Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Интернет аша сатып алынган самолет билетлары өчен түләнгән акчаны кире кайтарып буламы?

Чаллыда яшәүче берәү эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлегенә әнә шундый сорау белән мөрәҗәгать итте.

Чаллы территориаль органы бу җәһәттән түбәндәгеләрне аңлатып үтмәкче.

Авиакомпанияләрнең һәркайсы билетларны интернет аша сату сервисына ия. Димәк, һәр пассажирның үзенә уңайлы урында уңайлы вакытта билет сатып алу мөмкинлеге бар, дигән сүз. Билетларны турыдан-туры сатып алу һәм аларны броньлау арасындагы аерманы аңларга кирәк. Авиакомпания сайтында билетлар сатып алу махсус интернет-хезмәтләр ярдәмендә кирәкле рейсны сайлап алуны һәм юл йөрү документы өчен мәҗбүри түләүне күздә тота.

Интернет аша сатып алынган билетны кире кайтару конкрет авиакомпаниянең кагыйдәләре буенча хәл ителә. Билетларны кире кайтару кагыйдәләре компания сайтына урнаштырыла. Шул рәвешле пассажир алар белән таныша ала. Билет сатып алганчы, һичшиксез, бу кагыйдәләр белән танышып чыгарга кирәк. Фәкать шулай гына авиабилетларны кире кайтарып булу-булмавын һәм бу очракта күпме акчаны югалту ихтималын алдан ук белергә мөмкин.

Интернет-сервислар ярдәмендә сатып алынган билетларны кире кайтару очрагында штраф түләргә туры киләсенә әзер булып торыгыз. Штраф билетның ни рәвешле сатып алынуына бәйле түгел үзе. Ә менә штраф күләме авиабилет бәясенә бәйле. Ягъни билет бәясе никадәр кыйммәтрәк булса, аны кире кайтарган өчен штраф күләме дә шуның кадәр азрак булачак. Әлеге кагыйдә асылда барлык авиакомпанияләрдә гамәлдә булып килә. Хәер, билетларын кире кайтарган пассажирларны штрафка тартмаучы авиакомпанияләр дә бар. Ә менә авиакомпания тарафыннан үткәрелгән акция буенча шактый ук зур ташлама белән сатып алынган билетны кире тапшырганда, гадәттә акчасы кире кайтарылмый. Мондый билетны фәкать икенче рейска билет белән генә алыштырырга була.

Штраф күләме самолетның очып китүенә кадәр күпме вакыт калуына да бәйле. Рейска никадәр азрак вакыт калса, пассажирдан тотып калына торган штраф күләме дә шуның кадәр зуррак. Интернет аша сатып алынган авиабилетны гомумән дә кире кайтарып булмаска мөмкин. Әлеге шарт турында пассажирга билет сатканда әйтеп куела һәм билет бланкында бу хакта язып куела.

Интернет аша сатып алынган авиабилетны кире кайтару тәртибенең үзенчәлекләре бар. Башта билетны кире кайтаруга махсус форма (самолетка билетлар сатыла торган һәр сайтта була) тутырырга кирәк. Тутырылган гариза паспорт (билет сатып алу өчен мәгълүматлары күрсәтелгән паспорт) сканы белән авиакомпаниянең электрон адресына җибәрелә. Гариза түбәндәге мәгълүматлардан торырга тиеш: пассажирның фамилиясе, исеме, атасының исеме; рейс номеры һәм очу датасы; авиабилетны сатып алу ысулы; кайтарыла торган акчаны күчерү өчен банк счеты, банк картасы яки электрон акча янчыгы реквизитлары. Шуңа да игътибар итмичә калмагыз: авиабилетны туристлык агентлыгы аша сатып алган очракта кире кайтару буенча барлык процедураларны фәкать шушы оператор аша гына хәл итәргә кирәк. Билетны кире кайтаруга гариза фәкать үзе исеменә билет сатып алынган кешедән генә кабул ителә. Билетны башка кеше кире кайтарган очракта, аның мондый гамәлне кылуга нотариуста расланган ышанычнамәсе булырга тиеш. Акча банк картасына, электрон акча янчыгына, расчет счетына күчерелә. Гомумән, билет бәясе бик сирәк очракларда гына “тере” акча белән кире кайтарыла. Средстволарны күчерү өчен реквизитларны авиакомпаниягә гариза белән бергә тапшыру шарт.

Кыскасы, интернет аша сатып алынган авиабилетларны кире кайтару очрагында акчаны югалтмас өчен билет сатып алганчы ук авикомпаниянең билетны кире кайтару буенча кагыйдәләрен җентекләп өйрәнергә кирәк. Бу очракта берникадәр күләмдә акча югалту – котылгысыз анысы. Әмма аны ничек тә азрак югалту – һәркайсыбызның кулыннан килерлек эш.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев