Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Ирекле халык дружинасы һәрвакыт сакта

Ирекле халык дружинасы белән 24 гыйнвар кичендә рейд беренче минутларыннан ук кызу башланды: райондагы бер авыл кибетеннән аракы урлаган булганнар. Полиция хезмәткәрләре каракны ачыклап, өенә барганда, дружиначыларны пүнәтәй итеп алдылар. - Без кергәндә өй хуҗасы йоклап ята иде. Полиция хезмәткәрләренә урланган әйберләрне алып чыгып, бүлеккә алып килергә булыштык, - дип...

Ирекле халык дружинасы белән 24 гыйнвар кичендә рейд беренче минутларыннан ук кызу башланды: райондагы бер авыл кибетеннән аракы урлаган булганнар. Полиция хезмәткәрләре каракны ачыклап, өенә барганда, дружиначыларны пүнәтәй итеп алдылар.
- Без кергәндә өй хуҗасы йоклап ята иде. Полиция хезмәткәрләренә урланган әйберләрне алып чыгып, бүлеккә алып килергә булыштык, - дип аңлатты эчке эшләр бүлегендә 20 ел эшләп, лаеклы ялга чыккан, хәзер "Ак Барс" банкының Актаныштагы филиалында хезмәт куючы дружиначы Рәвис Әхмәтов.
19.30 сәгать тирәсендә җәмәгать куркынычсызлыгы буенча өлкән инспектор Алсу Хисмәтова җитәкчелегендә өч дружиначы һәм без - журналистлар төркемебез белән рейдка кузгалдык. Актанышның кибет, кафе, күпфатирлы йорт подъездлары, ишегаллары, парклар, спиртлы эчемлекләр сәүдә нокталары һәм аны кулланырга яратучыларның яраткан аулак урыннарын күздән кичердек.
- Берничә ел элек кенә - әле мин үзем эчке эшләр бүлегендә хезмәт куйганда кичләрен мондый тынычлык юк иде, - дип сөйләп барды Равис Әхмәтов. - Яшьләр өелеп кибет тирәләрен саклый, шунда ук җыелып эчәләр иде. Кирәк әйбере өчен кичен кибеткә килергә шикләнә иде кеше. Хәзер мондый нәрсә юк, эчү кимеде, кибет тирәсен саклау бетте. Кеше урамда рәхәтләнеп, иркенләп йөри хәзер. Мондый рейдларның файдасы бар, димен, беренчедән, һава суларга чыккан өлкәннәр, безне күргәч, үзләрен тыныч хис итә; икенчедән, яшьләр дә, полиция хезмәткәре белән йөрүче танышларын рейдта күреп, үзенә нәтиҗә ясый.
"Актаныш" кунак йортында, кунакларыбыз тыныч, тәртип бозып йөрү күренешләре хәзер күзәтелми, дип тынычландырдылар. Технология техникумы каравылчысының уяулыгын тикшереп, ишек кактык. Видеокүзәтү җайланмасы аша безне абайлап алган каравылчы каршыбызга үзе чыкты.
- Техникум территориясендә 20 видеокамера куелган, тулай торакта да бар. Алар белән, билгеле, эш күпкә җиңел, - ди каравылчы Раил Галиуллин. - Үткән атнада гына яхшы ук кәефләнгән бер абыйның юл читендә ятуын да шул камералар аша күреп алдым. Салкын кар өстендә ята. Юлдан бу якка алып чыгып, тиешле органнарга хәбәр итеп, хастаханәгә озаттык. Телевизор-радио аша күрә-ишетәбез, төрле хәвефле хәлләр булып тора, шуңа үземне кирәкле хезмәттә хис итәм.
Хезмәттә каравылчы гына калса да, 20.00 сәгатьтән соң да һаман бикләнмәгән биналар, көрәк, себерке кебек тышта онытылган эш кораллары - дружиначыларның үткен күзеннән берсе дә читтә калмады. Каравылчылар кисәтелде - урлауга юл куелмады. Урамда очраган яшьләргә, шулай ук, шартлы хөкем ителгән ике абзыйга карата да кисәтү-аңлату эше уздырылды.
Район үзәгендә бүген җәмәгать тәртибен саклауда 61 оешма-предприятие катнаша. Авыл җирлекләрендә шундый 26 отряд үз эшчәнлеген алып бара. Барысы 309 кеше дружиначы исемен йөртә. Якшәмбедән кала, һәр кичне 22.00 сәгатькә кадәр алар сафта.
- 2 март - халык дружинасы туган көн. Шул уңайдан, 2017 ел нәтиҗәләре буенча җәмәгать тәртибен саклауда иң актив 10 оешманы бүләкләргә ниятлибез, - ди
район Форпост җитәкчесе, ирекле халык дружинасы командиры Назил Латыйпов.
"Иң яхшы халык дружиначылары" исеменә лаек булучылар да билгеле: Ирек Рәхмәтуллин ("Мехотряд" һәм "ПМК-6"оешмасы), Резеда Заһретдинова ("Игелек үзәге"), Рәвис Әхмәтов ("Ак Барс" банкы), Гөлнара Әхиярова ("Коммунсервис"), Алмаз Гайсин ("Актаныш юллары"). Дружиначыларга эш сәгатеннән тыш башкарган бу хезмәтләре өчен өстәмә акча түләнми, зур өстенлекләр дә бирелми. Әмма тормышыбыз күркәм, дөньялар имин, урамнар тыныч, балалар исән-сау булсын, тәртип бозуларга юл куелмасын, дигән максат - алар өчен буш сүзләр генә түгел.
- Җирлектә җинаять-хокук бозуларны булдырмауда дружиначыларның өлеше зур. Хәтта бәйрәм көннәрендә дә алар тәртип саклауда полиция хезмәткәрләренә ярдәм итә, - ди Алсу Хисмәтова. - Район халкына да үтенечем - кайда нинди тәртипсезлек, урлашу, башка җинаять я һәлакәт китереп чыгарырга мөмкин хәлләр турында шундук участок вәкиленә, район эчке эшләр бүлегенә, дружиначыларга хәбәр итсәгез иде. Иминлек сагында битараф булмыйк.
27 гыйнвар кичендә район эчке эшләр бүлегенә яшьләрнең җәмәгать урынында үзләрен артык иркен тотуы турында хәбәр керә. Участок вәкиле урынга килүгә, төркем инде таралган була. Шуннан ерак түгел исерек хәлдәге 17 яшьлек бер егет очрый полиция хезмәткәренә. Административ беркетмә тутыру өчен ул аны бүлеккә озатырга ниятли, әмма егетнең үзе кебек үк исерек иптәшләре каяндыр килеп, ярдәмгә ашыга - закон сакчысын кыйнап ташлыйлар. Соңрак медиклар аның борыны сынганын ачыклый. Яшьләрнең икесе тоткарлана, аларга карата "Власть вәкиленә карата көч куллану" маддәсе буенча җинаять эше ачылган. Егетләр үз гаепләрен танымаган. Тикшерү бара.
P.S. Менә шундый очракларда тирә-юньдәгеләрне һәм үзләрен яклый алу өчен дружиначылар да физик көчле, беренче ярдәм күрсәтә алырдай булырга тиешләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев