәтиҗәсе әйбәт була. Орлыкларны яңарттык. Быел борчак белән виканың яңа сортларын алырга ниятлибез, - диде ул.
Теләкәйдә механизаторларның алтын куллылары эшләгәне, шулардан Идрисовлар династиясе күпләргә мәгълүм. Безне Нияз Идрисов машина-трактор паркындагы эш барышы белән таныштырды. Үзе турында:
- 1982 дә укуны тәмамладым. Армия сафларына барып кайттым да, 1985 тән "Маяк" колхозында эшли башладым, - ди ул. - "Белорусь" тракторында йөрдем. Хәзер сигез ел МТЗ-1221 дә. Чәчәбез, көзге уңышны җыябыз, җир эшкәртәбез. Эш беткәч, төзекләндерүне башлыйбыз. Эретеп ябыштыру эшләрен дә үзем башкарам.
Әтисе Риф абый янында бөтерелеп, кечкенәдән техника серләренә төшенгән Нияз кулында тузган, искергән тимер-томыр да яңача яшәү рәвешен ала. Энекәше Рәвис тә аның янында, ярдәмче дә, терәк тә. Улы Риаз да хуҗалыкта механизатор.
Нияз - эзләнүчән, иҗади кеше. Паркта куллануда булмаган һәр тимер кисәге - аның өчен яңа төр техник җайланманың алыштыргысыз детале. Шул рәвешле, салам, печән кипләрен ташу өчен киңәйтелгән арба ясаган ул. Фермада тораклар арасында йөрү өчен җыйнак арба - анысы да Ниязның иҗади хезмәте. Яз, җәй игеннәрне тукландыруда, агулауда су ташу өчен уңайлы бочка-арба да бик кулай, уңайлы килеп чыккан. Санап китсәң, бихисап.
50 яшьлек ир-уртасының тормышында яңа - матур, гүзәл чор якынлаша. Дәү әти булып, тигез тормышта оныклар сөю бәхете дә язган булсын. Тормыш иптәше Рәмзилә (ул шәхси хуҗалыкларында бар хезмәтне башкарып, гаилә җылысын тәэмин итеп торучы) белән Гөлия һәм Риазны тәрбияләп үстерделәр. 23 гыйнварда кызлары Гөлияне кияүгә бирделәр. Күңелле мәшәкатьләр!
Уразай җирлеге биш авылны берләштерә. Шуның дүртесендә, авылны саклап, "Нур" хуҗалыгының терлекчелек фермалары эшли.
"Икътисадый яктан чыгымнары булса да, аларны саклау - авылны саклау ул", - ди,"Нур" хуҗалыгы җитәкчесе Рәшит Харисов. Аралашуны да авыл кешесен борчыган мәсьәләләр белән кызыксынып башладык - Рәшит Әсрарович, ничек яшисез сез бүген?
- 2014 ел безнең хуҗалык өчен сынау елы булды. 2013 елгы корылыктан соң, узган ел да һаваның коры килүе тез астына сукты. Шулай булса да, хезмәтчәннәребезнең тырыш хезмәте белән алга куйган бурычларны үтәп чыктык. 2013 елда чит регионнарга чыгып та терлек азыгы әзерләгән идек, былтыр үзебездә җитәрлек күләмдә тупладык. Кышлату бара. Механизаторлар ремонт эшләрен яңа елга төгәлләделәр, хәзер трактор, машина ремонтын башладык. Хезмәтчәннәребез - горурлыгыбыз. Уразай фермасында Илүс Гыйздәтуллин елның елында тотрыклы эшли. 20 тоннадан артык ит җитештерә ул. Механизаторыбыз Булат Җаббаров 2014 елда республика күләмендә танылу алды. 28 августта Казан шәһәрендә тантаналы шартларда Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов Татарстанның атказанган механизаторы исеме бирелү белән котлады үзен. Рөстәм Нургалиевич белән төшкән фотосын, мәгълүмат туплап, мәктәп укучылары белән тәрбия сәгате, очрашу үткәреп, музейга тапшырырбыз дибез. Хуҗалык, хезмәт кешесе турында мәктәп музеенда аерым урын булдырырга ниятлибез. Уйланабыз, чөнки хуҗалыкта хезмәт куючы яшьләр аз. Булганнарын саклап, читтән дә кайтарту буенча эзләнәбез.
Үзебездә эшләүчеләргә төпләнергә, йорт салырга, дәүләт программаларын кайтартырга ярдәм итәбез. Ипотека программасы кысаларында үзем эшләгән чорда җирлектә сигез йорт салынды. Шәрип авылында ферма мөдире булып эшләргә атказанган колхозчы Сираев Зәкинең улы Зөфәрне чакырып кайтардык. Уразай фермасында лаеклы ялга чыккан Данил Сәлахов урынына читтә эшләп йөргән Айдар Әдһәмовны ферма мөдире итеп куйдык. Матур эш күрсәтерләр дип өметләнәбез. Әйткәнемчә, дүрт авылда да ферма тотуның көйсез яклары да бар. Шәрип, Уразай өлешендә генә ферма тоту файдалы булыр иде дә, ләкин Мерәс авылын саклап калу өчен ферманың саклануы кирәк. Анда реконструкция ясадык, яңа тораклар төзедек. Куян фермасын да саклап калдык. Авыллар бетеп тарихка кермәсен, киресенчә, үсеп тарихка керсен иде. Каты өслекле юл булса, Мерәс авылы яшәр өчен бик уңайлы урын . Авылда яшәргә кайтырлар, йортлар да салырлар дигән өметебез бар. Юл дигәннән, күңелле хәбәр - Уразай фермасында 500 метр арага каты өслекле юл салыначак. Проекты төзелде, подрядчигы билгеле. Июнь-июль айларында файдалануга тапшырырбыз, дибез. Уразайга кергән өлешкә дә асфальт юл салып булмас микән, үзебездән генә булмый анысы, хакимият ярдәме кирәк. Амбар алдында реконструкция эшләрен башлап җибәрдек. ЗАВ-20 агрегатына 5 200 000 сумга смета төзеп башлаган идек. Бәяләр арту сәбәпле, 6 000 000 сумнан да артып китәр төсле.
Илүс Гыйздәтуллин белән сөйләшәбез.
- Уразай мәктәбендә укыдым, училище тәмамладым. 1994 елны армиядән кайтканнан бирле хуҗалыкта эшлим. Унбиш еллап терлек симертүдә инде хәзер. 70 әр баш терлек карыйм. 4,5 центнердан соң китеп баралар. 800-1000 грамм көнлек үсеш бирәләр. Авылда калганыма үкенмим. Әйбәт яшим. Өй салып кердек. Айгөл амбарда эшли. Ике бала - Илзирә белән Ильмир мәктәптә башлангычта укыйлар, - ди ул. - Һәр көн бишенче яртыда киләм. Сигезенче яртыга кадәр булам. Көндез дә, кич тә килеп малларны ашатам, карыйм. Фермада эшләүчеләр, бергәләп, бик матур эшлибез.
Илүснең әнисе Җәмилә апа да терлекчелектә эшләгән, хәзер балаларының кадер-хөрмәтендә алар белән яши.
Булат абый Җаббаров лаеклы ялда инде, бүген дә хуҗалыкта хезмәттә. Башкача яшәү рәвешен күз алдына да китерми ул. Уңышы белән котлап, үзе белән таныштыруын сорагач, дулкынланды, күңеле тулды. Мизгел эчендә хуҗалыкта эшләгән еллары хәтереннән үтте дә, хезмәтенең шулай хөрмәтләнүе турында ничек сүз башларга белмәде. Бигрәк авыр эш кушасыз, дип әйтеп куйды.
- 1976 елдан эшли башладым хуҗалыкта. Башта ДТ-73тә, аннан МТЗ-50дә, 1983 елны Т-150гә утырдым. Сәламәт булсам, эшләргә инде. Сәламәт көе өйдә ятып булмый бит инде, - дип, үзенең мөнәсәбәтен белдерде. - Узган ел культивациядә эшләдем, аннан чүп үләннәренә каршы уҗымнарны эшкәртүдә булдым. Көзге чәчүгә җир әзерләүдә, сенаж, силос таптауда эшләдем. Хәзер юлларны чистартам, кар этәм. Республикада бүләкләнүдә икәү идек. Бөгелмәдән һәм мин - Актаныштан.
Булат абый балалары Рим, Дилә, Резеда да йөзгә кызыллык китерми, уңышлары белән сөендереп яшиләр. Резеда хуҗалыкта ашханәдә хезмәт куя. Римма апа да Булат абыйга ышанычлы терәк, киңәшче дә, ярдәмче дә.
Җирлектәге социаль мәсьәләләрнең куелышы һәм чишелеше буенча җирлек башлыгы Рузил Исламов белән очрашып сөйләштек.
- Җирле үзидарәләр буенча 2005-2006 елларда яңача эшли башлаган идек. Ул вакытта авыл халкын борчыган мәсьәләләрне хәл итүдә, җитәрлек булмаса да, финанслау бар иде. Бөтендөнья кризис шаукымы соңгы елларда безгә дә кире йогынты ясады, - дип, борчылуын да әйтте, яңалыклар белән дә таныштырды Рузил Мөхәммәтнур улы. - Татарстан Хөкүмәте халыктан күпмедер акча җыеп социаль мәсьәләләрне хәл итү вариантын тәкъдим итте. Узган ел үзара салым нигезендә 70 000 сум акча җыйдык без, 280 000 сум республика ярдәме алдык. Тупланган сумманы юл төзекләндерүгә, су чыганакларын карауга файдаландык. Җиңүнең 70 еллыгына һәйкәлләрне әйләндердек, зират йортлары эшләнде. Референдум үткәрдек, быел җыелачак үзара салым акчасына Мерәс, Шәрип юлларының - бер өлешен, обелискларны төзекләндерүне, Шәриптә бер урамга су трассасы эшләүне, ял паркы төзүне планлаштырдык. Уразайда обелиск өстә, халык аска төшерүне сорый. Шунда ук балаларга уен мәйданчыгы да булдырып, парк итеп, агачлар утыртырга уйлыйбыз.
Иң борчыган проблемаларның берсе - урам утлары. 34 нокта бар, һәрвакыт яндырып тора алмыйбыз утны. Ни өчен? Көчле давыл вакытында бишенче линия өзелеп бетте диярлек. Һәр баганада включатель. Шул сәбәпле, өзелеп тә китә, ватылып та куя. Катлаулылыклар килеп чыга. Линияне яңарту зарури. Икенче мәсьәлә - мәктәпләрне берләштердек. Мерәс авылы балалары Теләкәй мәктәбенә йөреп укыйлар. Җәяү йөриләр. Балаларны йөртү юлын табарга иде. Мәгариф бүлегенә дә күтәрәбез әлеге мәсьәләне.
Авыл - һәр өлкәдә, һәр эштә чишмә башы. Җитештерүнең нигезе дә ул, иҗат, мәдәният, милли гореф-гадәтләр дә нәкъ менә биредә беренчел үсеш ала. Авыл ашата, яшәтә, киләчәккә илтә. Бәяләрнең уйнавы, азык-төлеккә кытлык туу ихтималы да авыл кешесенең хезмәтендә, яшәү дәрәҗәсендә ни рәвешле чагылыш табар?!. Кибетләрдә товарның сату бәяләре арту уйландыра. Җитештерүче буларак, файда китерерме? Сатып алучы буларак, кесәгә сугармы? Аннан соң, базар икътисадында үз йорт хуҗалыгында үстерелгән яшелчә, җиләк-җимеш, ите, сөте сату, туклану челтәренә турыдан-туры йогынты ясаучы конкуренция булып тора. Шушы чылбырда авыл хезмәтчәне, эшмәкәре ни дәрәҗәдә үз урынын яулар? Ә бүген әле ул ел әйләнәсе көндәлек хезмәте белән авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүнең, җирлек үсешенең тотрыклылыгын саклый.
Рәсемнәрдә - 1) Булат Җаббаров ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов белән, 2) Нияз Идрисов, 3) Илүс Гыйздәтуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев