Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

ИНТЕРНАЦИОНАЛИСТ СУГЫШЧЫ ИСТӘЛЕГЕНӘ

13 февраль көнне Яңа Кормаш авылында Әфганстанда хезмәт итеп, шунда алган тән һәм җан яраларыннан бик яшьли бакыйлыкка күчкән Илдар Хафизов истәлегенә шашка-шахмат ярышы узды. 2006 елда старт алган әлеге ярыш быел 15 нче тапкыр уздырылды.

Чарада авылның яше-карты белән
рәттән, районның төрле авылларыннан килгән спорт сөючеләр
катнашты.
Шулай ук районның әфганчылар
оешмасы җитәкчесе Илсур Гатин
белән берлектә башка әфганчылар,
Мөслим һәм Бөгелмә районнарының әфганчылар оешмасы җитәкчеләре Данил Госманов, Илсур
Садыйков та килгәннәр иде.
Уеннарда Актаныш балалар һәм
яшүсмерләр спорт мәктәбенең
шахмат буенча остазлары Фәһим
Галимов, Илдар Имамов һәм Хатыйп
Зыязетдинов хөкемдарлык иттеләр.
Нәтиҗәләргә килгәндә, шашка
уенында укучы кызлар арасында:
Адилә Зыязетдинова – I, Ясминә
Галләмова – II , Фирүзә Адиева –
III, укучы егетләр арасында Әмир
Сөбханов – I, Илнар Зарипов – II,
Рамил Зыязетдинов – III, хатын-кызлар арасында Гөлназ Галләмова
–I, Фәнзилә Зарипова – II, Рузилә
Хәсәнова – III, ир-егетләр арасында:
Фәрит Закирҗанов, Вилдан Хәбиров, Рушан Закирҗанов I-III урынны
бүлештеләр. Радик Хәсәнов 2 нче
күрсәткеч күрсәтте.
Шахмат ярышында ир-егетләр арасында Ягъсүф Лотфуллин – I, Фәрит
Мансуров – II, Рифат Нәбиев – III,
кызлар арасында Рәзилә Нәбиева –
I, Раяна Латыйпова – II, Азалия Безик
– III, зурлар төркемендәге егетләр
арасында Данияр Латыйпов – I, Раяз
Хәсәнов – II, Наил Әхмәтов – III, 2011
елгы һәм аннан кечерәкләр арасында Регина Бакирова – I, Иршад
Моталлапов – II , Нурислам Моратов
III урынны яуладылар.
Ярышларга Илдар Хафизовның
туганнары иганәчелек итте.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев