Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Ир кеше инвалид булса да алимент түләргә тиешме?

Россия Федерациясенең Гаилә кодексы нигезендә, инвалид әтиләр өчен чыгарылмалар юк. Беркайда да эшләмәсә дә, алиментны ул пенсия, пособиеләреннән дә түли ала. Балага 18 яшь тулганчы, бала уллыкка алынганчы яки үсмер үзе акча эшли башлаганчы аңа алимент түләнергә тиеш. Гадәттә, хатын белән ир үзара килешмәсәләр, суд карары белән бер балага керемнең...

Россия Федерациясенең Гаилә кодексы нигезендә, инвалид әтиләр өчен чыгарылмалар юк. Беркайда да эшләмәсә дә, алиментны ул пенсия, пособиеләреннән дә түли ала. Балага 18 яшь тулганчы, бала уллыкка алынганчы яки үсмер үзе акча эшли башлаганчы аңа алимент түләнергә тиеш. Гадәттә, хатын белән ир үзара килешмәсәләр, суд карары белән бер балага керемнең дүрттән бер өлеше, ике сабыйга өчтән бер өлеше түләнә. Сезнең очракта өч малайга - әтиләре керемнең яртысын биреп барырга тиеш килеп чыга. Дөрес, инвалид пенсионерның хәленә кереп, эшкә яраксыз I, II группа инвалид икәнне исәпкә алып, башка хатыннан балалары булганда, яки кешенең үзе ярдәм күрсәтергә тиешле эшкә яраксыз әти- әнисе исән булган очракта, алимент түләү суммасы киметелә.

Чыганак: http://shahrikazan.com/tt/2015-01-23-10-44-31/item/14825-ir-keshe-invalid-bulsa-da-aliment-tүlәrgә-tieshme?.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев