Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

iPad - Ринатка

"ТАТМЕДИА" ААҖ 2015 елның беренче ярыеллыгына газета-журналларга язылучылар арасында "Язылган өчен iPad" дип исемләнгән конкурс игълан иткән иде. Ул 2014 елның 10 октябреннән 31 декбренә кадәр дәвам итте. Шушы аралыкта бер кеше бер почта адресына "Татмедиа" ААҖнең, ким дигәндә, өч басмасына язылырга һәм язылу турындагы квитанциянең күчермәсен "ТАТМЕДИА"га юлларга тиеш...

"ТАТМЕДИА" ААҖ 2015 елның беренче ярыеллыгына газета-журналларга язылучылар арасында "Язылган өчен iPad" дип исемләнгән конкурс игълан иткән иде. Ул 2014 елның 10 октябреннән 31 декбренә кадәр дәвам итте. Шушы аралыкта бер кеше бер почта адресына "Татмедиа" ААҖнең, ким дигәндә, өч басмасына язылырга һәм язылу турындагы квитанциянең күчермәсен "ТАТМЕДИА"га юлларга тиеш иде. Иң зур бүләк iPad дип вәгъдә иттеләр. Бәйге тәмамланды һәм аның җиңүчеләре дә билгеле булды.
Мәгълүм булганча, "ТАТМЕДИА"ААҖнә 99 газета һәм 21 журнал, 23 телерадиокомпания һәм интернет-ресурслар карый. Бәйге игълан ителгәнннән соң, Татарстан республикасыннан гына түгел, Россиянең калган регионнарыннан да абунәчеләр 2015 елның беренче яртыеллыгы өчен газета-журналларга язылу хакындагы квитанцияләренең күчермәләрен юллаганнар. Конкурста катнашучылар алдагы елларга караганда ике тапкырга күбрәк булды дип хәбәр итә "ТАТМЕДИА"ның матбугат үзәге. Бәйгегә нәтиҗә ясаганнан соң, iPad ка 2015 елның беренче яртыеллыгы өчен иң зур суммага газета-журналларга язылган райондашыбыз, Иске Байсарда яшәүче Ринат Ямиев лаек булды. Цифрлы фотоаппаратлар Азнакай районыннан Миләүшә Шәйхуловага, шул ук районнан Ильдус Гыйләҗевка һәм Чиләбе өлкәсеннән Нәркис Салиховка бүләк ителде. Конкурс шарты буенча квитанцияләрен иң алдан җибәргән 50 абунәчегә дә концтоварлар җыелмасы һәм китап бүләк иткәннәр иде. Алар арасында безнең районнан Айсылу Хисамова, Гөлнара Локманова, Луиза Зарипова һәм Илиза Ахуновалар да бар.
Иң зур бүләкне отучы абунәчебезнең үзен күреп сөйләшеп, хис-тойгылары белән уртаклаштык.
Ринат Ямиев Иске Байсар урта мәктәбендә директор булып эшли.
-Кечкенәдән үк китаплар, газет-журналлар укырга яратам. Үзем эшли башлагач та бик күп басмаларга язылам. Ел саен өйгә ун төрледән дә ким булмаган газета-журналлар алдырабыз.
- Әлеге бәйге турында кайдан белдегез соң?
- Район газетасыннан укыдым һәм миңа кызык булып тоелды. "Актаныш таңнары", мәгариф системасында эшләгәч "Мәгариф", "Гаилә һәм мәктәп" , "Мәйдан", "Безнең мирас", балалар өчен "Ялкын", "Сабантуй", "Салават күпере","Көмеш кыңгырау", "Сөембикә", "Татарстан яшьләре", "Акчарлак" кебек газета-журналларны бер дә калдырмыйча алып барам. "Татарстан яшьләре" белән "Акчарлак" газетасы "Татмедиа"ныкы түгел, алар бәйгедә катнашмады. Шуннан аның сайтына кереп тагын нинди газета-журналлары бар икән дип карадым да, "Казан утлары", "Ватаным Татарстан","Татарстан", "Идел", "Сәхнә", "Чаян"га өстәп язылдым да, барысы биш мең ярымга җыелды. Шуннан тәвәккәлләп квитанциянең күчермәсен җибәрдем.
- Җиңәрмен дип уйлаган идегезме?
- iPad оту минем өчен көтелмәгән шатлык булды димәс идем.Чөнки күңелдә барыбер өмет дигән хис бар иде. Төп бүләкне отуым турында иптәш егет телефонга сообщение язып җибәргән. iPad отуың белән котлыйм дигән. Шуннан үзем дә "Татмедиа"ның сайтына кереп карадым Һәм җиңгәнемә инандым.
-Киләчәктә әлеге бүләкне нинди максатларда файдаланырга уйлыйсыз?
- Хәзер интернет заманы. Аннан башка бер көн дә торып булмый. Ә укытучы кеше өчен бигрәк тә кирәк ул. Электрон көндәлек, электрон документлар... iPad ны да эштә кулланырмын дип уйлыйм инде.
-Ринат менә сез әйткәннәрдән 18 төрле басма санадым мин. Боларны укып бетерә аласымы?
- Әлбәттә, әле җитми дә. "Мәгариф" белән "Гаилә һәм мәктәп" һәрвакыт эш өстәлемдә тора. Үзем укырга яраткач, үземнең үрнәктә ике улымны да укырга өйрәтәм. Өйгә килгән балалар журналларын, газеталарны укып баралар. Балаларны гел компьютер каршында утыртмыйча, укырга өйрәтергә кирәк дип исәплим. Бер укырга яратса, бала аннан башка тора алмый башлый. Иң мөһиме өйрәтү.
- Бу нисбәттән, мәктәбегездәге укучылар да газета-журналларга язылалармы?
- Укучыларны газета-журналларга яздыруда "Ташкын" хуҗалыгы җитәкчесе Рәүхәт Салихҗан улының ярдәме бик зур. Ул ел саен җәй көне хуҗалыкта эшләгән балаларга сентябрь башында подписка бүләк итә. Һәрберсенең яшь үзенчәлеген искә алып, кайсына газетага, кайсына журналга язылганлык турында квитанция алып килә. Өйләрендә әти-әниләре дә язылалар.
- Укытучылар...
-Мәктәптә эшләүче укытучыларның барысы да "Актаныш таңнары"н, "Мәгариф", "Гаилә һәм мәктәп"не алдыралар. Аннан соң һәркайсы үзенең фәненә кирәкле, күңелләренә якын басмаларга язылалар.
-"Актаныш таңнары" турында да фикерләрегезне әйтеп үтсәгез иде...
- Район газетасын үземне белә башлаганнан бирле укыйм. "Игенче даны" вакытынннан ук. Беренче битеннән башлап, ахырына кадәр. Хәрефен дә калдырмыйча укып чыгам. Мөхәррият хезмәткәрләренә киләчәктә дә газетаның маркасын төшермичә, район һәм авыллардагы вакыйгаларны яктырткан кызыклы язмалар әзерләүләрен һәм иҗат уңышлары телим.
- Башка абунәчеләргә әйтер теләкләрегез...
- Һәркем мондый бәйгеләрдә катнашсын, үзен сынап карасын. Мондый җиңү үз гомереңдә бер була торган әйбердер инде ул. Башкаларга да җиңү бәхете татырга язсын.
-Әңгәмәгез өчен рәхмәт. iPadның файдасын күрергә язсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев