"Җиңүнең 75 еллыгы" медальләре тапшырылды
Актанышбаш мәдәният йортында 15 тыл ветеранына "Җиңүнең 75 еллыгы" медале тапшырылды
Бөек Җиңүнең 75 еллыгы якынлашкан көннәрдә Бөек Ватан сугышы ветераннарына, тыл ветераннарына юбилей медальләре тапшыру башланды. Актанышбаш җирлегендә яшәүче 15 тыл ветеранына әлеге медальләр матур бәйрәм чарасы кысаларында җыр-моңга төреп тапшырылды.Чараның 8 Март- Халыкара хатын-кызлар бәйрәме алдыннан оештырылуы әбиләребез күңеленә аеруча хуш килде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев