Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

ИНСУЛЬТ КИЧЕРГӘН РАЙОНДАШЫБЫЗНЫҢ СҮЗЕ: 80 яшьтә дә яшисе килә

80 яшьлекләрне ятарга салмыйлар икән. Бу хәбәрне ишетүгә ниләр генә уйлап бетермәдем.

Быелның апрель азагында инсульт кичердем. Чаллыда 13 көн хастаханәдә яттым, соңыннан реабилитация үзәгендә дәвалансам, дип ниятләгән идем. Тик анда 80 яшьлекләрне ятарга салмыйлар икән. Бу хәбәрне ишетүгә ниләр генә уйлап бетермәдем, чөнки куллар эшләми, аяклар йөрми – чирем белән үзем генә калдым. 40 ел шәфкать туташы булып эшләгән кеше мин, ә үземә кем соң ярдәм итәр?

Реклама

Рәхмәт үзебезнең Байсар хастаханәсенә, баш табиб Альберт Дамир улы Сафиуллинга, шундук килеп, кирәкле даруларны, киңәшләрен биреп, юатып китте. Шул көннән бирле бүгенге көнгә кадәр килеп карый, тәүлекнең кайсы вакыты булуга карамый, ярдәмгә ашыга. Мин аңа мең рәхмәтләр укыйм, үзенә, гаиләсенә сәламәтлек телим. Тудырган әнисенә мең рәхмәт аның.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X