Актаныш

Ир “җилкә”гә утырса...

"Миләүшә бәби тапкач, өйдә ярты елга якын гына утырды. Баланы калдырды да эшкә чыкты. Моңа бөтен күрше-тирә аптырады. "Нарасый кем белән соң?" - дип тә кызыксындык. Баланы ирем карый, ди. Миләүшә бер оешмада җитәкче урынбасары булып эшли. Вазыйфасы әйбәт, хезмәт хакын да яхшы түлиләр. Эш урынын югалтасы килмәгән, күрәсең. Ә...

"Миләүшә бәби тапкач, өйдә ярты елга якын гына утырды. Баланы калдырды да эшкә чыкты. Моңа бөтен күрше-тирә аптырады. "Нарасый кем белән соң?" - дип тә кызыксындык. Баланы ирем карый, ди. Миләүшә бер оешмада җитәкче урынбасары булып эшли. Вазыйфасы әйбәт, хезмәт хакын да яхшы түлиләр.
Эш урынын югалтасы килмәгән, күрәсең. Ә гаилә терәге буласы Айнур хатыны "җилкәсе"ндә утырып калган. Декрет ялында, янәсе. Яшь гаилә әти-әниләре белән яши. Шуңа күрә өйдә балага Айнурдан башка да тәрбиячеләр җитәрлек. Хәзер гаиләдә кем баш та кем муен соң?.."
Алия Г. Казан
Бу сорау соңгы арада бик күп яңгырый һәм һәр кешенең моңа үз җавабы. Әлбәттә, ир-ат - баш, дияр берәүләр. Болай фикер йөртүчеләр арасында көчле затларның күбрәк булуына да аптырыйсы юк. Икен¬че¬ләр исә, ир - баш, хатын - муен, муен кая кушса, баш шунда борыла, дип саный. Монысы инде күб¬рәк хатын-кызларга туры килә. Тор¬мыш дилбегәсе ир-ат кулыннан хатын-кыз җилкәсенә күчеп бара, дип чаң сугучылар да җитәрлек. Газета укучыбызны да әнә шул мәсьә¬лә борчый кебек. "Элек-электән мал табу, гаиләне туендыру, яшәү урынын кайгырту ир вазыйфасы булып саналган, - ди психолог Эльмира Сафиуллина. - Хатын-кыз исә хуҗабикә, гаилә учагын саклаучы, балалар тәр¬бия¬ләүче буларак кабул ителгән. Тик бүген әлеге төшен¬чәләрнең чиге юылып бара. Хатын-кызның гаилә йөген берүзе тартырга тырышуы, ирләрнең исә гү¬зәл зат "җилкәсе"ндә утыруы дөрес хәл түгел". Белгеч сүзләренә караганда, җәмгыятьтә ирләрнең роле сизелерлек кимегән. Моңа шул исәптән хатын-кызлар үзләре гаепле.
Рәсми мәгълүматларга караганда, сонгы ун елда дөньяда эш¬ләүче хатын-кызлар саны 250 миллионга арткан. Гүзәл затларга директор, бухгалтер кебек җа¬ваплы вазыйфаларны күбрәк ышанып тап¬шыра башлаганнар. Хатын-кыз¬ларның хезмәт хакы да ир-атлар¬ныкыннан калышмый. Хәзер әлеге аерма нибары 30-35 процент тәш¬кил итә. Гүзәл затлар үзләрен дә, гаиләне дә туендыра ала. Ә менә тормыш мәшә¬катьләрен хатынына тапшырган ирләр арасында җиңел тормышка ияләшеп китүчеләр артканнан-арта икән.
"Психологик ярдәм сорап мө¬рәҗәгать итүчеләр арасында да мондый хәлгә тарыгучылар шактый, - ди Эльмира Сафиуллина. - Беренче карашка, бернинди хилафлык юк кебек: кибеттә тү¬ләргә 200-300 сум акчасы җит¬мәсә, ир хатыннан сорап тора ала. Тик мондый "ярдәм" даими күренешкә әйләнеп китәргә дә мөмкин. Бүген гаилә башлыгы кәрәзле телефонга акча салырга сорый, иртәгә бензинга түләргә акчасы юк...
Мондый ир-атларны альфонслар белән бутарга ярамый. Кырыкал¬дар ирләр үз¬лә¬рен һәм хатын-кызның акча янчыгын гына ярата. Үз-үзенә ышанган ир-ат хатын-кыз "җил¬кәсе"ндә утырмаячак, әлбәттә. Ә акча сорап йөдәтүнең сәбәпләре төрле булырга мөмкин. Еш кына бу гаиләдә алган тәрбиягә бәйле. Малайлар кечкенәдән үк әнигә, ягъни хатын-кызга буйсынып үс¬сә, өй¬ләнгәч аннан нәрсә көтәргә икәне көн кебек ачык".
Гаиләдә низаг чыкмасын өчен акча мәсьәләсен алдан ук бергә киңәшеп хәл итәргә һәм уртак фикергә килергә кирәк диләр. "Мәсәлән, һәркемнең үз янчыгы булырга мөмкин. Бер яктан караганда, бу - бик уңайлы. Ир дә эшли, хатын да. Икесе дә аз-маз азык-төлеккә тоталар, коммуналь түләү¬ләрне түлиләр, хатын-кыз үз акчасына башка кирәк-яраклар ала. Дөрес, мондый тәртип яшь гаилә¬ләргә күбрәк туры килә.
Бала тугач, чыгымнар арта һәм телисеңме-юкмы уртак казна да кирәк. Ир-ат үзе эшләп тапкан акча һәм аның арта баруын күреп торырга тиеш. Болай булса, аның тагын да күбрәк итеп эшлисе килә башлый", - ди Эльмира Сафиул¬лина. Ир-атны "җилкә"дән төшерү өчен хәйлә¬кәррәк булырга кирәк.
Бу - кызык!
Халыкара хезмәт оешмасы вәкилләре Россиядә яшәүче ир-атлар һәм хатын-кызларның алган һөнәри белемнәреннән чыгып, хезмәт хакы күләмен исәпләгән. Әйтүләренә караганда, гүзәл затларның айлык акчасы ирләрнекенә караганда 11,1 процентка күбрәк булырга тиеш.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: