Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Инвалидлар ункөнлегенең чаралар планы

Мәрхәмәт һәм хөрмәт көне Игелекле эшләргә, декадага старт бирү. Район җитәкчеләренең авыллардагы инвалидлар оешмалары, аларның президиум әгъзалары белән очрашуы - 1 декабрь. Белем көне Мәктәпләрдә "Мин тормышны яратам!" темасына сыйныф сәгатьләре үткәрү. Инвалид балаларның әти-әниләре белән бергә сыйныф сәгатьләрендә, дәресләрдә катнашулары - 1-3 декабрь. Инвалид балалар арасында "Ак торналар" бәйгесе...

Мәрхәмәт һәм хөрмәт көне
Игелекле эшләргә, декадага старт бирү. Район җитәкчеләренең авыллардагы инвалидлар оешмалары, аларның президиум әгъзалары белән очрашуы - 1 декабрь.
Белем көне
Мәктәпләрдә "Мин тормышны яратам!" темасына сыйныф сәгатьләре үткәрү. Инвалид балаларның әти-әниләре белән бергә сыйныф сәгатьләрендә, дәресләрдә катнашулары - 1-3 декабрь.
Инвалид балалар арасында "Ак торналар" бәйгесе үткәрү - 1-5 декабрь. Нәтиҗә ясау - 7 декабрь, Балалар иҗат үзәгендә.
Мәктәпләрдә күрзгәзмә һәм бүләкләр өчен уенчыклар әзерләү - 26 ноябрь-10 декабрь.
Театр һәм кино көне
Инвалид балалар өчен "Тылсым" балалар коллективының театральләшкән тамашасын күрсәтү - 7 декабрь. 3+
"Яшьлек" мәдәни үзәгендә кино күрсәтү - 4 декабрь. 12+
Игелек марафоны кысаларында хәйриячелек - "Кара" нәфис фильмы премьерасы - 7 декабрь. 16+
Мәрхәмәт һәм күңел җылысы көне.
Оешмалары булмаган инвалидларда мәктәп укучылары булып, хуҗалык эшләрендә ярдәм итү, концерт номерлары күрсәтү, үзләре эшләгән сувенирларны, күчтәнәчләр бирү - декада дәвамында.
"Без сезнең белән!" девизы астында, урын өстендә ятучы инвалидларның өйләренә бару, аларның яшәү шартларын өйрәнү, ихтыяҗларын ачыклау - декада дәвамында.
Спорт һәм сәламәтлек көне
Бөтен төр категория инвалидлар катнашында "Актаныш" спорт комплексында спорт ярышлары - 8 декабрь.
Игътибарлылык көне
Ильяс Халиковның татар-дини концерты - 5 декабрь. 6+
Авыл җирлекләрендә, хезмәт коллективларында инвалидларны хөрмәтләү - 1-9 декабрь.
Пучы картлар һәм инвалидлар йортында тәрбияләнүчеләр өчен мәдәният хезмәткәрләренең чыгышы - 3 декабрь.
"Без сезгә ярдәм итәрбез" акциясе көне
Бушлай мунча һәм чәчтараш хезмәте күрсәтү - 5 декабрь.
Китапханә көне
Сау-сәламәт тусын иде сабый, киләчәктә якты дөньяда" - китап күргәзмәсе, әңгәмә - 1-15 декабрь. 6+
"Ярдәмемне кире какма" - сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар белән очрашу, китаплар тарату, сәнгатьле уку - 4 декабрь. 6+
"Талантлар иле" иҗади бәйгесе (I-IX сыйныфлар) - 1-10 декабрь. 6+
"Мәрхәмәтлелеккә чикләр юк..." - китап күргәзмәсе, әдәби күзәтү - 1-10 декабрь. 6+
Мөмкинлекләре чикләнгән китап укучыларның өйләренә китаплар илтү - 1-20 декабрь.
Язучы-инвалидлар иҗаты белән таныштыру, әдәби күзәтү, әңгәмә - 3-10 декабрь. 6+
Юридик ярдәм көне
Түләүсез юридик ярдәм күрсәтү - 7 декабрь.
Хезмәткә урнашуда ярдәм көне
Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгәннәр өчен вакансияләр ярминкәсе үткәрү; эшләмәүче инвалидларга психологик ярдәм күрсәтү - 7 декабрь.
Игелек һәм хәйрия көне
Район мәдәният йортында Игелек марафоны үткәрү. "Ак калфак" клубының иҗади эшләре. "Ак торналар" бәйге-күргәзмәсе - 10 декабрь.
Урын өстендә ятучы инвалидларга, инвалид балаларга медицина каравы үткәрү өчен табиб бригадаларының авылларга чыгуын оештыру - декада дәвамында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев