Актаныш

Ирешкән уңышлары – хәләл хезмәт җимешләре

– Минем күңел һәрвакыт иген-кырларга, киңлекләргә тартыла. Шушы тикле рәхәтлекне ничек ташлап китәргә мөмкин, – ди “Әнәк” агрофирмасы җитәкчесе,  көзнең алтынсу мәлендә үзенең 60 яшьлек гомер бәйрәмен каршы алучы ФАРИС ФӘТХИЕВ. Хезмәтен чын күңелдән яратып башкаручы, гаделлек һәм сыйфат төшенчәсен үзенең хезмәт юлында шигарь итеп алган мөхтәрәм затның гомер юлын гадел хезмәт җимешләре бизи. 

 

Башлаган эшне ахырына кадәр җиткерү аның канына сеңгән. Тик тору – вакытны бушка уздыру, дип исәпли ул. Шуның өчен дә гел хәрәкәттә, гел эзләнүдә җитәкче. Юбилеена материалны әзерләгән вакытта да мәгълүматларны аяк өсте, хезмәткәрләре янында гына җиткерде. 

Иске Җияш авылында Гаяз абый белән Гөлфинә апаның биш балалы гаиләсендә тәүге мәхәббәт җимешләре булып туган Фарис Фәтхиев өчен авыл хуҗалыгы күңеленә яшьтән үк якын була. Иске Җияш башлангыч,  Теләкәй сигезьеллык, Иске Кормаш урта мәктәбен тәмамлагач, ике ел “Маяк” хуҗалыгында хезмәт куя.  Аннан белемгә омтылу теләге белән Лаеш авыл хуҗалыгы техникумында икътисадчы-оештыручы белгечлеге буенча укырга керә. Бер елдан соң, армия сафларына алынып, ил алдындагы бурычын намус белән үтәп кайткач, укуын дәвам итә. Кулына диплом алгач, юллама белән ерак Владивостокка эшкә җибәрүләрен, аннан бер атна эчендә кире әйләнеп кайтуын Фарис Гаяз улы хәзер кызык итеп кенә искә ала. Ә вакытында ул газаплы да, михнәтле дә юллар булган. Әмма туган ягын чын күңелдән яратучы патриот өчен каршылыклар киртә була алмаган. 1984 елда районга кайтып, Нур Баян исемендәге хуҗалыкта баш икътисадчы булып эшли  башлый. Казан авыл хужалыгы институтын читтән торып тәмамлый. Аннан баш хисапчы була. Оештыру сәләтенең көчле булуын күреп, Фарис Фәтхиевне 2005 елда СОМ заводына директор итеп билгелиләр. Биредә ике ел эшләү дәверендә дә үзен төпле җитәкче итеп күрсәтә алды ул. Әмма Фарис Гаяз улының күңеле авыл хуҗалыгына тартыла. 

– Заводта эшләгәндә  күңелем гел кырларга тартылды. Андагы мохиткә ияләшә дә, күнегә дә алмадым. Югыйсә хезмәт хакы да начар түгел иде, – ди ул. 
2007 елның апрелендә аны “Әнәк” ҖЧҖә директор итеп билгелиләр. Шул ук елның июль аенда “Әнәк” агрофирмасы оешкач анда директор итеп күчерелә. Шул көннән башлап, тынгысыз җитәкче агрофирма эшчәнлеген алга җибәрү буенча янып-көеп йөри. 

– Агрофирма оешкан вакытта барысы 5300 гектарда сөрем җире бар иде. Ул вакытта утырырга идарә бинасы да, ягулык та, ашлама да, чәчәргә орлыклар да юк иде. Шуларны табып, 30дан артык механизатор белән эшне башладык. Техника да иске иде.

Тиз арада техниканы яңарту аларның төп максатларының берсе була. Соңга калып булса да, чәчүләрне җиңеп чыгалар. Уңыш булырмы дип җәй буе кайгыра алар. Әмма ашламаларның тәэсире нәтиҗәсен дә күрсәтә.  Көз көне бер гектарга уртача 35 центнер уңыш алалар.  Бу районда иң югары күрсәткеч була. Икмәк кабул итү предприятиесенә дә 12 мең тонна икмәк тапшыралар. Андагы икмәкнең дүрттән бер өлеше аларныкы була. 2008  елның март аенда артта сөйрәлүче шул тирәдәге дүрт хуҗалыкны да агрофирмага кушалар. Шулай итеп, 15775 гектар сөрем җире, 2600 мөгезле эре терлек барлыкка килә. Хезмәткәрләр саны да 300гә җитә. 

Ул елларда көчле техникалар, чит илнең эш коралларын сатып алу, ашламалар белән нык эшләү нәтиҗәсендә күрсәткечләр күзгә күренеп яхшыра бара. Агросила белән хезмәттәшлек итү, Эстония профессоры Эрнест тәкъдим иткән технологияләр игенчелек тармагында  үзенең нәтиҗәсен күрсәтә. 
2008 елны Минзәлә районыннан 2071 гектар җире белән “Марс” хуҗалыгы да агрофирмага кушыла. Аннан 2017 елда шул ук районнан Иркәнеш җирләре дә алар карамагына күчә. Шулай итеп, бүгенге көндә агрофирма барысы 21 мең гектардан артык сөрем җире, 4200 баш терлек, 350 хезмәткәр белән эшчәнлекләрен алып баралар. 

– Быел ел бигрәк әйбәт килде. Алтын ел дияргә дә була. Яздан ук көннәр матур торды. 4 мең гектардан артык көзге культуралар яхшы гына кышлап, бер гектарга уртача 60 центнер тирәсе уңыш бирделәр. Икмәкләргә бәяләр дә әйбәт. Күп хуҗалыклар 3 нче класслы бодай алмаганда да, җыйнаган икмәкләребезнең 30 проценттан артыгы 3 нче класс таләпләренә туры килде. Дүртенче класс таләпләренә җавап биргәннәре 25 проценттан артык булды. Рапс культурасының да уңышы югары булды, – дип сөенә агрофирма җитәкчесе. – Уңышның сере җир эшкәртү технологияләрен саклауга, вакытында ашлауга, корткыч-бөҗәкләргә, чүп үләннәренә каршы эшкәртүгә, һәм әлбәттә, сортлы орлыклар белән эшләүгә бәйле.

Узган ел аларның кереме бер миллиардтан артык булса, быел бер миллиард ике йөз миллион тирәсен дә көтәбез, ди. Кергән акча булгач, эшен дә эшләргә, төзелеш тә алып барырга, техникалар да алырга була дигән сүз. Быел алар 225 миллион инвестиция сарыф итеп, үзләрендә элеватор төзеп куйдылар. Ул инде тулы куәтенә эшли башлады. Аны тагын да җәелдерергә уйлыйлар. Чөнки җыйнап алган икмәкләре елдан-ел артуга. Быел да кырлардан алар 53 мең тоннадан артык тулай җыем алганнар. Аны берничә элеваторга илтергә мәҗбүр булганнар. 

Берничә ел элек шикәр чөгендере игү буенча да республикада алдынгылыкка чыктылар. Шактый керем алдылар. Әмма 2019 елда шикәр чөгендеренә бәяләр төшү нәтиҗәсендә ике ел аны икми торырга дигән карарга килгәннәр. 
Техника паркын яңарту өстендә дә даими эш алып баралар. Быел гына да өч МТЗ-1221, ике җир эшкәртү агрегаты, бер төягеч алганнар. Шушы арада КамАЗ машинасы, агу сиптерү җайланмасы, чапкыч алырга җыеналар. Тагын бер орлык чистарту комплексы, бер икмәк саклау склады да төзергә ниятлиләр. Терлекчелек буенча ике мең баш сыерга исәпләнгән, саву заллары булган комплекс төзүне планлаштыралар. 

Хуҗалыкны алга җибәрим дисәң, иң элек исәп-хисап дөрес алып 
барылырга тиеш дип исәпли Фарис Фәтхиев. Шуның өчен биредә һәр нәрсә исәптә. Бер әйберне дә әрәм-шәрәм итмәгәнгә агрофирманың кассасы елдан-ел баей бара.

Агрофирмада дуслык, татулык, бердәмлек хисләре сизелә. Бу, агрофирманың җитәкчесеннән дә торадыр. Чөнки бер кешегә күтәрелеп сүз әйтмәүче Фарис Фәтхиевне тыңламый һәм хөрмәт итми мөмкин түгел. Үзенең акыллы фикерләре, төпле киңәшләре белән белгечләрен дә кул астында эшләүчеләр белән шулай аралашырга өйрәткән ул.

– Эшләгән кеше акчасын да алырга тиеш. Ләкин беренче урында тәртип һәм дисциплина. Тәртип бозган кешеләрне яратмыйм, – ди Фарис Гаяз улы. Аларда айлык уртача хезмәт хакы 30 мең сум чиген узды. 

Агрофирмада эшләгән кешегә һәрвакыт кадер-хөрмәт. 24 хезмәткәргә йорт төзеп биргәннәр. Тагын берничәне төзү өчен уты, суы, газы кергән җир участоклары әзерләп куелган. Өй салучыларга һәрвакыт ярдәм итә алар. 

Кадрлар мәсьәләсенә дә җитди карый җитәкче. Чөнки барлык уңышны шулар хәл итә дип исәпли ул. Шуның өчен дә белгечләрнең белемнәрен күтәрү өстендә даими шөгыльләнәләр. Тәҗрибә уртаклашырга барган җирдә күргән яңалыкны үзләрендә кертмичә калганнары юк аларның. Әмма хәзерге буын яшьләрнең эшләү теләге булса да, һөнәри әзерлекләре булмау борчый аны. Мәктәпләрдә теориягә өстенлек бирелеп, гамәли күнекмәләр читтә кала. Эшкә килгән механизаторларны, терлекчеләрне үзебезгә әзерләргә туры килә, ди ул. 

“Әнәк” агрофирмасы территориясендә 22 авыл урнашкан. Аларда ничә авыл җирлеге бар. Фарис Фәтхиев аларның барысына да кулыннан килгән кадәр ярдәм итә. Шул җирлектә эшләп, лаеклы ялга чыккан өлкәннәрне дә онытмый. 

Җитәкченең тырыш хезмәтләре дә хаклы рәвештә бәяләнә. Күп сандагы Мактау кәгазьләре, Татарстан 
Республикасының Атказанган икътисадчысы исеме бирелү шул хакта сөйли. Фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе лауреаты, “Фидакарь хезмәте өчен” медаль  иясе дә ул.  

– Тормышымнан шул тикле канәгатьмен. Хезмәтемне, авыл хуҗалыгын, авылны яратам. Биредә бөтен хезмәтнең җимешләрен үзең күреп торасың. Тапкан байлыгым, ирешкән уңышларым, барысы да тырыш һәм хәләл хезмәт нәтиҗәсе. Алдашканнарын, эшләмәгән эшне эшләдем дип күрсәткәннәрен яратмыйм. 

Ә бер чигеннән икенчесенә барып җиткәнче 82 чакрым юл үтәргә кирәк булган агрофирманы җитәкләү күпме көч, энергия һәм сабырлык сорый. Монда аңа тормыш иптәше Гөлфия ханым ныклы терәк, теләктәшлек белдерүче дә. Чөнки “Әнәк” агрофирмасы оешканнан бирле керем-чыгымнарны, хисап эшен ул алып бара. Аның югары һөнәри осталыкка ия булуы, хисапларны төгәллек белән эшләве нәтиҗәсендә агрофирманың икътисади торышы көннән-көн ныгый бара.

Фарис Гаяз улы шундый зур агрофирмада төпле җитәкче булса, гаиләсендә ныклы тормыш иптәше, балаларының яраткан әтиләре, оныкларының сөекле дәү әтиләре. 

Булачак тормыш иптәше Гөлфия ханым белән алар Лаешта бергә укыйлар. Әгерҗе районы Карабаш авылы кызын Фарис Фәтхиев 1984 елны үзенә яр итеп алып кайта. Шул көннән бирле шатлыклары да, борчу-мәшәкатьләре дә уртак аларның. Гөлфия ханым да агрофирмада баш хисапчы булып эшли. Мәхәббәт җимешләре булган өч балаларына гомер биреп, аларны үзләре үрнәгендә  хезмәт сөючән итеп тәрбиялиләр. Уллары Нияз, кызлары Алсу, аның тормыш иптәше Марат та агрофирмада хезмәт куялар. Зиләләре Казанда яши. Бүгенге көндә җиде онык сөя Фәтхиевләр. 

– Фарис белән 36 ел бергә гомер кичерәбез, бергә эшлибез. Гаиләдә ул һәрвакыт терәк, яхшы гаилә башлыгы булды. Эштә инде әйбәт җитәкче диясем килә. Хезмәткәрләргә бервакытта да тавыш күтәрми, аңлатып чыгара. Үзе дә икътисадчы буларак, хисап эшендә дә ярдәм итә. Мин аны юбилее белән ихластан тәбрик итәм. Сәламәт булып, тигезлектә картаерга язсын. Балаларның, оныкларның һәрвакытта да шатлыкларын гына ишетеп яшәргә насыйп булсын, – ди Гөлфия ханым. 

Мондый изге теләкләрне Фарис Гаяз улы бу көннәрдә бик күп ишетер әле. Чөнки кешеләргә яхшылык эшләгәннәрне башкалар да хөрмәт итә. Әле алдагы елларда да сезгә шундый кадер-хөрмәт хисләрен бик күп татырга язсын. Хезмәтегездә яңадан-яңа уңышлар юлдаш булсын.

Илшат Фәрдиев, “Сетевая компания”  җәмгыятенең генераль директоры:  

– Һәр төбәкнең матурлыгын аның табигате генә түгел,  ә тырыш, эш сөючән кешеләре дә билгели.  Фарис Фәтхиев тә Актаныш районына, аерым алганда Әнәк җирлегенә хезмәт итүче игелекле  затларның берсе, аның горурлыгы дияр идем. 

 “Әнәк” агрофирмасын Актанышта алдынгы хуҗалык буларак беләләр. Биредә көчле белгечләр эшли, чәчү, урак кампанияләре районда беренчеләрдән булып тәмамлана, икмәктән югары уңыш алына.  

“Әнәк” агрофирмасы белән идарә итү дилбегәсе Фарис Гаязович кулында 2007 нче елдан бирле. Бу вакыт эчендә ул тырыш, алдынгы, төпле фикерле, эзләнүчән, кешеләргә игътибарлы һәм ихтирамлы,  гадел җитәкче буларак танылды. 

“Әнәк” хуҗалыгы җирле халыкны эшле һәм ашлы итә, авылның инфраструктурасын тәртиптә тота, төрле бәйрәм һәм чараларга иганәчелек ярдәме күрсәтә. Боларның барысы өчен дә гади авыл халкы аңа чиксез рәхмәтле. 

Бүгенгедәй хәтеремдә, Фарис Гаяз улы  белән танышу, дуслык элемтәләре ул Нур Баян хуҗалыгында, бер-беребезне аңлап һәм хөрмәт итеп эшләүдән башланып китте. 

Әлмәт шәһәренә, соңрак Казанга күчкәч күп тапкырлар бергә эшләү тәкъдимен ясап карадым. Ләкин, ул туган як һәм аның кешеләренә хезмәт итүне якынрак күрде.  Һәм тормыш бу адымының дөрес булуын соңрак үзе дә раслады. 

Фарис Фәтхиевне һәрвакытта да башкалардан принципиальлек, үз фикере булу аерып торды һәм бу сыйфатларны мин хөрмәт итәм. 
Фарис әфәндене юбилее белән ихлас күңелдән тәбрик итеп,  исәнлек-саулык телим! Бала, оныкларының бәхетен, игелеген тоеп, кадер-хөрмәттә озак еллар яшәргә язсын! 

Энгель Фәттахов, муниципаль  район башлыгы:

– Фарис Гаязович үзенең төпле фикере булган, тәҗрибәле җитәкчеләрнең берсе. Кайда гына хезмәт куйса да, ул үзен белемле, оештыру  сәләте көчле булган җитәкче итеп танытты.  Алдынгы карашлы булуы, заманча технологияләрне куллануы нәтиҗәсендә  “Әнәк” агрофирмасы  районда әйдәп баручы хуҗалыкларның берсенә әйләнде.  Агрофирманың  икътисади хәленең  тотрыклы булуы да җитәкченең дөрес эш алып баруын дәлилли.  Агрофирма оешканнан бирле аның системалы рәвештә таләпчән итеп эш оештыруы, кешеләрнең мөрәҗәгатенә битараф булмавы нәтиҗәсендә ныклы коллектив тупланды. Фарис Гаяз улы агрофирма хезмәткәрләренең генә түгел, шул җирлекләрдә яшәүчеләрнең дә тормыш-көнкүреш шартларын яхшырту буенча үзеннән саллы өлеш кертә. Район башлыгы буларак, мин аңа куйган хезмәтләре өчен олы рәхмәтемне белдерәм. 60 яшьлек юбилее белән ихластан тәбрик итеп, сәламәтлек, бетмәс энергия, күңел күтәренкелеге, тормыш иптәше Гөлфия ханым белән, балаларының, оныкларының сөенечләрен күреп, бәхетле гомер кичерүен телим.

Гөлсинә Хәмзина, агрофирмада хисапчы:      

– Мин үзем “Әнәк” агрофирмасында 2008 елда “Игенче” хуҗалыгы кушылгач эшли башладым. Фарис Гаяз улы белән без хезмәттәшләр. Ул баш хисапчы булган вакытта, мин дә шундый вазифаны башкара идем. Иске Кормаш мәктәбендә дә 9-10 сыйныфларда  бергә укыдык. Җитәкче буларак, бик 
игелекле кеше ул. Үтенеч белән кергән бер кешене дә кире бормый. Проблемаларын уңай хәл итеп чыгарырга тырыша. Аны 60 яшьлек юбилее белән ихластан тәбрик итәм. Гөлфия белән тигезлектә яшәүләрен телим.

Айзат Фазуллин, агрофирманың баш агрономы:

– Агрофирмада 2008 елдан бирле хезмәт куям. Башта Иске Айман бүлекчәсен җитәкләдем. Хәзер баш агроном булып торам. Фарис Гаяз улы бик әйбәт, кешелекле кеше дияр идем. Аның оештыру сәләте бик көчле. Шул ук вакытта бик таләпчән дә. Аңа нык сәламәтлек телим. Алга таба да бергә-бергә эшләргә язсын.

Фәндүс Гайсин, агрофирма хезмәткәре:

– Безнең җитәкчебез бик нык кешелекле кеше. Аңа курыкмыйча моң-зарларны сөйләргә була. Аңа алдагы гомерендә сәламәтлек телим. Сәламәтлек булса, калганы була.

 

Тормыш – авырлыклар алдында бөгелеп төшмәгән, гомере буе күркәм эшләр генә эшләгән кешеләре белән матур. Андыйлар күзгә бик бәрелеп тә бармый, ә үзләре сызган туры юлдан ышанычлы адымнар белән киләчәккә атлый. Шундыйларның берсе, Татарстан Республикасының атказанган икътисадчысы һәм башка бик күп мактаулы исемнәргә ия булган, бугенге көндә “Әнәк” ҖЧҖ директоры Фарис Гаяз улы Фәтхиевкә 13 октябрьдә – 60 яшь.

Инде менә 13 елдан артык “Әнәк” хуҗалыгы җитәкчесе булып, башкарган хезмәтеннән тәм табып, хезмәткәрләрнең ихтирамына һәм хөрмәтенә лаек булып, үзенең тырышлыгы, сабырлыгы һәм максатчанлыгы белән зур үрләр яулый.

Шушы еллар Сезнең фидакарь хезмәтегез, авыл хуҗалыгы белән бәйле.Тырышлык эзсез югалмый, үрләр арты үрләр яулана. Гадел җитәкче булу һәм туплаган командага ихтирам белән карау һәр җитәкчегә дә бирелми. Үз эшенең остасы булу, заман сулышын тоеп, дөрес юл белән алга атлау, бу  – чын талант! Сез хезмәткәрләрегезнең һәркайсына аерым ихтирам күрсәтеп, гадел җитәкче булуыгыз белән безнең ихтирамны яулаган мөхтәрәм зат. Сезнең кебек үз хезмәтен яратып башкарган җитәкче беркайчан да кыенлыклар каршында югалып калмый. Кайда гына эшләп, нинди генә вазифа башкарсагыз да, һәрвакыт эшкә җаваплы һәм намус белән карыйсыз. Бүгенге көндә хуҗалыкның ныклап эшләп килүе, аның ирешкән югары уңышлары –  һичшиксез, Сезнең тырышлык нәтиҗәсе ул. Һәм бүген дә нәтиҗәле хезмәтегезне күпләргә үрнәк итеп куярлык.

Без Сезне киң күңелле, үз хезмәтен җиренә җиткереп башкаручы, һәрвакыт ярдәмчел, кыен чакларда терәк булырга сәләтле, тынгысыз җитәкче буларак беләбез һәм хөрмәт итәбез. Тырыш һәм намуслы хезмәтегез, кешеләргә карата игътибарлы, яхшы мөнәсәбәттә булуыгыз белән хезмәттәшләрегезнең, авыл халкының хөрмәтен яулаган шәхес Сез. Тирән белемле, бай тәҗрибәле, киң күңелле, максатчан һәм таләпчән җитәкче, олыны-олы, кечене-кече итеп, ярдәм сорап керүчеләрне һәрвакыт ачык йөз белән каршы алып, булдыра алганча ярдәм итеп, төпле киңәшләрегезне биреп каласыз. Сез үзегезнең коллективта тоткан урыныгыз, матур эш нәтиҗәләрегез, тату гаиләгез булу белән горурлана аласыз. Киләчәктә дә куйган хезмәтләрегезнең матур нәтиҗәләрен күреп куанырга язсын, һәр туар көн күтәренке кәеф, яшәү дәрте өстәрлек уңышлар, шатлык-куанычлар алып килсен. Гаилә бәхетегез түгәрәк булсын, янәшәгездән һәрчак ышанычлы тормыш иптәшегез Гөлфия ханым атласын, тугры дусларыгыз, ышанычлы хезмәттәшләрегез булсын. Сезгә сәламәтлек, гаилә тигезлеге, хезмәт уңышлары, иман байлыгы, тормыш авырлыкларын җиңәргә көч-куәт, бәрәкәтле имин тормыш телибез.

Эшегездә тагын да зур үрләр яулап, шушы асыл сыйфатларыгызны бер дә югалтмыйча, тагын да баетып, тагын да камилләштереп балаларыгызга, оныкларыгызга үрнәк булып, аларның күңел җылысын, хөрмәтен тоеп яшәвегезне телибез. Шушы изге теләкләребез кабул булып, киләчәктә алга куйган максатларыгызны тормышка ашырырга Аллаһы Тәгалә насыйп итсен!

Тормыш йөген иңнәренә салып 
Үргә менә ирнең асылы.
Андыйларның максатлары зурдан,
Җиңә алар буран, давылны.
Ил улына әйләнә дә шәхес,
Ил хөрмәтен күрә хезмәттә.
Яшәгез Сез ир асылы булып,
Гомерегез үтсен хөрмәттә.

Иң изге теләкләр белән “Әнәк” хуҗалыгы хезмәтчәннәре һәм профсоюз комитеты.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: