Актаныш

Җир кишәрлегең рәсмиләштерелгәнме?

Тормыш булгач, ниләр генә күрми кеше дигәнең. Кечкенәдән үзең эшләп үскән җиреңнән законсыз файдаланасың дияргә дә мөмкиннәр. Әти-әниләре үлгәч яки башка сәбәпләр аркасында ул җирләрне рәсмиләштермичә генә кулланучыларга да кагыла бу сүзләр. Беркем дә рәсмиләштерелмәгән җир кишәрлегеннән файдаланырга тиеш түгел. "Нишләп, мин монда тудым, монда үстем, хәзер нигә кулланырга ярамый?"...

Тормыш булгач, ниләр генә күрми кеше дигәнең. Кечкенәдән үзең эшләп үскән җиреңнән законсыз файдаланасың дияргә дә мөмкиннәр. Әти-әниләре үлгәч яки башка сәбәпләр аркасында ул җирләрне рәсмиләштермичә генә кулланучыларга да кагыла бу сүзләр. Беркем дә рәсмиләштерелмәгән җир кишәрлегеннән файдаланырга тиеш түгел.
"Нишләп, мин монда тудым, монда үстем, хәзер нигә кулланырга ярамый?" - дияр кайберәүләр. Әйе шул, ярамый. Чөнки ул җирләр сезнең исемгә рәсмиләштерелмәгән. Җир участогына хокук гражданлык законнары нигезендә барлыкка килә һәм бу хокук "Күчемсез мөлкәткә хокукларны һәм аның белән алыш-бирешләрне дәүләт теркәве турында"гы Федераль закон нигезендә дәүләт теркәве үтәргә тиеш. Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография Федераль хезмәте, аның территориаль органнары дәүләт җир күзәтчелеген башкара, шул исәптән җир участокларыннан тиешле документларсыз файдаланган өчен чаралар күрә. Болар эченә рәсмиләштерелмәгән җирләрдән файдаланган өчен административ беркетмә төзү яисә билгеле вакыт эчендә ул җирләрне рәсмиләштерүне таләп итеп предписание чыгару да керә. Әгәр дә ул предписание үтәлмәсә, әлеге орган, предписание вакытында үтәлмәгән өчен беркетмә төзеп, эшне судка кертә.
Соңгы араларда Россия Федерациясе җир турындагы законнарны бозучыларга җавапчылыкны катыландырды. Болар хакында газета укучыларга тулырак аңлатуын үтенеп, Актаныш суд районы буенча 2нче суд участогы җәмәгать судьясы Рузия Исламовага мөрәҗәгать иттек.
- Россия Федерациясенең Административ хокук бозулар турындагы кодексының 19.5 статьясында гражданнарга, урындагы кешеләргә, юридик затларга карата дәүләт күзәтчелеге (контроле), муниципаль контроль органы (урындагы зат) тарафыннан бирелгән законлы предписаниене вакытында үтәмәгән өчен административ җаваплылык каралган. 2015 елның 8 мартында чыккан 46нчы санлы Федераль закон нигезендә, бу статьяга 25нче кисәк өстәлде. Ул үз эченә дәүләт җир күзәтчелеген башкаручы федераль органнар яки аларның территориаль органнары чыгарган, шул исәптән авыл хуҗалыгы өчен билгеләнгән җирләргә карата да, предписаниене вакытында үтәмәгән өчен җаваплылыкны карый. Бу статьяда каралган административ штраф суммалары да саллы гына: гражданнарга 10000нән 20000 сумга кадәр, урындагы затларга - 30000нән 50000 сумга кадәр штраф яки 3 елга кадәр дисквалификация, юридик затларга 100 меңнән 200 мең сумга кадәр штраф. Законга үзгәреш кергәнче бу төрдәге административ хокук бозулар өчен гражданнарга - 300 сумнан 500 сумга кадәр штраф, урындагы затларга - 1000 сумнан 2000 сумга кадәр штраф яки 3 елга кадәр дисквалификация, юридик затларга - 10000 сумнан 20000 сумга кадәр штраф җәзасы каралган иде. Күргәнегезчә, аерма сизелерлек.
- Рузия Камиловна, безнең районның җәмәгать судларында җир турындагы законнарны бозуларга кагылышлы эшләрне карарга туры килгәне бармы?
- 2015 елда җәмәгать судьялары тарафыннан Россия Федерациясенең Административ хокук бозулар турындагы кодексының 19.5 статьясының 25нче кисәге буенча җаваплылыкка тарту турында карарлар чыгарылды инде. Мисал өчен, Чөгәнә авылында яшәүче граждан бирелгән предписаниене билгеләнгән вакытта үтәмәгән, нәтиҗәдә аңа Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Актаныш бүлеге дәүләт инспекторы тарафыннан беркетмә төзелеп, эше судка кертелде. Әлеге эш суд утырышында каралып, бу граждан Россия Федерациясенең Административ хокук бозулар турындагы кодексының 19.5 статьясының 25нче кисәге буенча административ җаваплылыкка тартылды, аңа 10000 сум штраф җәзасы билгеләнде.
Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Актаныш бүлеге дәүләт инспекторы биргән предписаниене вакытында үтәмәгән өчен Актаныш судына район буенча барлыгы 14 административ эш кергән. Бу эшләрнең барысы да судта каралды, һәм гаеплеләр закон нигезендә җаваплылыкка тартылды. Шулар эченнән 11 гражданга, 1 урындагы затка һәм 1 юридик затка административ штраф җәзасы билгеләнде.
- Законнар гел үзгәреп тора...
- Әйе, моннан тыш, югарыда әйтеп үтелгән Федераль закон нигезендә, Россия Федерациясенең Административ хокук бозулар турындагы кодексының 19.5 статьясына 26нчы кисәк тә өстәлде. Анда 1 ел эчендә 19.5 статьяның 25нче кисәгендә каралган административ хокук бозуны кабатлаган өчен административ җаваплылыкка тарту каралган. Бу очракта физик затларга 30 меңнән 50 мең сумга кадәр штраф, урындагы затларга 70 меңнән 100 меңгә кадәр штраф яки 3 елга тикле дисквалификация, юридик затларга 200 мең сумнан 300 мең сумга кадәр штраф җәзасы каралган.
- Россия Федерациясенең Административ хокук бозулар турындагы кодексына яңа статьялар өстәлүе һәм булганнарының яңартылуы хакында да әйтеп үтсәгез иде.
- 7.1 - "Җир участогын рөхсәтсез, үз белдегең белән алу", 7.34 - "Юридик затның, җир участогыннан даими (сроксыз) файдалану хокукын федераль законда куелган срокта арендага алуга үзгәртү яки үз мөлкәте итеп рәсмиләштерү бурычын үтәмичә, җир участогыннан даими файдалануы", 8.8 - "Җир участокларын билгеләнгән максат буенча кулланмау, җир участогын билгеләнгән максатлар буенча кулланырлык хәлгә китерү бурычларын үтәмәү" статьялары яңа редакциядә куелды, һәм алар буенча каралган административ штрафлар суммасы да артты.
Йомгаклап шуны әйтәм: барлык гражданнарга да законга кергән үзгәрешләргә, санкцияләрнең күләме артуга вакытында игътибар итәргә, җир участогына кагылышлы документларны тиешенчә һәм вакытында рәсмиләштерергә кирәк. Эш судка килеп җиткәч, берәүнең дә зур күләмдә штрафлар түлисе килми, ләкин уфтанудан, үкенүдән файда юк. Законнар һәркем тарафыннан үтәлергә тиеш.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: